Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 275 учащихся |
У нас учат: | 23 педагога |
Все школьные новости
Сәләт клублары өчен IV гамәли семинар
Опубликовано: 26.09.2016Сәләт клублары өчен IV гамәли семинар
22-24 нче сентябрь көнне, 11 шәһәрдән җыелган сәләтле балалар өчен онытылмаслык көннәр башланып китте. Алан быел «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге базасында (Алексеевск районы) Сәләт клублары өчен IV гамәли семинар үтте. «Сәләт» клублары семинарында, рәсми рәвештә, «Сәләт-Яшел Үзән» клубы үз ишекләрен ачты. Клубның актив эшчәнлеген башлап җибәрү, киләчәккә планнар кору уңаеннан 3 көнгә сузылган очрашуда “Сәләт-Яшел Үзән» клубы президенты Тимерхан Шәйхетдинов үз командасы белән катнашты. Монда килгән һәрбер баланың сәлкеш икәне беленеп торсын өчен, барыбызга да сары төстәге “Сәләт” дип язылган футболкалар өләштеләр. «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов ачу тантанасында һәр балага үз сәләтен яңа яктан ачуын, үсүен һәм Сәләт белән бергә камилләшүен теләп калды: «Сәләт – күптелле мохит! Мәктәпләрегезгә килгәч укытучыларыгыз сезнең татар теле дәрәҗәсен күреп шаккатсын! And of course English language! So you have great experience to make it better!» .
Шунысы мөһим, монда килгән барлык әйдаманнар да, сәлкешләр дә татарча сөйләшә. Бу Сәләт илендә әйтерсең, бөтенесе бер-берсенә туган, апалы-энеле кебек, бигрәк тә чараларга әзерләнгәндә дә бөтенебез бер гаилә булып бетәбез. Сәләттәге һәрбер көн - бәйрәм көне кебек монда лидер булырга, якыннарың уңышына сөенергә өйрәтәләр.
Источник: МБОУ "СОШ № 16 ЗМР РТ"
К списку новостей