Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
новости Осиновской гимназии
Галим белән очрашу
Опубликовано: 21.02.2013
Галим белән очрашу.
21 нче февраль – Халыкара телләр көне. Шушы уңайдан гимназиябез Зәкиев Мирфатыйх Зәки улы, Татарстан һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты, лингвистик фәннәрнең Россия академиясе һәм аның президиум әгъзасы белән очрашу үткәрде. Очрашуны укучылар чыгышы белән башлап җибәрдек. Концерт номерлары вактытында алкышлар туктамады.
Алкышлардан соң сүзне кунагыбыз Зәкиев Мирфатыйх Зәки улына бирдек. Ул үз чыгышында телләр тарихы, халыкара әһәмияте, үсеше, киләчәге турында укучыларга мөһим мәгълүмат бирде. Халкыбызның, милләтебезнең киләчәге, телебезнең үсешенә һәм яшәешенә басым ясап сөйләде. Галимнәребезнең хезмәтләре,киләчәккә планнары турында да сөйләп узды.
Очрашуга гимназиябезнең үз укучылары гына түгел,ә күрше Карпов лицееннан да татар теле укытучылары һәм укучылар чакырылды.
Галимебез чыгышыннан соң укучылар сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.Зәкиев барлык сорауларга да тирән эчтәлекле җаваплар бирде.
Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев мәктәп китапханәсен тулыландыру нигезеннән чыгып үз хезмәтләрен бүләк итеп калдырды.
Чакырылган кунагыбызга, галимнәребезгә киләчәктә дә исәнлек,иҗади уңышлар телибез!
Очрашуыбызны Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамлау – телебезне саклап калу ул!
Телебезне саклау- барыбызның да изге бурычы!
Фоторепортаж:
Галим белән очрашу






