Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422545, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Жукова, д. 9 |
Телефон: | +7(843)713-42-99;+7(843)713-75-04 |
E-Mail: | Shkola.16@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №16 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Сайфутдинов Рустам Равилевич |
Год основания учреждения: | 1996 |
У нас учатся: | 260 учащихся |
У нас учат: | 22 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Уроки безопасности 21.12.2022
Сегодня в школе прошли Уроки безопасности на тему "О пользе и вреде интернета", учащиеся 7-8 классов принялм активное участие.
-
Разговоры о важном 19.12.2022
19 декабря состоялись уроки «Разговоры о важном» были посвящены Дню Героев Отечества. Ребята всех возрастов в начале занятия смотрели интервью с Героем России Дмитрием Сергеевичем Перминовым. Говорили о подвиге и героизме, проявляемыми людьми разных профессий.
-
Профориентационные встречи 16.12.2022
Сегодня в школе прошло профориентационное мероприятие с представителями УВО «Университет управления «ТИСБИ». Кандидаты экономических наук, доценты университета Базаров Рустам Торекульевич и Тишкина Татьяна Викторовна рассказали учащимся о главных аспектах поступления в ВУЗ и отметили, что на базе ТИСБИ можно получить не только высшее образование, но и среднее профессиональное
-
Урок цифры. 15.12.2022
6 А класс приняли участие во Всероссийской акции "Урок цифры". Провели мастер-классы и подготовили проекты.
Молодцы!
-
Урок цифры по теме "Видеотехнологии" 15.12.2022
Сегодня прошли Уроки Цифры по теме: "Видеотехнологии" в 9 и 10 А классах.
-
Парламентские уроки 14.12.2022
Сегодня были проведены праламнурокинтские встречи с Общественным представителем Уполномоченного при Президенте РТ по защите прав предпринимателей, депутатом Совета г.Зеленодольск, директора центра дополнительного образования «Синяя Птица» Динмухаметовой Альбиной Рапхатовной.
Для 7-8 классов были проведены Парламентские игры "За! Против! Воздержался!", для 10-11 классов - Бизнес тренинг "Бизнес. Общественность. Семья: расстановка приоритетов".
-
Укытучы, шагыйрь Равил Сәйфетдинов иҗатына багышланган III Төбәкара Равил Сәйфетдинов укулары 12.12.2022
9 декабрьдә Яшел Үзән шәһәренең 16 нчы мәктәбендә укытучы, шагыйрь Равил Сәйфетдинов иҗатына багышланган III төбәкара Равил Сәйфетдинов укулары узды. 2013 нче елда әлеге мәктәптә Р. Сәйфетдинов катнашында сәнгатьле шигырь сөйләү бәйгесе үткәрелгән иде. Узган уку елында әлеге бәйге читтән торып үткәрелде. Ул укуларда Курган өлкәсенең Кызылбай мәктәбе укучылары да катнашты. Эш шунда: 2017 елның ноябрендә Курган өлкәсендә узган «Татар мәгарифе көннәре»ндә безнең мәктәп белән Кызылбай мәктәбе арасында үзара хезмәттәшлек килешүе төзелгән иде. Шушы вакыттан без әлеге мәктәп коллективы белән даими аралашып яшибез. Быелгы укуларга да алар безгә укучылар сөйләгән шигырьләрне җибәрделәр.
Бәйгегә барлыгы Яшел Үзән шәһәре һәм районы мәктәпләреннән 120 эш кабул ителде. Укучыларның чыгышларын һәм иҗат эшләрен “Равил Сәйфетдинов әсәрләрен сәнгатьле уку”, “Равил Сәйфетдиновның Яшел Үзәнгә багышланган шигырьләрен сәнгатьле уку” (Яшел Үзәннең 90 еллыгы уңаеннан), «Каләм тибрәтү» (яшь иҗатчылар), “Равил Сәйфетдинов иҗаты – рәсемнәрдә” (яшь рәссамнар), “Равил Сәйфетдиновның тормышы һәм иҗаты буенча тикшеренү һәм проект эшләре” номинацияләрендә районыбызның тәҗрибәле укытучыларыннан, студентлардан, Равил Сәйфетдинов иҗатын бик яхшы белүче җәмәгать эшлеклеләреннән торган мәртәбәле жюри бәяләде һәм урыннар билгеләде.
Укытучылар тарафыннан «Иң яхшы дәрес эшкәртмәсе» номинациясенә тәкъдим ителгән дәрес һәм дәрестән тыш чаралар методик кулланмалары шулай ук югары бәяләнде. Укучылар һәм укытучыларның барысына да районыбыз мәгариф идарәсенең дипломнары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
Күңелләрне җилкетерлек бию, җырлар белән үрелеп барган әлеге бәйге кичә төсен дә алды. Укучылар Равил абый Сәйфетдиновның шигырьләрен ихлас күңелдән һәм ләззәт белән сөйләделәр, үзләрен шигърият диңгезендә йөзгән кебек хис иттеләр. Аның әсәрләре буенча язылган рәсемнәр искиткеч зәвык белән башкарылган иде. Нәкъ менә шундый чаралар туган телебезнең аһәңен, сафлыгын пропагандалауда мөһим дәлил булып тора.
