Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 275 учащихся |
У нас учат: | 23 педагога |
Все школьные новости
Рабит Батулла белән очрашу
Опубликовано: 14.03.201314 нче март көнне мәктәбебездә күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла белән очрашу булды. Очрашуда 1-11 нче сыйныф укучылары һәм укытучылар катнашты. Укучыларыбыз Рабит абыйны “Куян баласы Нуяк”, “Тычкан баласы Чикыл”, “Ак бүре”, “Атка атланган шүрәле” хикәяләренең авторы буларак белсә, өлкәнрәк буыннарга ул үзенең “Кичер мине, әнкәй”, “Ак күгәрченнәр”, “Ана каргышы”, “Юл буенда зәңгәр чәчәк”, “Сөембикә” әсәрләре белән якын.
Рабит Батулланың телевидениедә алып барган “Батулла дәресләре”н дә белмәгән кеше юктыр, ләкин әле язучының үзен әлегә кадәр күргәнебез юк иде.
Рабит әфәнде безне уйландырды да, көлдерде дә, файдалы киңәшләрен дә бирде.
Укучылар, аның турында күбрәк белергә теләп, төрледән – төрле сорауларын бирделәр .Ә ул балалар сорау биргән саен җанланып сөйләде дә сөйләде.Бала чакларын, яшьлек елларын искә төшерде. “Мәктәбебезне тәмамлаучылар арасында күренекле шәхесләр бик күп. Минем сезгә киңәшем шул: заманыбыз бездән күп белем таләп итә. Шуңа күрә сезнең бик тырышып укуыгызны, телләр өйрәнүегезне телим мин”, - диде.
Бу бик күңелле, хәтерләрдә озак сакланырлык очрашу булды. Иң әһәмиятлесе: Рабит абый балаларыбыз күңеленә юл тапты. Очрашу тәмамлангач та, укучылар аны озак кына яннарыннан җибәрми тордылар. Кемдер истәлеккә фотога төште, кемдер язучыдан автограф алды, кемнеңдер әле сораулары бетмәгән иде.
Безгә шундый онытылмаслык очрашу үткәрүдә зур көч куйган директорыбызга, укытучыларыбызга һәм укучыларыбызга рәхмәтебез чиксез.
Китапханәче Садриева Д.С.
Источник: МБОУ "СОШ № 16 ЗМР РТ"
К списку новостей