Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 496 |
У нас учат: | 39 |
новости Осиновской гимназии
“Сөмбелә”
Опубликовано: 28.10.2019Елның шушы сихри фасылында - көз аенда татар халкы уңыш бәйрәме -“Сөмбелә” бәйрәмен үткәргән. Безнең ата-бабаларыбыз Сөмбеләне уңыш аеның алиһәсе итеп тә күз алдына китергәннәр. Һәм ул алтын-сары толымлы кыз кыяфәтендә күзалланган. Әлеге бәйрәмне көзге кыр эшләре тәмамлангач үткәргәннәр. Авыл халкы иң матур, иң уңган кызны Сөмбелә итеп киендергәннәр, биегәннәр, җырлаганнар, күңел ачканнар.
Безнең дә гимназиябездә “Көз сылуы Сөмбелә” бәйгесе булып узды. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гибадуллина Гөлназ һәм 11 нче сыйныф укучысы Җиһаншин Айзат алып барды. 5-11 нче сыйныфлардан барлыгы 13 укучы катнашты. Кичә программа буенча алып барылды. Кызлар төрле һөнәрләр күрсәттеләр. Аларның яшелчә-җимешләр кулланып ясалган кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Интеллектуаль бәйгедә исә кызлар тапкыр һәм зирәк булуларын тагын бер кат дәлилләделәр. “Көз сылуы Сөмбелә” исеменә 5 нче А сыйныфы укучысы Хаматҗанова Раилә лаек булды. Аны чын күңелдән әлеге җиңүе белән тәбриклибез!
К списку новостей