МДОУ "Детский сад №46 "Кояшкай" Зеленодольского муниципального района РТ"// Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422511, Республика Татарстан, Зеленодольский район, д. Татарское Танаево, ул.Центральная д.48 |
Телефон: | |
E-Mail: | firdinav@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МДОУ "Детский сад №46 "Кояшкай" дер. Тат.Танаево Зеленодольского муниципального района РТ" |
Руководитель: | Валиева Фердена Вилюровна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 9 |
У нас учат: | Уразова Ильнара Фаридовна, Гирфанова Ралия Тафкиловна; |
Новостной блок
12 ноябрь - Песнәкләр көне булып санала.
Опубликовано: 14.11.2022Бу көнне балалар бакчаларында кошларга ярдәм йөзеннән төрле чаралар үткәрелә. Кыш көне песнәкләрне ашатыр өчен җимлекләр ясап, оялар элеп куялар. Салкын вакытта алар орлык белән тукланалар, сөяктә калган итне дә бик яратып чукыйлар, терлек маен ашыйлар. Ләкин шуны белергә кирәк: песнәк тозлы терлек маен ашаса, үләргә мөмкин.
Балаларда табигатькә карата игътибарлы, сакчыл булуны кечкенәдән тәрбияләү бик әһәмиятле.
Танылган балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова да песнәкләрне кайгыртып шигырь язган:
“Бигрәк суык кышларын,
Белмим,ничек кышлармын?
Азык табу бик кыен,
Җан асрау - бар уем”,-
Яныма очып килде,
Бер песнәк шулай диде.
Ачыга икән бит песнәк,
Тик утырыйк без нишләп?!
Өйдәге бер тартмадан
Әти җимлек ясады.
Тары, көнбагыш салдык,
Песнәк тәмләп ашады.
Сыйлансын әйдә песнәк,
Арыгандыр җәй эшләп.
Күп кортларны юк итте,
Җимлектә безнең рәхәт.
К списку новостей