• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Зеленодольский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района РТ"/ «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9
Телефон: +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04
E-Mail: Shkola.16@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ"
Руководитель: Сайфутдинов Рустам Равилевич
Год основания учреждения: 1996
У нас учатся: 259 учащихся
У нас учат: 21педагог

Все школьные новости

Каюм Насыйри исемендәге IX яшүсмерләр фәнни-гамәли укулары

Опубликовано: 28.01.2011

    Һәр халыкның асылын, тоткан урынын, әлбәттә аның зирәк, зыялы, укымышлы асылзатлары булуы ягыннан бәяләгәннәр. Татар милләтенең әхлаклы, белемле, әхлаклы булуы өчен җанын фида кылучы якташыбыз олуг мәгърифәтче Каюм Насыйри – шуларның берсе. Дөнья яратылганнан бирле гомумкешелек сыйфатлары булып саналган изгелек, мәрхәмәтлелек, гүзәл холыклылык, хәләл малны кәсеп итү, туганлык әдәпләрен белү, һөнәрле булу һәм башка шундый төшенчәләр — гомер итүнең тоткасы. Кешелек жәмгыяте ХХI гасырда гомер кичерә. Яшәү көннән – көн үзгәрә. Матди байлык рухи байлыклардан өстенлек ала барган чорда әхлак сыйфатларын ничек итеп саклап калырга соң? Гаилә, ата-ана хакын хаклау, балаларның гаиләдә нинди тәрбия алулары кебек изге төшенчәләрнең кыйммәтен ничек итеп югалтмаска?  “Әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк”, - диләр. икътисади яктан алга киткан илебездә күп очракларда кешелек һәм әхлак сыйфатлары түбән дәрәҗәдә булуына йөрәк әрни.   

   Бүген халкыбыз цивилизация юлында яңа үрләр яулый. Без ирексездән татар милләтенең йөз аклыгы булган мәгьрифәтче якташыбыз Каюм Насыйриның тәрбия кануннарына әйләнгән хезмәтләренә мөрәҗәгать итәбез. Шундый якташыбыз булу белән без икеләтә бәхетле. Тикмәгә генә аны “татарның Ломоносовы” дип йөртмиләр. Каюм Насыйриның тууына ике гасырга якын вакыт узып бара. Заманалар үзгәрә, ә менә кешенең яшәү кыйбласын шул ук юнәлештә калдыруга булышлык итүче гүзәл әдәби мирасының бәһасе бәяләп бетергесез.

           Шәһәребездә 28 нче гыйнвар көнне 10 мәктәптә бик тантаналы шартларда мәгърифәтче-галим истәлегенә багышланган Каюм Насыйри исемендәге IX яшүсмерләр фәнни-гамәли укулары булып узды. Чарага бик җаваплы әзерләнгәннәр иде. Тантаналы өлешендә җыр-бию, нәфис сүзгә урын түрдән булды. Фәнни-гамәли укуларда төрле фәннәр буенча укучылар чыгышлар әзерләгәннәр иде. Татар филологиясе секциясендә генә дә 4 төркем эшләде. Анда К. Насыйриның фән, тәрбия, география, этнография, тарих өлкәләренә кагылышлы темаларга фәнни-тикшеренү хезмәтләре белән укучылар чыгыш ясадылар. Чыгышлары әдәбиятыбызның башка өлкәләренә кагылышлы укучылар да байтак иде. Мәртәбәле жюри укучыларның эшләрен бик югары бәяләде. Безнең мәктәпнең 10 А сыйныфы укучысы Хәйруллин Альмир “Г.Тукай иҗатында дини мотивлар һәм аларның әхлакый әһәмияте” (Фәнни җитәкчесе: Сәйфетдинов Р.Р.) I урын, 9А сыйныфыннан Зиннәтуллина Зәлинә “Тәрҗемәи хәлләре төрле – язмышлар уртак. (Татар `һәм рус әдипләре иҗатларында уртак мотивлар)” дигән тикшеренү эше белән (фәнни җитәкчесе: Гайсина С.И.) II урынга лаек булдылар. Шундый фәнни казанышлар юлында укучыларыбызга алга таба да уңышлар юлдаш булсын.

             Без, Каюм Насырилары булган милләт, тәрбия һәм әхлак өлкәсендә башкалардан берничә баскычка югары торырга бурычлы. Әлеге гыйлем иясенең мирасын өйрәнү һәм киләчәк буыннарга да җиткерү – безнең әманәт бурычыбыз. Аның һәр хезмәте бала тәрбияләүдә төп әсбап булырга тиештер!

 

                                                             Гайсина Суфия Искәндәр кызы,

                                                           16 нчы мәктәпнең югары категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 



К списку новостей