Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 275 учащихся |
У нас учат: | 23 педагога |
Все школьные новости
Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы – “Тамчы-шоу” бәйгесендә
Опубликовано: 21.04.201621 нче апрель көнне 16 нчы мәктәптә Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган эчтәлектәге "Тамчы-шоу" интеллектуаль уен-бәйге үткәрдек. Уенда 7, 8 нче сыйныф укучыларыннан торган “Йолдызлар” һәм “Тукай оныклары” командалары катнашты. Хәят әгъзалары ике команда арасыннан да белемлеләрен, үткерләрен, зирәкләрен, иң булганнарын сайлап алды. Уенның темасы да, аның һәр туры да, алдан билгеләнеп, шагыйрь Габдулла Тукай тормышының һәм иҗатының төрле чорларына багышлап төзелгән иде. Катнашучыларның һәм тамашачы булып караган башака укучыларыбызның күңелләрендә Тукаебыз иҗаты тагын да тирәнрәк уелып калды. Һәр ике команда да бәйгегә бик яхшылап әзерләнгәннәр иде. Уенны 8 нче сыйныф укучысы Шәйхетдинов Тимерхан алып барды. “Йолдызлар” командасы (капитаны Маланьева Эльвира) җиңүгә ирештеләр. Уен тамашачылар тарафыннан да зур бәя алды.
Гайсина С.И. ,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Источник: МБОУ "СОШ № 16 ЗМР РТ"
К списку новостей