Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 275 учащихся |
У нас учат: | 23 педагога |
Все школьные новости
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясендә катнаштык
Опубликовано: 24.03.2019Мин беренче сыйныфтан Яшел Үзән шәһәренең 16 нчы татар мәктәбендә белем алам. Без мәктәпкә яратып йөрибез. Мәктәптә татарча уздырылган төрле бәйгеләрдә теләп катнашабыз. Укытучыбыз Суфия Искәндәр кызы Гайсина “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе башлануын хәбәр иткәч, без дә, 10 нчы сыйныф укучылары, бу акциядә катнашырга бик рәхәтләнеп теләк белдердек. Беренче этабыбыз татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән әңгәмәдән башланды. Үзара киңәшләшеп, сүзлекчәләр, түштамгалар әзерләдек. Тел турында татарча матур шигырьләр, җырлар, табышмаклар, мәкальләр өйрәндек. Икенче этабыбыз Яшел Үзәнебездә урнашкан кайбер оешмаларда булып, андагы хезмәткәрләр белән танышып, аралашып кайту иде. Без сәяхәтебезне үзебез укыган мәктәптән башладык. Мәктәбебездә дә төрле милләт вәкилләре эшли. 25 елдан артык эш стажы булган, Рус Әҗәлендә туып үскән, хәзерге көндә мәктәбебездә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче Светлана Александровна Седова белән очраштык. Ул күп сорауларыбызга татарча җавап бирде. Үз кызларының да рәхәтләнеп татарча сөйләшә алуына шатлануын әйтте. Без истәлек итеп үзебез ясаган китапчыгыбызны тапшыргач, ул татарчалап: “Бик зур рәхмәт, укучылар. Сезгә зур уңышлар телим!” – диде. Акциянең соңгы этабында 1 - 8 нче сыйныф укучылары өчен “Нәүрүз мөбәрәк булсын!” исемле әдәби кичә әзерләдек һәм үткәрдек. Алар безнең чыгышны бик яратып карадылар. Без, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә катнашып, Яшел Үзәнебездә яшәүче төрле милләт кешеләре белән татарча сөйләштек. Алар барысы да, кызыксынып, теләп, безнең белән аралаштылар. Республика күләмендә уздырылган акциядә катнашу безгә бик файдалы һәм кызыклы булды. Безнен мәктәбебездә татар телен без тирәнтен үзләштерәбез һәм бу яктан үзебезне бик бәхетле саныйбыз. Киләчәктә дә телебезне камилләштерү өстендә эшләргә тырышырбыз.
Маланьева Э., Яшел Үзән шәһәре 16 нчы татар мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы
К списку новостей