Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 496 |
У нас учат: | 39 |
новости Осиновской гимназии
"Гыйматдинов укулары-VI"
Опубликовано: 20.12.2023Гимназиябездә бүген "Гыйматдинов укулары-VI" дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Ул Казан федераль университеты, Бөтендөнья татар конгрессы, татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы, Яшел Үзән районы мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылды. Бу чарада республикабызның төрле районнарыннан килгән укучылар, укытучылар, тәрбиячеләр катнашты. Конференциягә татар әдәбияты галиме, филология фәннәре докторы, профессор-консультант, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов; педагогика фәннәре докторы, профессор, Россиянең табигать белеме фәннәре академиясе академигы Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов һәм башка мәртәбәле галимнәребезнең дә килүе әлеге чараны тагын да тулыландырды. Алар тарафыннан чыгыш ясаучы укучыларга, мөгаллимнәргә кыйммәтле киңәшләр бирелде. Укучылар һәм мөгаллимнәр «Минем шәҗәрәм», «Минем династиям», «Туган як тарихы сәхифәләре», «Экология һәм авыл җирлекләрен төзекләндерү», «Татар халкының гореф-гадәтләре», «Яшь профессионаллар. Һәркемнең уңышы» һ.б. секцияләрдә татар, рус, инглиз телләрендә эчтәлекле итеп, югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар. Шулай ук Сферум платформасында Түбән Новгородтан, Ижау шәһәреннән, Әлки, Норлат, Чүпрәле районнарыннан, Казан шәһәреннән укучылар чыгыш ясады.Соңыннан призлы урыннарга ия булучыларга дипломнар һәм җыентыклар тапшырылды.
Конференция кунаклары әлеге чарадан бик канәгать булып, оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтеп таралышты. Гимназия укучылары һәм укытучыларның милли киемнәрдән, туган телдә җыр-бию белән каршы алулары, музейлар буйлап экскурсия, кул эшләреннән оештырылган күргәзмәләр, балаларның татар әдипләре әсәрләрен оста итеп сәхнәләштерүе һәркемнең күңелендә матур, җылы хисләр калдырды.
Сегодня в гимназии прошла межрегиональная научно-практическая конференция "Гиматдиновские чтения-VI". Она была организована совместно с Казанским федеральным университетом, Всемирным конгрессом татар, общественной организацией татарских женщин «Ак калфак», управлением образования Зеленодольского муниципального района. В мероприятии приняли участие учащиеся, учителя, воспитатели из разных районов республики. Дополнением к конференции стал приезд татарского литературоведа, доктора филологических наук, профессора-консультанта, члена Союза писателей Татарстана Хатипа Юсуфовича Миннегулова; доктора педагогических наук, профессора, академика Российской академии естествознания Джаудата Абдулловича Хусаинова и других авторитетных ученых. Ими были даны ценные советы выступающим учащимся, учителям. Также на платформе Сферум выступили школьники из Нижнего Новгорода, Ижевска, Алькеевского, Нурлатского, Дрожжановского районов, Казани. Затем обладателям призовых мест были вручены дипломы и сборники.
Гости конференции остались очень довольны мероприятием и разошлись со словами благодарности организаторам. Встречи учащихся и учителей гимназии в национальных костюмах, с песнями и танцами на родном языке, экскурсии по музеям, выставки рукоделия, мастер-классы оставили у всех добрые и теплые впечатления.
К списку новостей