Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
| Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
| E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 496 |
| У нас учат: | 39 |
новости Осиновской гимназии
Юбилеегыз котлы булсын, хөрмәтле Зөлфия Габделхаковна!
Опубликовано: 17.03.2012Мәктәбебездә зур бәйрәм – күп еллар үз тормышын укучыларны белемле һәм тәрбияле итү, аларда туган телгә мәхәббәт үстерүгә багышлаган кадерле һәм яраткан укытучыбыз, күпләр өчен үрнәк остаз Габделхәева Зөлфия Габделхак кызының гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.
Әлеге уңайдан, юбилярны туган көне белән котлау өчен, мәктәбебез укытучылары бүген бергә җыелып, күңел түрләреннән чыккан җылы теләкләрен җиткерде.
Сезне тагын бер кат шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмегез белән, җан тибрәлешегез яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнегез белән котлыйбыз!
60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләрегездә нур уйнап торганда, сезнең өчен ул – гомерегезнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр.
Сезгә бездән бер теләк – саулык, ә тән сихәтлеге ул – озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелегездәге илаһи нур тамчысы да.
Киләчәктә балаларыгыз һәм оныкларыгыздан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.
Шатлык тулы якты көннәр
Сезгә гел юлдаш булсын,
Бүгенге матур мизгелләр
Гел кабатланып торсын!
Күңелегез - гел игелектә,
Сокланып һич туймыйбыз,
Юбилей-бәйрәмегез белән
Чын күңелдән котлыйбыз!
Иң изге теләкләр белән, гимназия администрациясе, укытучылары һәм хезмәткәрләре коллективы.
К списку новостей






