• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Зеленодольский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района РТ"/ «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9
Телефон: +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04
E-Mail: Shkola.16@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ"
Руководитель: Сайфутдинов Рустам Равилевич
Год основания учреждения: 1996
У нас учатся: 275 учащихся
У нас учат: 23 педагога

Все школьные новости

“Яңа федераль стандартларга күчү шартларында дәресләрдә җирле материаллардан файдалану“ республика семинары

Опубликовано: 17.02.2016

16 нчы февраль көнне мәктәбебездә “Яңа федераль стандартларга күчү шартларында дәресләрдә җирле материаллардан файдалану“ дигән темага республика семинары үтте. Семинарга татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырылган иде. Семинарны мәктәп директоры Сәйфетдинов Р.Р. ачты. “Федераль дәүләт белем стандартларында күрсәтелгәнчә, хәзерге заман белем бирү системасы үсешенең төп юнәлеше - укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру. Бала материалны үзе өчен кызык булса гына, үзенең шәхси ихтыяҗларына туры килсә генә кабул итә һәм фикерли башлый.” , - диде ул үз чыгышында. Шулай ук семинарда чакырылган кунакларыбыз бар иде: КФУ доценты, тарих фәннәре кандидаты Гатин А.А., Яшел Үзән шәһәре мәгариф идарәсе укыту-методик бүлегенең методисты Сәләхова Р.Ә.

  Дәресләрдә җирле материаллардан файдаланып, укучыларның фикер йөртүләрен үстерү, туган төбәккә мәхәббәт тәрбияләү максат итеп куелды. Семинарда ачык дәресләр (Гайсина С.И, Минигараева Г.Х., Шәвәлиева А.Н., Садыкова А.А., Гаязов Л.Д.,Хәлилова Л.К.,Галиуллина А.И., Хәйретдинова Н.И.), сыйныфтан тыш чаралар (Хәйруллина Т.М), тәрбия сәгате (Бикмехаметова С.Г.) һәм музыкаль чаралар (Садриева Д.С., Хамидуллина С.В.) карап үтелде. Дәресләрдән соң укытучылар белән түгәрәк өстәл артында методик берләшмә утырышы үткәрелде, дәресләргә анализ ясалды. Кунаклар укытучыларның хезмәтләрен югары бәяләделәр, мәгълүмати технологияләрне файдалануларын, укучыларның сөйләм телен үстерү, дәүләт имтиханнарына әзерләү эшен билгеләп үттеләр.Фикер алышуда мәгариф идарәсе укыту-методик бүлегенең методисты Сәләхова Р.Ә. “Милли мәгариф: бүгенгесе һәм киләчәге” дигән темага райондагы милли мәгариф өлкәсендәге яңалыклар, укытучыларның эшчәнлеге, эшләү юнәлешләре белән таныштырып узды. Кунаклар узган семинар турында җылы фикерләрен әйттеләр, тәҗрибә тараттылар.



К списку новостей