МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
| Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
| E-Mail: | Skug.Zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 28 |
| У нас учат: | 10 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Дәү әни һәм онык бәйгесе. 07.03.2014

Ак әбиләр бер елмайса,
Үсә күңел офыклары.
Яннарында уйнап йөри,
Яраткан оныклары.
Мәктәбебездә "Дәү әни һәм онык" бәйгесе булып узды. Бәйгенең максаты;Газиз дәү әниләргә мәхәббәт,игътибарлы мөнәсәбәт,шәфкатьлелек хисләре,гаилә традицияләренә ихтирам тәрбияләү иде.Бәйрәм рәхәтләнеп ял итү кичәсе дә булды..Оныклар үзләренең дәү әниләре белән берлектә көч сынаштылар,бер - берсенә ягымлы сүзләр әйттеләр.Балалар әниләргә, дәү әниләргә багышлап җырлар җырладылар,биюләр биеделәр.
-
Жуковские чтения 27.02.2014

27 февраля 2014 года в лицее №9 им. А.С.Пушкина прошла межшкольная научно - практическая конференция учащихся "Жуковские чтения". В этой конференцие ученик 8 класса Валиахметов Нафис занял 1 место,ученица 6 класса Юсупова Диана 1 место,ученица 6 класса Ахметшина Альбина 3 место, ученик 7 класса Хаялиев Алмаз 3 место. Молодцы!
-
Әлифба бәйрәме 26.02.2014

-
23 февраль
23.02.2014
23 февраль - ул Ватан сагында торучылар,хәрби хезмәтне үтәүчеләр һәм әле беренче адымнарын атлап килүче яраткан улларыбыз,ирләр,әтиләр,абыйлар көне. Бүген без батырларча ил чикләребезне яклаган һәм хәзер дә яклап торучы,хәрби бурычларына тугрылыклы калучыларны олылыйбыз.Сезгә һәрчак бүгенгедәй матур,терәк булуны,сәламәт яшәүне,бәхеткә ирешүне,тынычлык,"4" һәм "5" билгеләренә укуыгызны телибез.
-
Ватанны саклаучылар көне. 22.02.2014

Бүген 23 нче февральгә,Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә үткәрелде.Бәйрәмгә әтиләр,бабайлар,абыйлар чакырылды.1-9 сыйныф укучылары кадерле кешеләренә матур сүзләр,патриотик җырлар,биюләр багышладылар.
Узган буын мирас биргән кебек
Йөрәкләрдә мәңге калырлык,
Без яшибез эшебез булсын диеп,
Килер буын искә алырлык.
-
21 февраль - Халыкара туган тел көне.
21.02.2014
21 февраль- Халыкара туган тел көне.Мәктәбебездә туган тел көненә багышланган чаралар үткәрелде.
-
Татар халкының герой - шагыйре Муса Җәлилгә 108 яшь 15.02.2014

"Туган ил хакына,
Туган җир хакына
Мусалар башларын салдылар.
Без илдә үссен дип,
Иделдә йөзсен дип,
Мәңгегә чит илдә калдылар."
15 нче февраль көнне мәктәбебездә татар халкының герой - шагыйре Муса Җәлилнең тууына 108 ел тулуга багышланган әдәби - музыкаль кичә булды.
-
"Нәрсә ул бәхет?" Ачык сыйныф сәгате 12.02.2014

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Исмагилова Э.Р. 8 нче сыйныф укучылары белән берлектә "Нәрсә ул бәхет? дип исемләнгән тема астында ачык сыйныф сәгате күрсәттеләр. Сыйныф сәгатенең максаты:Укучыларның нәрсә ул бәхет? дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү.Укучыларны үз фикерләрен ачык,матур итеп башкаларга җиткерә,дәлилләп күрсәтә белүләренә ирешү.
Бәхет турындагы әңгәмә беркемне дә битараф калдырмады.Чөнки барыбызның да бәхетле буласы килә.
-
Район җитәкчелеге белән үткәрелгән ата -аталар җыелышы 04.02.2014

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары В.Р.Сафина һәм Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Ф.Н.Шәмсиев һәм Җирле үзидарә башлыгы И.Г.Нутфуллин катнашында Күгеш урта мәктәбендә ата - аналар җыелылышы булып узды.Ата - аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар һәм үзләренең фикерләрен җиткерделәр.
-
Тормышта һәрвакыт сайлау мөмкинлеге бар 03.02.2014

3 нче февральдә Технология укытучысы Т.Н.Яруллина җитәкчелегендә 9 сыйныф укучылары "Тормышта һәрвакыт сайлау мөмкинлеге бар" дип исемләнгән тема астында ачык сыйныф сәгате күрсәттеләр. Тәрбия сәгатенең максаты: яшүсмерләргә тормышта дөрес карар кабул итүнең әһәмиятен аңлату, башкаларның йогынтысына бирешмәскә өйрәтү. Бурычлары: 1)Карар кабул итүнең төрле ысуллары белән таныштыру. 2) Карар кабул итүгә йогынты ясаучы факторларны билгеләү. 3)Укучыларның активлыгын арттыру, лидерлык сыйфатларын үстерү.









