МБОУ «Молвинская основная общеобразовательная школа» Зеленодольского муниципального района РТ / "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Мулла Иле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422513, с. Молвино, ул. Новая, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-712-41-48 |
| E-Mail: | Smolv.Zel@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Молвинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Кабиров Фанис Дамирович |
| Год основания учреждения: | 1901 |
| У нас учатся: | 22 учащихся / 7 воспитанников |
| У нас учат: | 11 учителей / 2 воспитателя |
МБОУ «Молвинская основная общеобразовательная школа» Зеленодольского муниципального района РТ / "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Мулла Иле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Бәйрәм белән! 08.03.2016

Кадерле кызлар, апалар, әниләр!
Сезне язның иң беренче, иң күңелле бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән тәбрик итәбез!
Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Бүген безнең илдә, күптәннән килгән традиция буенча, мәхәббәт, игелек, аналарга һәм хатын-кызларга карата тирән ихтирам хисләре тантана итә. Милләтенә, диненә, яшенә, социаль хәленә карамастан, без барча гүзәл затларыбызга дан җырлыйбыз һәм кадер-хөрмәт күрсәтәбез. Сезнең җир йөзендәге бөек вазыйфагызны Аллаһ Тәгалә үзе билгеләгән – бала тудыру, кешелекнең яшәешен дәвам итү, гүзәллек, гармония һәм камиллек идеалларына хезмәт итү.
Шагыйрьләр, рәссамнар, философлар хатын-кызга карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен белдерү өчен иң назлы сүзләр, иң җете төсләр тапканнар, иң акыллы фикерләр әйткәннәр. Хатын-кыз образларында иҗатка илһамландыручы гүзәл алиһәләрне гәүдәләндергәннәр, тылсымлы планеталарга һәм күңелне җилкендереп янучы йолдызларга алар исемен биргәннәр. Бүген, егерме беренче гасырда - космик тизлекләр чорында да без, нәкъ элеккечә, сезгә ихластан сокланып, дулкынланып карыйбыз.
Без һәммәбез "әни” дигән изге сүзне ихтирам белән телгә алабыз. Ана сөте белән кергән әхлакый кыйммәтләрне, ана теле белән кергән тиңсез рухи хәзинәне без гомер буе күңелебездә саклап, балаларыбызга, оныкларыбызга бүләк итеп тапшырабыз. Кадерле хатын-кызларыбыз, безне - дус халык, күпмилләтле бердәм ил иткән буыннар дәвамчылыгы нәкъ менә сезнең тырышлык белән гамәлгә аша.
Гасырлар буена хатын-кызның гүзәл һәм серле образы меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сурәтләнми калган кебек тоела. Бу мәңге шулай булачак, чөнки сезнең гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк.Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, тормышыгыз шатлык белән тулсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен!
-
Әниләрне котладылар 04.03.2016

Бүген 1 нче сыйныф укучылары кунакка әниләрен чакырдылар. Әлифба дәреслеге белән саубуллаштылар, 8 март бәйрәме белән тәбрикләп, әниләренә бүләкләрен тапшырдылар, җырлар-шигырьләр бүләк иттеләр.
-
Җәмгыять белеменнән сынап карау имтиханы 02.03.2016

Бүген сайлап алу имтиханыннан җәмгыять белемен сайлаган укучылар сынап карау имтиханын эшләделәр. Имтиханнарга бик аз вакыт калып бара шул. Уңышлар сезгә!
-
Казанга сәяхәт 27.02.2016

Бүген укучыларыбыз әти-әниләр җитәкчелегендә Галиәскәр Камал театрында булып кайттылар. Спектакль барсының да күңеленә хуш килде.
-
Сынап карау имтиханы 27.02.2016

Бүген 9 сыйныф укучылары биологиядән сынап карау имтиханы эшләделәр.
-
Волейбол ярышы 22.02.2016

