Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 496 |
У нас учат: | 39 |
новости Осиновской гимназии
Опубликовано: 25.10.201924 нче октябрь көнне гимназиядә “Федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру шартларында укытучыларның предмет һәм методик компетенциясен үстерү” темасына Татарстан Республикасы районнары мәгариф бүлекләренең милли мәгариф буенча методистлары, татар телендә белем бирүче оешма директорлары, туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының зона семинар-киңәшмәсе узды.
Иң элек гимназия директоры Гөлинә Рөстәмовна укытучылар һәм укучылар белән эшне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәктәптә балаларга белем бирү үзенчәлекләре, бу юнәлештә укытучылар алдына куелган бурычлар турында сөйләде. Шуннан соң килгән кунакларга “Киләчәккә билет. Мисаллар чишү”, “Тел һәм тарих”, “Сүзләрнең төркемнәргә бүленеше” темаларына тирән мәгънәле мультилингваль дәресләр күрсәтелде. Үзидарә укучылары музейлар эшчәнлеге белән таныштырды. 6 нчы А сыйныфы бөек шәхесебез Г.Тукайның “Шүрәле” әсәреннән сәхнәләштерелгән өзек тәкъдим итте.
Семинарда катнашучылар киңәшмәнең файдалы булуын, югары дәрәҗәдә үтүен ассызыклап уздылар. Әлеге чараны уздыруда өлеш керткән һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез!
К списку новостей