МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
E-Mail: | Skug.Zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 31 |
У нас учат: | 11 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
Күренекле галим Гомәр Саттаровның эшчәнлегенә һәм әдәби иҗатына багышланган фәнни - гамәли конференциясе 12.03.2014
Яшел Үзән районының Мулла иле урта белем бирү мәктәбендә күренекле галим Гомәр Саттаровның эшчәнлегенә һәм әдәби иҗатына багышланган фәнни - гамәли конференция булып узды.Шушы конференциядә 8 нче сыйныф укучысы Әхмәтшина Эльвина,7 нче сыйныф укучысы Хаялиев Алмаз,9 нчы сыйныф укучысы Әхмәтшина Зөлфия катнаштылар һәм мактаулы урыннарга лаек булдылар.Афәрин.
-
"Аҗаган" уеннары 10.03.2014
Бүген мәктәптә укучылар "Аҗаган" уеннарында актив катнаштылар. Кызлар һәм егетләр үзләрен пневматик автоматны сүтү,җыю,ату, турникта күтәрелү,мина эзләү һәм башка төрле уеннарда көч сынадылар.Бәйрәм коймак,чәй эчү белән тәмамланды.
-
Дәү әни һәм онык бәйгесе. 07.03.2014
Ак әбиләр бер елмайса,
Үсә күңел офыклары.
Яннарында уйнап йөри,
Яраткан оныклары.
Мәктәбебездә "Дәү әни һәм онык" бәйгесе булып узды. Бәйгенең максаты;Газиз дәү әниләргә мәхәббәт,игътибарлы мөнәсәбәт,шәфкатьлелек хисләре,гаилә традицияләренә ихтирам тәрбияләү иде.Бәйрәм рәхәтләнеп ял итү кичәсе дә булды..Оныклар үзләренең дәү әниләре белән берлектә көч сынаштылар,бер - берсенә ягымлы сүзләр әйттеләр.Балалар әниләргә, дәү әниләргә багышлап җырлар җырладылар,биюләр биеделәр.
-
Жуковские чтения 27.02.2014
27 февраля 2014 года в лицее №9 им. А.С.Пушкина прошла межшкольная научно - практическая конференция учащихся "Жуковские чтения". В этой конференцие ученик 8 класса Валиахметов Нафис занял 1 место,ученица 6 класса Юсупова Диана 1 место,ученица 6 класса Ахметшина Альбина 3 место, ученик 7 класса Хаялиев Алмаз 3 место. Молодцы!
-
Әлифба бәйрәме 26.02.2014
-
23 февраль
23.02.2014
23 февраль - ул Ватан сагында торучылар,хәрби хезмәтне үтәүчеләр һәм әле беренче адымнарын атлап килүче яраткан улларыбыз,ирләр,әтиләр,абыйлар көне. Бүген без батырларча ил чикләребезне яклаган һәм хәзер дә яклап торучы,хәрби бурычларына тугрылыклы калучыларны олылыйбыз.Сезгә һәрчак бүгенгедәй матур,терәк булуны,сәламәт яшәүне,бәхеткә ирешүне,тынычлык,"4" һәм "5" билгеләренә укуыгызны телибез.
-
Ватанны саклаучылар көне. 22.02.2014
Бүген 23 нче февральгә,Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә үткәрелде.Бәйрәмгә әтиләр,бабайлар,абыйлар чакырылды.1-9 сыйныф укучылары кадерле кешеләренә матур сүзләр,патриотик җырлар,биюләр багышладылар.
Узган буын мирас биргән кебек
Йөрәкләрдә мәңге калырлык,
Без яшибез эшебез булсын диеп,
Килер буын искә алырлык.
-
21 февраль - Халыкара туган тел көне.
21.02.2014
21 февраль- Халыкара туган тел көне.Мәктәбебездә туган тел көненә багышланган чаралар үткәрелде.
-
Татар халкының герой - шагыйре Муса Җәлилгә 108 яшь 15.02.2014
"Туган ил хакына,
Туган җир хакына
Мусалар башларын салдылар.
Без илдә үссен дип,
Иделдә йөзсен дип,
Мәңгегә чит илдә калдылар."
15 нче февраль көнне мәктәбебездә татар халкының герой - шагыйре Муса Җәлилнең тууына 108 ел тулуга багышланган әдәби - музыкаль кичә булды.
-
"Нәрсә ул бәхет?" Ачык сыйныф сәгате 12.02.2014
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Исмагилова Э.Р. 8 нче сыйныф укучылары белән берлектә "Нәрсә ул бәхет? дип исемләнгән тема астында ачык сыйныф сәгате күрсәттеләр. Сыйныф сәгатенең максаты:Укучыларның нәрсә ул бәхет? дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү.Укучыларны үз фикерләрен ачык,матур итеп башкаларга җиткерә,дәлилләп күрсәтә белүләренә ирешү.
Бәхет турындагы әңгәмә беркемне дә битараф калдырмады.Чөнки барыбызның да бәхетле буласы килә.