Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422527, Республика Татарстан, Зеленодольский район, село Осиново, улица 40 лет Победы, дом 5, помещение 1000Н |
Телефон: | +7(843)-716-69-11 |
E-Mail: | govtatar\Gos.Zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Осиновская гимназия им. С.К Гиматдинова ЗМР РТ" |
Руководитель: | Саттарова Гелиня Растямовна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 496 |
У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Осиновская гимназия имени С.К Гиматдинова Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Табышмаклар кичәсе 10.04.2017
“Мин татарча сөйләшәм “ акциясе кысаларында Чанышова Ф.Х. 2 а сыйныф укучылары белән “Табышмаклар “ кичәсе үткәрде. Укучылар төрле табышмакларга җавап эзләделәр. Үзләре дә табышмаклар уйлап чыгардылар. Рәсем ясау буенча да көч сынаштылар. Кичә бик күңелле үтте. Балалар күңелендә татар теленә хөрмәт, ихтирам хисләре, телебезне тагында тирәнтен өйрәнергә дигән теләк уятты бу кичә.
-
“Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” 10.04.2017
7 нче б сыйныфы да “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенә кушылды. “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” исеме астында үткәрелгән әдәби чара һәрберебезнең күңеленә хуш килде. Укучылар үзара тел турында мәкальләр, табышмаклар әйтештеләр, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.Без татар телебез белән горурланабы. Телебезнең язмышы- ышанычлы кулларда!
-
Уйнагыз, гармуннар -2017 09.04.2017
07.04.17.гимназия укучысы Миннуллин Айваз Яшел Үзәндә II төбәкара “Уйнагыз, гармуннар!” фестиваль-конкурсында катнашып IV урын алды. Без Айвазны җиңү белән котлыйбыз, тагын да зуррак уңышлар телибез! Афәрин!
Бу музыкаль фестиваль Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты ярдәмендә икенче ел Яшел Үзәннең 1-нче лицеендә оештырыла.
-
Поздравляем! 09.04.2017
На базе гимназии №10 г.Зеленодольска была проведена муниципальная научно-практическая конференция по геологии. Учащиеся 3-6 классов могли принять участие в номинации «Прикладное творчество. Поделки и рисунки геологической направленности».
Среди множества работ поделки и рисунки наших учащихся заняли призовые места: Мингалиев Сирень, Лобаченко Диана, Ахунова Гузель – 3 место. Гаязова Айзиля – 1 место.
Учитель географии Мустафина Э.М.
-
Балалар бакчасында 06.04.2017
3а сыйныфы укучылары һәм сыйныйф җитәкчеләре Миннуллина Г.Р "Васильки" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме белән "Мин татарча сөйләшәм" дигән чара үткәрделәр. Укучылар татарча шигырьләр, җырлар башкардылар .Нәниләр белән уйнарга берничә татар халык уены("Гөлбану", " Тимербай", "Кемдә йөзек йөгереп чык") әзерләделәр. Нуруллина Гөлия апалары җитәкләгән бу төркемдә 3а сыйныфы укучылары гел татарча гына сөйләштеләр. Әмир, Амирхан, Камилә татарча табышмаклар дә әзерләделәр.Кичә бик күңелле һәм файдалы да булды.
-
«ГӘҖИТ ЧЫГАРУ» 05.04.2017
1 НЧЕ АПРЕЛЬ КӨННЕ 6Б СЫЙНЫФЫ УКУЧЫЛАРЫ «МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ» АКЦИЯСЕНӘ КАРАТА ГӘҖИТ ЧЫГАРДЫ. ШУЛ РӘВЕШЛЕ БАЛАЛАРДА ТАТАР РУХЫ, ТАТАТ ТЕЛЕНӘ КЫЗЫКСЫНУ ҺӘМ ХӨРМӘТ АРТТЫ.
-
Музыкаль гаилә – 2017 05.04.2017
04.04.17. гимназиядә “Музыкаль гаилә – 2017” әдәби-музыкаль кичәсе узды.
Кичә барышында 8 гаилә төрле номинацияләргә ия булдылар: Минуллиннар гаиләсе (1а) – “Иң белемле гаилә”, Зариповлар гаиләсе (3в) –“Иң тәрбияле гаилә”, Масаевлар гаиләсе (3в)–“Иң шаян гаилә”, Рахимовлар гаиләсе (3а) –“Иң актив гаилә”, Миннуллиннар гаиләсе (3а) – “Иң иҗади гаилә”, Фәхретдиновлар гаиләсе (3а)–“Иң сөйкемле гаилә”, Хакимзяновлар гаиләсе (3а)–“Иң оста җырчылар”, Беляевлар гаиләсе (3б) –“ Музыкаль гаилә – 2017”! Афәрин, дуслар!
Гаилә командалары төрле биремнәрдә көчләрен сынадылар: музыка коралларын тавышыннан тануда, игътибарлылыкта, концерт чыгыш ясауда һ.б. Кичәбез бик җанлы һәм күңелле үтте!
Музыка укытучысы: Магизова Н.Х.
-
Зеленодольску-85 лет! 05.04.2017
5 апреля 2017 года в гимназии прошла выставка декоративно-прикладного творчества учащихся и оформлен стенд фотографий «Зеленодольску – 85 лет!». Активное участие в оформлении приняли учащиеся всех классов.
-
Язгы концерт гимназиядә 05.04.2017
05.04.17. гимназиядә, сәнгать атналыгы кысаларында , “Тамчы” төркеме “Язгы концерт” оештырды. Балалар мәктәп турында шигырьләр, мәзәкләр һәм күңелле җырлар башкардылар.
Укучылар төрле өлкәдә үзләрнең осталыкларын күрсәттеләр. Тамашачылар концертны бик ошаттылар, яңа концерт программаны көтеп калдылар.
Музыка укытучысы: Магизова Н.Х.
-
Мин татарча сөйләшәм-2017 03.04.2017
Гимназиябездә “Мин татарча сөйләшәм” дигән акция барышында 5 а сыйныфы укучылары белән 30 нчы март көнне кибетләргә бардык. Кибетләрдә хезмәткәрләр һәм сатып алучылар белән татар телендә аралаштык.Укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар табылды. Акция дәвам итә.