Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 275 учащихся |
У нас учат: | 23 педагога |
Все школьные новости
Мәктәптә Нәүрүз бәйрәме
Опубликовано: 21.03.2019Бүген, 21 нче март көнне мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме горләп үтте. Бәйрәм сценариен 3 сыйныф укучылары әзерләде. . Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән.Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигешләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Татарлар аны "Нәүрүз ае" дип йөрткәннәр. Нәүрүз - язгы бәйрәм. Бу гүзәл бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы - Нәүрүзбикә. Тик әле Кыш бабайның да җиңел генә китәсе килми, үзенең урынын Нәүрүз кызына бирәсе килми. Нәүрүзбикә белән Кыш бабай көч сынашырга булдылар. Алар җитезлек буенча көч сынашырга булдылар: кашыкка йомырка салып йөгерделәр, көчләрен үзара аркан тартып сынадылар. Ә инде бу ярышларда җиңелгән Кыш бабай тагын бер шарт куйды. Дәртле татар халык биюен кем озак итеп егылмыйча бии, шул җиңүче була. Әлбәттә инде яшь, чибәр Нәүрүз кызы – Диләрә Кыш бабайны бу ярышта да җиңеп чыкты. Кыш бабай матур теләкләрен әйтеп китеп барды. Ә без бәйрәмне күңелле ярыш-уеннар белән дәвам иттек.
Источник: МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ"
К списку новостей