Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 496 |
У нас учат: | 39 |
новости Осиновской гимназии
Сабантуй журналы белән очрашу
Опубликовано: 25.02.2022http://sabantuyjournal.ru/news/yaalyklar/osinovo-gimnaziyasend-ochrashu
“Сабантуй” журналы баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина, Халыкара Туган тел көне уңаеннан, гимназиябездә эшләп килүче “Матбугат һәм без” дип исемләнгән чарада катнашты.
“Безнең гимназия озак еллар “Сабантуй” журналы белән тыгыз элемтәдә. Укучыларыбыз журналны бик яратып укый, үзләренең дә иҗатлары әлеге басмада даими басылып тора. Укучыларыбызны журналны нәшер итүчеләр белән якыннан таныштырасыбыз килде”, – ди гимназия директоры Гөлинә Саттарова.
Чыннан да, Осиново гимназиясендә тугры укучыларыбыз белем ала. 100 гә якын укучы «Сабантуй»га альтернатив ысул белән язылды.
Зилә Фәйзуллина укучыларны журналның яңа сәхифәләре белән таныштырды, мультимедиа басманың мөмкинлекләре турында тәфсилләп сөйләде, сораулар биреп, укучыларны бүләкләр белән шатландырды. Гимназия укучылары да баш мөхәрриргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. “Яңа сәхифәләр ничек барлыкка килә?”, “Әкияләрне ничек уйлап табасыз?” дип сораштылар. Җырлап-биеп, шигырь сөйләп, гимназиядәге “Сәләт”кә йөрүче балалар үз талантларын да күрсәттеләр.
Сегодня мы встретились с главным редактором журнала "Сабантуй" Зилей Файзуллиной.Она нам рассказывала о жизни журнала.Учащиеся задавали интересные вопросы.Встреча прошла в дружеской атмосфере.
К списку новостей