муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 5 нче гимназиясе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422550, РТ, г. Зеленодольск, ул. Гоголя, дом 60 |
Телефон: | +7(84371) 533-08 |
E-Mail: | Gimnaziya.5@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №5 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Нуриева Гюзелия Наилевна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 591 учащихся |
У нас учат: | 45 учителей |
Новости гимназии №5
Шамов укулары.
Опубликовано: 20.03.2015Бу Укуларның беренче турына Татарстанның 15 районыннан, Яшел Үзән, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән 62 эш тәкъдим ителде. Икенче турга Казан федераль университеты, Татарстан фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, Язучылар берлеге тарафыннан шәрехләнгән эшләр үтте һәм укучылар икенче турда катнашу өчен, гимназиягә җыйналды.
Яшел Үзән муниципаль районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмә җитәкчесе Зәйнуллина Резеда Кәрим кызы Шамов укуларында катнашучы укучыларны беренче этапта җиңүләре белән котлады, Укулар барышында да уңышлар теләде.
Быелгы Укуларның үзенчәлеге шунда иде: һәйәт әгъзалары тәрҗемәчеләр остаханәсендә эшләгән укучыларны җиңүләре белән тәбрикләде. Укучылар үз чиратында тамаша кылучыларга үз иҗат җимешләрен тәкъдим итте.
“Шамовның иҗат мирасы”, “Татарстан Республикасының яшь язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты” остаханәсендә катнашучылар өчен бәйге дәвам итте. Укучылар берсеннән- берсе кызыклы реферат һәм проект эшләре якладылар һәм һәркайсы призлы урынга лаек дип табылды.
Язучының кызы Әлфия апа Шамованың чыгышын укучылар һәм укытучылар кызыксынып тыңладылар. Әтисенә карата булган җылы мөнәсәбәте, ихтирамы башкаларда да тирән хөрмәт уятты.
“Иҗат куәсе кайда яши?” дип аталган сөйләшү укучылар өчен аерым кызык һәм мактыргыч булды. Алар Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Кыям улы Аймәт, Рифат Сәлах, Татарстан китап нәшрияты баш редакторы Ленар Шәех иҗаты белән якынрак танышу мөмкинлегенә ия булдылар, әдипләрнең үзләре башкаруында шигырьләр тыңладылар.
Һәйәт әгъзалары укучыларның фәнни-эзләнү мөмкинлекләрен, язучы иҗатын өйрәнү дәрәҗәсен, фикерләү сәләтен, сорауларга төгәл җавап бирү, үз карашын җиткерә белүләрен югары бәяләделәр. Бу укулар киләчәктә дә дәвамлы булырга тиеш дигән нәтиҗә ясадылар.
К списку новостей