муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей №14» Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422544, РТ, Зеленодольский район, г. Зеленодольск, ул. Тургенева, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-715-54-35 |
| E-Mail: | Licey.14@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей №14" ЗМР РТ |
| Руководитель: | Купоросова Ольга Владимировна |
| Год основания учреждения: | 1963 |
| У нас учатся: | 933 ученика, из них иностранных граждан - 11 |
| У нас учат: | 44 педагога |
Новости лицея №14
Гаилә тәрбиясе-милләтебезнең киләчәге.
Опубликовано: 27.11.2014Башта кичәбезне башлап җибәрү өчен сүз мәктәп җитәкчесе Идрисова Әлфинур Нури кызына бирелде. Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Газимҗанова Гөлнара Гарифҗан кызы әти-әниләрне укучыларыбызның уңышлары белән таныштырды.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Гүзәлия Фәрит кызы “Бала тәрбияләүдә гаиләнең роле” дигән темага чыгыш ясап, мәктәп белән гаиләнең бәйләнеше ныгый барган саен, балаларыбыз тәрбиялерәк, уңышларыбыз да зуррак булуына басым ясады.
Кичәбезне дәвам итеп, укытучыбыз Һидиятова Резедә Әнвәр кызы җитәкләгән “Сәхнә” түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз кунакларны үзләренең моңлы җырлары,күңел кылларын тибрәтүче шигырьләре белән таң калдырдылар. Очрашуыбыз ахырында әти-әниләребез үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, “балаларыбыз киләчәктә дә туган телләрен онытмасыннар иде” дигән теләктә калдылар.
К списку новостей












