• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Зеленодольский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района РТ"/ «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9
Телефон: +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04
E-Mail: Shkola.16@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ"
Руководитель: Сайфутдинов Рустам Равилевич
Год основания учреждения: 1996
У нас учатся: 275 учащихся
У нас учат: 23 педагога

Все школьные новости

“Әнием һәм мин – китап сөюче гаилә!”

Опубликовано: 24.11.2012

  

“Әнием һәм мин – китап сөюче гаилә!”

    Җәмгыятебездә  әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елнын 30 гыйнварында чыккан №120 номерлы карары нигезендә Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 25 ноябрь көненә туры килде. Шул бәйрәм кысаларында, 16 нчы мәктәп китапханәсендә, “Әнием һәм мин – китап сөюче гаилә!” исемендә бәйге уздырылды. Бәйгедә башлангыч сыйныфта укучы гаилә командалары катнашты.

          Кешенең сабый чагы, балалык һәм үсмер еллары гаиләдә уза. Гаиләдәге атмосферага карап кешенең характеры формалаша. Шуңа күрә гаиләнең ныклыгы, төзеклеге, рухи халәте тәрбия эшендә әһәмиятле урын алып тора. Шуны истә тотып, мәктәп китапханәсендә гаилә бәйрәме уздырырга булдык. Китапханәдә бу темага китап күргәзмәләре, папкалар, ярдәмче картотекалар эшләп куелды:  «Әниемә матур сүз» , «Гаилә һәм балалар» һ.б. Кичәдә сүз китап, аның әһәмияте турында алып барылды, шулай ук мәктәпнең иң күп китап укучы гаиләсе ачыкланды.

    Бәйгегә әзерлек күпкә алдан башланды, катнашучы гаиләләр үзләренең гаиләләре турында “Минем китап сөюче гаиләмнең  презентациясе» исемле “китап” ясарга тиеш иде. Бу китапта өйдәге китапханә турында, яратып укый торган китаплар исемлеге, китап укыганда төшкән  кызыклы фотографияләр, балалар ясаган рәсемнәр, үзләре чыгарган шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр тупланырга тиеш иде. Гаиләләр жюри судына искиткеч матур китаплар ясап килгәннәр иде. Бу безнең әти-әниләребезнең гаҗәеп иҗади, талантлы булуларын тагын бер кат  исбатлады.

   Бәйге өчен бик кызыклы биремнәрне  китапханәче Динә Сөләймановна  әзерләде һәм ул аларны  бер-бер артлы яудырып кына торды: “Автор, мин сине таныйм...”, “Әкиятне таны”, “Мин беләм!”, “Мәкальләр, әйтемнәр тукталышы”, “Кайсы фрагмент җитми?” һ.б.

  Жюри алдында катлаулы мәсьәләтуды, һәрбер катнашучы иң зур бәягә лаек иде. Ахырда аларга “Иң китап сөюче гаилә!” (Мөхетдиновлар гаиләсе), “Иң  күп китап укучы гаилә!” (Исмәгыйлевләр гаиләсе) номинацияләрендә дипломнар һәм призлар бирелде.

 

 

   Бәйгедә катнашучыларның, килгән кунакларның, укучыларның кичәгә карата мөнәсәбәте, аларның ихлас кызыксынуы тагын  бер кат, бүгенге компьютер заманында, китапның мөһим булуын, гаиләдә бергәләп китап укуны бер нәрсә дә алыштыра алмавын исбатлады. Сүземне бәйгенең ахырында яңгыраган шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә:

     Үтәр еллар, алда юллар...

Синең тормыш юлларың.

Телим кулыңда һәркөнне

Яхшы китап булганын.

Китап белән дус икәнсең,

Бер шатлык, бер ямь бит ул.

Айлык-көнлек кенә мени,                                                           —

              Гомерлек бәйрәм бит ул.

 

    Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Бикмөхәмәтова С.Г.



Источник: МБОУ "СОШ № 16 ЗМР РТ"

К списку новостей