Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 275 учащихся |
У нас учат: | 23 педагога |
Все школьные новости
Театр яктылыкка, нурга илтэ...
Опубликовано: 18.03.20192019 нчы ел республикабызда Театр елы буларак игълан ителде. Бу уңайдан әдәбият-сәнгатькә багышланан чаралар мәктәбебездә тагын да күбкәк оештырыла. Балаларны театрыбыз тарихы, сәнгать һәм иҗат әһелләре белән таныштыруны мәктәбебездә һәрдаим үткәрә киләбез.
Мирный бистәсендәге Милли китапханәдә 16 нчы мәктәп укучылыры белән берлектә К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия артистлары Резидә Сәлахова һәм Артем Пискуновлар белән чираттагы җанлы очрашу булды. Кичәдә Резидә һәм Артем башкаруында җырлар, нәфис сүз яңгырады. Театраль яшь гаилә үзенең иҗади тормышы һәм киләчәккә планнары турында сөйләде. Ә иң мавыктыргычы һәм мөһиме төрле спектакльләрдән күрсәтелгән өзекләрдә артистларның рольләрне искиткеч осталык белән башкаруын күрү булды. Безнең мәктәп укучылары тамашачылар һәм артистлар хозурына К. Тинчуринның “Зәңгәр шәл” әсәре буенча сәхнәләштерелгән өзеген тәкъдим иттеләр. Аларның чыгышларын бик югары бәяләделәр артистларыбыз. Сәхнә осталыгына өйрәтүдә безнең мәктәптәге театр түгәрәген оештыручы Гөлфия Лотфулла кызының да өлеше зур. Мондый очрашуларны укучыларыбыз бик көтеп алалар һәм җаннарын рухи яктан баетуларын яшермиләр.
Источник: МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ"
К списку новостей