• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Зеленодольский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района РТ"/ «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9
Телефон: +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04
E-Mail: Shkola.16@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ"
Руководитель: Сайфутдинов Рустам Равилевич
Год основания учреждения: 1996
У нас учатся: 275 учащихся
У нас учат: 23 педагога

Все школьные новости

Исемең калсын, үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык.

Опубликовано: 19.02.2013

 

          Халыкның күңеленә җуелмас тирән эз калдырган бөек исемнәр була. Заманнар узу белән, төрле төшенчәләр билгеле бер башка мәгънә ала барган чорда, алар тоныкланмыйлар, киресенчә, халык телендә горурлык белән әйтелә торган кадерле исемгә әйләнәләр. Халык аның исемендә үзенең намусын, данын, гаделлек һәм Ватанына бирелгәнлек сыйфатларын таный.

               Шушы көннәрдә бөтен дөнья җәмәгатьчелеге татар халкының  намусы һәм йөз аклыгы булган нәкъ шундый каһарман улы, бөек шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 107 ел тулуны тантаналы төстә билгеләп үтә. Яшел Үзән муниципаль белем бирү учреждениеләрендә, бу датага багышлап,   кичәләр, сыйныф сәгатьләре, иҗади иншалар конкурслары үткәрелде. Шул уңайдан 19 нчы февраль көнне шәһәребезнең аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Исемең калсын, үзең үлсәң дә. Тарихларда укып ятларлык” исемле муниципаль иҗат бәйгесе булып узды. Тантаналы чарада Яшел Үзән  муниципаль районы башкарма комитеты Мәгариф идарәсенең баш белгече Мостафина Рәйхан Абдулла кызы, Идел буе Федераль  университетының филология факультеты    деканы Хисамов Олег Ришат улы катнашты. Мәртәбәле жюри составында Яшел Үзән шәһәре өстәмә белем бирү мәктәбенең музыка укытучысы Ботенкова Анфиса Хәлил кызы, 9 нчы лицейның музыка укытучысы Курмаева Римма Марсовна, “Яшел Үзән” гәҗите журналисты Әлифел Таразова, шәһәр һәм район мәктәпләре татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Зәйнуллина Резидә Кәрим кызы эшләде. Алар балаларның чыгышларына югары бәя бирделәр. Һәр номинациядә урыннар билгеләнде. Кичә-бәйге бик зур бәйрәм рухында узды. Шәһәр һәм район мәктәпләреннән иллегә якын бала әлеге бәйгегә үзләренең иҗат номерлары белән килгәннәр иде. МИлли костюмнар, татар моңы бәйрәмгә не тагын да бер матурлык өстәде. Нигезләмә буенча бәйгедә   “Муса Җәлил шигырләрен сәнгатьле сөйләүче” һәм  “ Муса Җәлил сүзләренә язылган җырларны  иң оста башкаручы” номинацияләре  буенча көч сынаштылыр. Җыр һәм театральләштерелгән күренешләр белән үрелеп барган бу кичәне барлык укучылар һәм укытучылар йотылып карап утырдылар. Сәхнә осталыгы буенча чын сабак алдылар. Балаларга М. Җәлил мирасын җиткерүдә, аларны сәйләм сәнгатенә өйрәтүдә булышлыклары өчен, мөгаллимнәргә  рәхмәт белдерелде.

          Килгән кунаклар әлеге бәйгенең бүгенге  көндә бәяләп бетергесез тәрбияви әһәмияткә ия булганлыгын һәм балаларыбызның күңелләренә тирән уелып калганлыгын ассызыкладылар.  Бәйге-кичәне тирән эчтәлекле, зәвык белән оештырган 16 нчы мәктәп укытучылар һәм оештыручылар коллективына олы рәхмәт беледерелә.  



К списку новостей