• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Зеленодольский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района РТ"/ «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9
Телефон: +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04
E-Mail: Shkola.16@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ"
Руководитель: Сайфутдинов Рустам Равилевич
Год основания учреждения: 1996
У нас учатся: 275 учащихся
У нас учат: 23 педагога

Все школьные новости

Батулла белән очрашу - үзе бер могҗиза.

Опубликовано: 14.03.2013

Батулла белән очрашу - үзе бер могҗиза.

           Язучы-әдипләр, сәнгать әһелләре белән күзгә-күз очрашулар   мәктәп баласы өчен бәяләп бетергесез тормыш сабагы булып торалар. 14 нче мартта мәктәбебездә язучы-драматург, прозаик, режиссер, артист, җәмәгать эшлеклесе, Коръәнне татар теленә тәрҗемә итүче, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла белән җылы очрашу булып узды. Бу очрашу бер могҗиза сыман тоелды. Батулланың үзенчәлекле  шәхес булуы,  үз-үзен тотышы, җор теле укучыларны әсир итте.  Очрашуга Бөтендөнья Татар конгрессының Яшел Үзән төбәге  җитәкчесе Мирхәйдәрова Әлфия Хәбир кызы,                                                              Яшел Үзән  муниципаль районы башкарма комитеты Мәгариф идарәсенең баш белгече Мостафина Рәйхан Абдулла кызы,  “Яшел Үзән” гәҗите журналисты Әлифел Таразова, шәһәребезнең мөхтәрәм затлары ирле-хатынлы Филиппов Александр Сергеевич һәм Клара Мәрдан кызы чакырылган иде. Җылы шартларда узган әңгәмәне чын дәрәҗәсендә Батулла дәресләре яки мастер-класс дип атарга була . Әдәбият, сәнгать, тарих, дин буенча балалар әхлак һәм тормыш сабагы алдылар. Саллы фикере белән тыңлаучының зиһенен баету эшен ул шулкадәр оста башкара. Аның бихисап таланты каршында баш иясе генә кала! Аяз Гыйләҗевнең “ Талантлы әкиятче Батулланың диапозоны киң, мөмкинлеге зур, әдәбиятыбызда аңа көндәшләр юк. Димәк, яз да яз гына” дигән сүзләренә тагын бер кат инандык. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, һәм үзләре дә аның иҗаты белән кызыксынуларын расладылар. Батулла яшь буынны үз теленә, Ватанына, туган туфрагына, йола һәм гореф-гадәтләренә турылыклы  патриотлар булырга  һәм бу  тормышта үҗәтлек ,  максатчанлык  сыйфатларына ия булып яшәргә  чакырды. Балаларны тарих чоңгылларына да алып китте, сатирик сүзе белән көлдерде дә...Батулланың теле шигъри, сурәтле, бай һәм гүзәл булуы белән җәлеп итә. Озакламый 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыенган күпкырлы талант иясе Рабит Батуллада ташып торган энергиягә, яшәү дәртенә сокланып, аңа яңа иҗат үрләре һәм ныклы сәламәтлек телибез.

 

 

Гайсина С.И., 16нчы мәктәп

 татар теле һәм әдәбият укытучысы


Источник: МБОУ "СОШ № 16 ЗМР РТ"

К списку новостей