Тарихи белешмә
Равил Гарәфетдин улы Сәйфетдинов 1938 нче елның
14 нче октябрендә Яшел Үзән районының Мулла Иле авылында туган. Урта мәктәпне бетергәч, 1965-1961 нче елларда Казан дәүләт университетында укыган. 1961-1963 нче елларда Самара өлкәсендәге Гали урта мәктәбендә укытучы булып эшләгән. 1963-2007 нче елларда берөзлексез Мулла Иле мәктәбендә хезмәт иткән: авыл мөгаллиме буларак, татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты, немец теле, гарәп теле, дин тарихы предметларын укыткан. 1968-1970 нче елларда – завуч, 1971-2000 нче елларда мәктәп директоры булган. Ул – Россиянең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, СССР мәгариф министрлыгының Мактау Грамотасы, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Аның “Кичке шәфәкъ” (2000), “Мулла Иле моңнары” (2010), “Бәхет үзәне” (2014), “Аксакал язмалары” (2017) китаплары басылып чыга. Равил хәзрәт Сәйфетдин 2005 нче елдан алып Мулла Иле мәчете имам-хатыйбы вазифаларын башкара.
2018 нче елның 10 нчы февралендә вафат була.Ялган шөһрәт, даннар белән түгел,
Эшең белән калдыр эзеңне.
Эзләп тапсын кеше мәхәббәте
Тормыш эчләреннән үзеңне.
...Сандугачны тыңла, – күренми дә, –
Җыры белән ничек хөрмәтле.
Равил Сәйфетдинов
“Ялган шөһрәт белән түгел” исемле шигыреннән алынган бу юллар Равил Гарәфетдин улы Сәйфетдиновның үзенә бик туры килеп тора. Мулла Иле урта мәктәбендә кырык биш ел буе берөзлексез тырышып, чын күңел биреп хезмәт иткән ул. Иң беренче чиратта, Равил Сәйфетдинов – коеп куйган укытучы. Йомшак күңелле, барлык кешеләрне дә эчкерсез ярата белә торган һәм үзе дә халык тарафыннан бик тә үз ителүче үзенә генә бертөрле булган зыялы шәхес иде ул.
Равил Сәйфетдинов – шигырьләренә үз вакытында Хәсән Туфан югары бәя биргән үзенчәлекле шагыйрь. Мәктәп елларыннан алып гомеренең азагына кадәр ул иҗат белән шөгыльләнде.
Халык шагыйре Илдар Юзеев “Ак төнбоек күлләрдә” (1998) дигән шигырьләр циклының сүз башында аның турында үзе “мөгаллим дә, шагыйрь дә булган сәләтле шәхес”ләрнең берсе дип язган. Язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Тәлгат Галиуллин үзенең биш томлы “Сайланма әсәрләр”ендәге “Шигырь мәҗнүне” (Шагыйрь – мулла-укытучы Равил Сәйфетдин) (2013, икенче том) исемле саллы мәкаләсендә “әлегәчә тиешле бәясен алмаган шагыйрь” Равил Сәйфетдинов иҗатына югары бәя бирә. (489-510 б.)
-
VII Фестиваль "Город неограниченных возможностей" 11.12.2022
10 декабря 2022 года учащиеся 8 б класса МБОУ СОШ 16 ЗМР РТ приняли участие в VII Фестивале "Город неограниченных возможностей", где стали победителями в номинации "Вокальный ансамбль" и награждены дипломом и кубком Фестиваля.
-
Всероссийский Технологический диктант 10.12.2022
10 декабря 8 б класс нашей школы принял активное участие во Всероссийском Технологическом диктанте!
Молодцы! -
ВСЕРОССИЙСКАЯ ПАТРИОТИЧЕСКАЯ ОБЩЕСТВЕННО-ПРОСВЕТИТЕЛЬСКАЯ АКЦИЯ «КАЗАЧИЙ ДИКТАНТ-2022». 08.12.2022
В целях реализации Стратегии развития государственной политики Российской Федерации в отношении российского казачества, консолидации и развития молодежных казачьих организаций, воспитания казачьей молодежи на героических традициях наших предков, а также популяризации изучения истории и культуры российского казачества среди населения России и зарубежных стран, Всероссийское казачье общество, в период с 8 по 10 декабря 2022 года, проводит Всероссийскую патриотическую, общественно-просветительскую акцию «Казачий диктант-2022».
К акции присоединились учащиеся 4 А. 4 Б классов нашей школы.