Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 275 учащихся |
У нас учат: | 23 педагога |
Все школьные новости
Театр яктылыкка, нурга илтә...
Опубликовано: 13.03.2017Театр – кеше күңеленә иң якын сәнгать төредер, мөгаен. Ул кешене, бар гамен оныттырып, сәхнә дөньясына тартып кертә, уйландыра да, моңландыра да, көлдерә дә, елата да, җырлата да, юата да... Ә иң мөһиме: театр игелекле булырга өнди. Театр сәнгатенә гаять зур миссия йөкләнгән. Ул да булса уен аша баланың туган телебездә сөйләм телен үстерү, халкыбызның милли җәүһәрләренә һәм әдәби мирасыбызга ихтирам хисе тәрбияләү. Иҗади сәләтләре үз вакытында ачылып бетмәгән балаларның мөмкинлекләрен барлауда да зур ярдәм ул.
16 нчы мәктәптә Халыкара Туган тел декадасы һәм “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында 6 А сыйныфы укучылары Г. Камалның “Беренче театр” пьесасын сәхнәләштерде. Укучылар спектакльне искиткеч зәвык һәм осталык белән уйнадылар. Сәхнәдә үз-үзләрен тотышларына, артистлык сәләтләрен күрсәтүгә, зәвык белән кием сайлауга һәм сәхнә теленә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайсина С.И. әзерләде. Ата-аналар җыелышында да бу иҗат җимешләрен күрсәттеләр. Барлык мәктәп коллективы һәм әти-әниләр, олы рәхмәтләрен җиткереп, алга таба да яңа спектакльләр көтеп калуларын җиткерделәр.
Гайсина С.И.,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
К списку новостей