Бүген өлкән хатын-кызлар, студент кызлар һәм мәктәп кызлар командасы арасында волейбол ярышлары узды. Кызларыбыз ике команданы да җиңделәр. Молодцы!
-
Халыкара телләр көне 20.02.2016

21 нче февральдә кешелек дөньясы ЮНЕСКО инициативасы белән алтынчы ел рәттән Халыкара телләр көнен билгеләп үтә.. Бу көн Татарстанда Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын үтәү кысаларында уза. Шуңа да туган телебезне саклау бүген безнең алда торган иң зур бурычларның берсе.Чөнки телебез бетсә,татар дигән милләт тә бетәчәк. Туган телебезне, милләтебезне саклау-безнең бурычыбыз. Туган телгә бер генә көн түгел, бөтен гомер бирелергә тиеш. Безнең тел үле тел түгел ул. Ул-яшәү теле. Без шул телдә уйларга,аңларга,аралашырга тиешбез. “Бүген минем туган телем үлә икән,мин үләргә әзер иртәгә”,-дип әйтүе белән Рәсүл Гамзатов мең хаклы.
Туган тел –ул безнең балачагыбыз,гаиләбез,җәмгыятьтәге беренче аралашу телебез. Шуңа да саклыйк,хөрмәт итик ,чит сүзләр белән буямыйк аны.
Бүген мәктәпкә бер телдә шигырь сөйләмичә керү мөмкин түгел иде. Укучылар молодцы, күп шигырьләр беләләр икән.
-
"Җырым белән җиңдем дошманны..." 15.02.2016

Бүген мәктәптә татар халкының каһарман шагыйре Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуны билгеләп үттеләр.
-
Әфган - йөрәгем ярасы... 15.02.2016

Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 25 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә. Шушы көндә минем күңелгә әллә нинди каршылыклы уйлар килә. Бу куркыныч вакыйгага ниләр сәбәпче булган соң ?..
Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч! Сугыш бервакытта да үлемсез генә булмаган. Әфган сугышы да күп югалтулар китерә. Саннар уйланырга мәҗбүр итә... Дөрес, гадел, кирәкле сугыш булган ул, диярлек түгел инде аны!..
Сугыш 9 ел 1 ай 19 көн дәвам итә. Шушы сугышта Татарстаннан 9570 кеше катнаша, 260 сугышчы һәлак була, 233 е - инвалид, 546 сы яралана, контузия ала. Әлеге саннарны безнең онытырга хакыбыз юк. Чөнки алар - безнең ватандашар, якташлар. Әле ярый ла сугыштан исән кайтучылар бар. "Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел”, - дигән борынгы бабаларыбыз. Әфган сугышында ил кушканны, хәрби бурычын үтәүчеләрне һәрчак хәтердә сакларга тиеш без.
Әфган сугышы барлык милләт кешеләре өчен дә уртак. Һәр шәһәр, район, авылга кагылган аның рәхимсез җиле. Күп йортларга кергән аның кайгысы. Бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти-әниләренә гомерлек кайгы китерде. Исән-сау кайтучылар бәхетле, тик шулай да аларның да матур еллары сугышта үткән, ул көннәр тормышларында иң авыр хатирәләр булып калырлар.
Сугышта катнашучылар гына түгел, бүгенге яшьләр һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Көннәр тыныч, күкләребез аяз булып, атыш, шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде. Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын!
-
"Бүген дә уңалмаган яра..." дәрес-әңгәмәләр 30.01.2016

Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала. Төп-төгәл 871 көн (1941нең 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварынача) дәвам иткән әлеге мәхшәрнең кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Дәһшәтле 1941 елның 8 сентябрендә камалышта калган ленинградчыларның 900 көнгә якын барган көрәшен, мөгаен, тарихчыларыбыз да бәян итеп бетерә алмый торгандыр. Лениград блокадасы 2 миллионнан артык кешенең гомерен кисә. Блокада башланганда Лениградтта ике миллион ярым кеше яшәгән, шуларның 400 меңе - балалар. 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград шәһәре тулысынча немец гаскәрләреннән азат ителә.














