Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
| Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
| E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 259 учащихся |
| У нас учат: | 21педагог |
Все школьные новости
Күңелгә илһам килгәндә...
Опубликовано: 29.03.2012
«Мин татарча сөйләшәм” акциясе өч ел элек уздырыла башлады. Аның инициаторлары – татар галимнәре һәм зыялылары оештырган “Үзебез” креатив яңа буын хәрәкәте. Әлеге хәрәкәтнең эш юнәлешләренең берсе татар яшьләренең шәһәр мәдәниятен өйрәнү һәм аның кулланылыш даирәсен киңәйтү. «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең максаты – татар теленең кулланылыш даирәсе тарайган шартларда яшьләрне татар телендә аралашыргачакыру.
Без дә, ягъни Яшел Үзән шәһәренең аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе, бу акциягә бик теләп кушылдык. Шушы акция кысаларында, 23 мартта “Күңелгә илһам килгәндә...” дигән исем астында яшь шагыйрь Рифат Сәлах белән очрашу узды. Килгән кунаклар- 5-11 сыйныф укучылары, барлык укытучылар, 9 нчы лицей, 7нче һәм 15 нче мәктәп балалары катнашты.
Һәр чорның үз каһарманы, үз шагыйре, үз әдибе була. Нинди генә техник җиһазлар дөньяны шаулатса да, кешелекнең иң нечкә күңел кылларын бары тик кеше үзе генә аңлата ала. Ә бу әдәби әсәрләр аша җиткерелә. Бүген укучылар Рифат Сәлах белән аралашты. Алар, шагыйрь әсәрләре белән танышып, кызыксынган сорауларын да бирә алдылар.
Рифат мәктәп елларыннан ук шигырьләр яза башлый. Хәзер аның иҗат җимешләрен китапларда, газета битләрендә очратып була. Яшь буын аның иҗат әсәрләре һәм тормыш юлы белән танышты. Каләм әһеле шигъриятендә күбесенчә үз язмышын тасвирлый. Иң мөһим темаларның берсе – мәхәббәт. Укучылар да, кунаклар да очрашудан канәгать калды. “Рифатның шигырьләрен тыңлагач, күңелдә язучы булу хыялы туа” диючеләр дә булды.
“Бу егетнең бер кулында каләм, икенчесендә – блокнот. Күңеле тулы хис, ихлас сөю, әйтерсең лә аның бөтен җанын мәхәббәт чорнап алган. Сөйгән ярга, милләткә, газиз анага, туган йортка, ватанга...”. Әлеге сүзләрне Ленар Шәех Рифат Сәлахка багышлап язган.
Әлеге очрашу укучылар өчен икеләтә бәйрәм булды, чөнки Рифат Салах очрашуга үзе генә түгел, “Раян” төркемен дә алып килгән иде. Алар укучыларга бергәләп язылган иҗат җимешләрен бүләк иттеләр. Кайчандыр татар эстрадасының йолдызлары булган “Казан егетләре” төркеменең элекке җырчылары Азат Адиев һәм Вәли Фазлыйәхмәтов оештырган “Раян” Татарстанда шау-шулы сәхнәдән үзенчәлекле башкаруга күчкән бердәнбер төркем булып тора әлегә. “Бу- безнең үз ихтыярыбыз һәм сайлавыбыз. Үз теләгебез белән шул юнәлешкә кереп киттек. Чөнки безнең эчке дөньябыз һәм ышануларыбыз шул якка юнәлгән. Аллаһка, Пәйгамбәребезнең Мөхәммәд икәненә ышанганга күрә, үзебезнең тормышны Аллаһ кушканча яшәргә юнәлдердек”-, ди Азат Адиев.
Мин Рифат Сәлахка һәм “Раян” төркеменә барлык укытучылар һәм укучылар исеменнән, бу очрашуга килгәннәре өчен, зур рәхмәтемне белдерәм, киләчәктә дә аларның илһамнары туктаусыз ташып торсын, дип телим.
Китапханәче Динә Садриева
К списку новостей











