Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 496 |
У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Тыюлыклар юбилеена багышланган кичә 07.03.2017
4а, 2в сыйныф укучылары Осиново авыл китапханәсендә илебездә тыюлыклар оештырылуга 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән кичәдә катнаштылар. Китапханә хезмәткәрләре балаларга бик күп кызыклы мәгълүмат җиткерделәр. Укучылар да Раифа тыюлыгына барулары, аннан алган тәэсирләре турында сөйләделәр. Соңыннан, бергәләп, тыюлыкларга котлау открыткалары яздылар.
-
Безнең Кызыл китап 07.03.2017
Осиново гимназиясенең 4а сыйныф укучылары сыйныф сәгатьләрендә, әйләнә – тирәне өйрәнү дәресләрендә экологик темаларга бик күп чаралар, әңгәмәләр үткәрәләр. Күптән түгел укучылар үз куллары белән Кызыл китаплар ясадылар. Әлбәттә, бу эшне башкарыр алдыннан аларга күп укырга, мәгълүмат җыярга кирәк булды. Нәтиҗәдә, бик кызыклы хезмәтләр килеп чыкты. Үзләре башкарган файдалы, кызыклы һәм мөһим эш балаларга бик ошады.
-
“Фестиваль трех языков " 07.03.2017
Внеклассное мероприятие “Фестиваль трех языков " в 6а классе провели учителя английского языка Фатыхова Л.З., Еремеева В.Н.. Ученики рассказывали стихи, пели песни на английском, русском и татарском языках, показали инсценировку отрывка из сказки «Шурале» на английском языке и принимали активное участие в викторине. Мероприятие было направлено как на повышение интереса у учащихся к изучению иностранного языка, так и на привитие любви к родному языку и воспитание уважения к другим языкам.
-
Ягез әле, кызлар! 05.03.2017
03.03.17.гимназиянең башлангыч сыйныфларның кызлары “Ягез әле, кызлар!” мәктәп бәйгесендә катнаштылар. Кызлар үз-ара көч сынаштылар, өлгерлекләрен күрсәттеләр.
Төрле бәйге-уеннарда кызлар булдыклы икәнлеген исбатладылар. Бәйге бик җанлы һәм күңелле узды. Афәрин, кызлар!
Педагог-оештыручы: Магизова Н.Х.
-
Хуш,Әлифба! 05.03.2017
03.03.17.гимназиянең беренче сыйныф укучылары беренче дәреслекләре белән саубуллашу бәйрәме уздырдылар. Бәйрәмдә укучылар нәрсәләргә өйрәнгәннәрен сөйләп күрсәттеләр, матур җырлар һәм шигырьләр башкардылар.
Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,
Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме!
-
Туган көнегез белән! 02.03.2017
01.03.17. гимназиянең география һәм җәмгыять белеме укытучысы Галиева Гөлнара Шайхулла кызы бүген зур юбилеен билгели.
Олы йөрәк –бик зур байлык, диләр,
Бармы җирдә Сезгә тиң кешеләр?
Гел күбәйсен кылган изгелекләр,
Яратсыннар Сезне фәрештәләр!
Зур юбилеегыз котлы булсын,
Өйләр кояш нурларына чумсын,
Сәламәтлек көннән-көн өстәлсен,
Бәхет инешләре тулып аксын!
-
И туган тел, и матур тел… 28.02.2017
21 нче февраль илебездә «Туган тел көне» буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан 3 а сыйныф укучылары «И туган тел, и матур тел» дип аталган чара үткәрделэр. Укытучылары Миннуллина Г.Р. бу истәлекле көннен килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Туган телне өйрәнүнең кеше тормышында зур урын алып торуы хакында сөйләштеләр. Чара барышында укучылар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, жырлар башкардылар. Кичә китапханәдә дәвам итте.
-
Али баба һәм өч карак 28.02.2017
27 февраль көнне 3 в сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән Яшел Үзән шәһәренә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары тарфыннан уйналган *Али баба Һәм 3 карак* исемле спектакль карарга бардылар. Укучыларга сәхнә бизәлеше, артистларның костюмнары , әсәрнең эчтәлеге бик ошады.Бу әсәрдән алар намуслы, тырыш булырга кирәклеген аң лап ,үзләренә сабак алдылар.
-
“И минем җандай кадерлем, И җылы, тере телем!” (Х.Туфан) 28.02.2017
22 нче февраль көнне гимназиябездә Халыкара туган тел уңаеннан 6 нчы сыйныф укучылары өчен әдәби чара үткәрелде. Әлеге чараның максаты - укучыларда туган телгә игътибарлылык, хөрмәт, ярату, кызыксыну уяту; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү; татар телендә дөрес һәм матур итеп сөйләшүгә юнәлеш бирү.
-
«Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, Үлгәннән соң да үлмәслек булсын!» 27.02.2017
21 нче февраль көнне Яшел Үзән шәһәренең 14 нче лицеенда патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Жәлилнең тууына 111 ел тулу уңаеннан муниципаль шигырь уку бәйгесе үткәрелде. Ярышта катнашучы балаларның барысы да шигырьләрне образга кереп башкара алдылар. Гимназиябезнең 3 нче сыйныф укучысы Шәйхетдинов Илшат, 7 нче сыйныф укучысы Гыйззәтуллина Илһамия, 9 нчы сыйныф укучысы Нуриев Адель да мәртәбәле жюри алдында уңышлы чыгыш ясады. Бәйрәм, онытылмаслык булып, югары дәрәҗәдә үтте.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Корманова Г.Х.