Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 496 |
У нас учат: | 39 |
новости Осиновской гимназии
Опубликовано: 19.12.2019
Һәркем өчен укып чыккан белем йорты иң якыны, иң газизе. Инде аны тәмамлаганга дистә еллар үтсә дә, олыгаеп чәчләргә чал төшсә дә, туган мәктәп, аеруча укытучылар, күңел түрендә. Кем генә булсалар да, нинди генә дәрәҗәле урыннарда эшләсәләр дә, балачак, яшүсмер еллары онытырлык түгел. Гимназиябезнең 25 еллык юбилее хакында хәбәр таралгач та, күпләр бирегә ашкынып килде.
Бәйрәм вакытында күңелләрдә бик күп истәлекләр яңарды. Мәктәп еллары белән бәйле сагынып, сокланып искә алырлык вакыйгалар, ә иң мөһиме - кунаклар күп булды. Аларның бер өлеше – юбилей белән котларга килүчеләр иде. Яшел Үзән районы Башкарма комитеты урынбасары – мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәйсә Вәли кызы Афанасьева, Яшел Үзән районы Профсоюз җитәкчесе Наилә Гаяз кызы Копвиллем, Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты әйдәп баручы белгече Илгизә Җәмил кызы Гомәрова, Бөтендөнья татар конгрессы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәис кызы Идрисова, Осиново җирле үзидарәсе Башкарма комитеты рәисе Нәгыйм Сәләх улы Сафиуллин һ.б. үзләренең җылы сүзләрен, якты теләкләрен җиткерделәр. Икенчеләре исә - бар күңелләрен биреп, бик күп көчләрен куеп хезмәт иткән укытучылар бәйрәмдә мактаулы кунаклар буларак катнашты.
Бәйрәм гимназиянең актлар залында укучылар һәм укытучылар әзерләгән чыгышлар һәм мәртәбәле кунакларның котлаулары белән үрелеп барды. Гимназиябез директоры Гөлинә Рөстәмовна әлеге бәйрәмне уздыруда өлеше кергән һәркемгә рәхмәтләрен җиткерде. Укытучыларыбызга рәхмәт хатлары да тапшырылды.
Әлеге чарадан таралышканда, һәркемнең күңелен канәгатьлек катыш рәхәтлек хисе биләгән иде...
К списку новостей