Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 496 |
У нас учат: | 39 |
новости Осиновской гимназии
Опубликовано: 22.01.2020
Бу атнада 1-11 нче сыйныфларда Ленинград шәһәрен блокададан тулысынча азат итү көненә багышланган Бердәм сыйныф сәгатьләре узды. Балалар видеофильм карадылар, шул турыда фикер алыштылар. Сыйныф җитәкчеләре шәһәр блокадасына китерелгән сәбәпләр, шулай ук кешеләр тормышы турында сөйләделәр.
Блокада 872 көн дәвам итә. Бу бөтен кешелек тарихында иң озакка сузылган чолганыш. 1944 елның 27 гыйнварында кешелек тарихында иң куркыныч сәхифәләрнең берсе ябыла. Ул көн йөз мең ленинградлы өчен тормыштагы иң бәхетле көн була, һәм, бер үк вакытта, иң кайгылы да, чөнки бу бәйрәм көненә кадәр яшәгән һәр кеше блокадада туганнарын, дусларын югалта.
Әлеге темага багышланган чаралар укучыларда онытылмас тәэсир калдырды, аларга үз тормышы турында уйланырга, буыннар тәҗрибәсен өйрәнергә, аңларга һәм анализларга мөмкинлек бирде.
К списку новостей