Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №48 «Алтынчеч» с. Большие Кургузи Зеленодольского муниципального района РТ»/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Зур Карауҗа авылының 48 нче номерлы "Алтынчәч" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422525, Зеленодольский район, с. Большие Кургузи, ул. Школьная, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-712-80-10 |
E-Mail: | ambdou48@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №48 «Алтынчеч» с. Большие Кургузи ЗМР РТ» |
Руководитель: | Шигапова Гульчачак Хафизовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 30 |
У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №48 «Алтынчеч» с. Большие Кургузи Зеленодольского муниципального района РТ»/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Зур Карауҗа авылының 48 нче номерлы "Алтынчәч" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
-
Изучаем русский и татарский язык 06.02.2015
Республикабызда татар һэм рус телләре тигез хокуклы. Шуңа күрә балаларның ике телне яхшы белүе мөһим. Без балаларны балалар бакчасыннан ук икетеллелек мохитендә тәрбияләргә тырышабыз. Уен аркылы балада икенче телгә дә мәхәббәт уянсын, ихтыяҗ тусын. Икетеллелек балада хәтердә калдыру, логик фикерләү, отып алу, аңлау һәм анализ ясау тизлеген арттыра. Балалар теләсә нинди ситуациядә дә югалып калмыйлар, башка балалар белән аралашуга җиңел баралар. Кечкенә вакытта аң-фикергә кереп калган нәрсәләр озак онытылмыйлар.
-
Новогодний утренник 26.12.2014
-
Открытие детского сада "Алтынчеч" 11.10.2014
Глава Зеленодольского муниципального района Александр Тыгин и другие официальные лица осмотрели помещения детсада. Александр Васильевич поздравил детей, их родителей и жителей села со знаменательным событием. «В Кургузях детский сад был очень нужен», - констатировал глава района. Он отметил, что это событие является долгожданным для многих. "Все здесь сделано добротно, от души, с любовью», - подчеркнул глава района , выступая перед собравшимися. «Этот дом для наших детей. Я надеюсь, что детишки будут чувствовать себя здесь комфортно», - сказал он. «Детский сад – это не только место, где дети проводят определенное время, - заметил глава. - Это место, где дети получают необходимые навыки, которые пригодятся им в дальнейшем: в школе, в институте, в жизни». Поэтому так важны «внутреннее содержание» учреждения и специалисты, которые работают с детьми, отметил глава района. Александр Васильевич поблагодарил всех, кто был задействован в строительстве детского сада «Алтынчеч».
-
48нче номерлы “Алтынчәчбалалар бакчасы үзенең ишекләрен ачты. 11.10.2014
11 октябрь көнне Яшел Үзән муниципаль районы Зур Карауҗа авылы өчен тагын бер куанычлы вакыйга булып үтте. Мәктәп бинасының 1 катында ремонт һәм реконструкциядән соң, 48нче номерлы “Алтынчәч” балалар бакчасы үзенең ишекләрен ачты . Мәһабәт бина 1,5-7 яшькә кадәр булган 35 бала урынына исәпләнгән. Шуларның 1 се ясле, 2нчесе өлкәнрәкләр төркеме.
Бу көнне, куанып балалар белән бергә әти –әниләр дә түземсезлек белән көтеп алды. Ачылыш тантанасына Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Васильевич Тыгин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Раиса Валиевна Афанасева, төзелеш оешмалары вәкилләре, җирле җитәкчеләр килде. Беренче эш итеп кунаклар балалар бакчасына сәяхәт ясадылар. Ә аннан соң “Яңа йортның” кечкенә хуҗалары сүз алды. Алар үзләренең рәхмәтләрен шигырь юллары һәм җырлар аша җиткерделәр.
Яңа йортта барысы да яңа булырга тиеш. Кунаклар бу көнне бүләкләр белән килделәр. Район башлыгы да котлау сүзләренә кушып балаларга уенчыклар һәм путевка тапшырды, ә төзүчеләр символик ачкычка кушып төзелеш идарәсе исеменән картина бүләк иттеләр. Зур Карауҗа җирле Үзидарә башлыгы Шакиров Марат Госман улы әти-әниләр, авыл халкы исеменнән хыялны тормышка ашырырга ярдәм иткән район башлыгына аерым рәхмәт җиткерде. “Балаларыбыз сәламәт, тәртипле булып үсеп, район, республиканың лаеклы гражданнары булыр, ә без булганны тәртип белән саклап тотырга тырышачакбыз ”, - дип бүләген тапшырды. Балалар бакчасы мөдире Хөсенетдинова Рүзия Рафаэль кызы булышлык күрсәткән һәр хезмәткәргә, әти-әниләргә үзенең рәхмәтен җиткерде «Без хәзер бик уңайлы шартларда эшлибез, җылы, якты, иркен бинада эшләү өчен бөтен уңайлыклар тудырылган, район җитәкчеләренә һәм төзүчеләргә барысы өчен дә зур рәхмәт»- дип, балаларга баллы бүләкләр өләшеп чыкты.
“Алтынчәч”нең киләчәге матур булсын, балалар бу бинада балачакның иң матур мизгелләрен кичереп, бәхетле көннәрен үткәрсеннәр дигән теләктә калыйк. Вакытлар узу белән балалар саны кимемәсен ә бәлки артып торырсын, хәерле сәгатьтә!
Рәсемнәрдә: Зур Карауҗа авылында балалар бакчасын ачу тантанасында.