Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 275 учащихся |
У нас учат: | 23 педагога |
Все школьные новости
«Безнең фикер» дебатлар лигасының күнекмәләре
Опубликовано: 01.03.20174-нче февраль көнне, бездә “Безнең фикер” проекты җитәкчесе Ләйсән Минуллина булды. Ул татар телендәге дебатлар лигасының күнекмәсен уздырды, дебатларның кагыйдәләре белән таныштырды. Уен ике якның регламентлы бәхәсе форматында бара. Беренче як ниндидер бер резолюция яклы, икенчесе, киресенчә, аларга каршы торырга тиеш. Дебатлар фикер йөртергә, уйларга, предметны мизгел эчендә төрле яктан объектив бәяләргә, аның уңай һәм тискәре якларын билгеләргә ярдәм итә. Уен күзаллауны һәм эрудицияне киңәйтә, илдә, дөньяда булган яңалыклардан хәбәрдар булырга куша. Парламент дебатлары – халык алдында чыгыш ясарга өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек. Ул үз позициядә нык торырга, тыңлаучыларны ышандырырга өйрәтә.
“Сез халык алдында чыгыш ясау буенча чагыштырып булмаслык тәҗрибә алачаксыз, белем дәрәҗәгезне арттырачаксыз, яңа танышларыгыз барлыкка киләчәк” диде Ләйсән апа. Ахырда Яшел Үзән Клубына чакыруыбызга рәхмәтен белдерде: “Алда да шулай актив Һәм бердәм булып эшлик” диде.
Без дә Сезнен белән яңа очрашулар көтеп калабыз.
К списку новостей