Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 275 учащихся |
У нас учат: | 23 педагога |
Все школьные новости
Роберт ага Миңнуллин белән очрашу
Опубликовано: 21.03.20182018 нче елның 1 августында 70 еллык юбилеен Татарстанның халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай, М.Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Роберт ага Миңнуллин үткәрәчәк. Һәм бүген безнең Клуб шәһәребез укучылары өчен бу олы шәхес катнашында аның иҗатына багышланган әдәби кичә оештырды. Билгеле ки, Роберт абый балалар шагыйре буларак танылган. Ләкин лирика, тел, табигать темалары белән бәйле әсәрләре дә шактый. Һәм мәктәбебез 3 укучысы да, очрашуга әзерләнеп, әдип шигырьләрен ятлап, бүген үз нәфис сүз осталыкларын тәкъдим иттеләр. Очрашу шулай ук сорау-җавап рәвешендә барды. Укучыларның шагыйрьнең иҗаты, шәхси тормышы, сәяси һәм иҗтимагый эшчәнлеге белән кызыксынуы билгеле булды. Чара ахырына якынлашкач, бүләкләү вакыты җитте: беренчедән, шигырьләрне укыган балалар үз бүләкләрен алды, икенчедән, Роберт абыйга, якынлашучы бәйрәме белән котлап, мәктәп директоры һәм Клуб кечкенә күчтәнәчләр бүләк иттеләр.
Источник: МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ"
К списку новостей