муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 5 нче гимназиясе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422550, РТ, г. Зеленодольск, ул. Гоголя, дом 60 |
Телефон: | +7(84371) 533-08 |
E-Mail: | Gimnaziya.5@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №5 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Нуриева Гюзелия Наилевна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 591 учащихся |
У нас учат: | 45 учителей |
Новости гимназии №5
"Ел укучысы" бәйгесе
Опубликовано: 05.03.20145 нче март көнне гимназия күләмендә “Ел укучысы” бәйгесе оештырылды. Бәйге 8-10 нчы сыйныфлар арасында үтте. Укучылар портфолио һәм визитка өлешендә үзләрен яклап чыгыш ясады. Бәйге өч этапка бүленгән иде: эрудитлар, иҗади һәм 2014 нче ел – Мәдәният елы уңаеннан, чыгыш әзерләргә кирәк булды. 7 укучы “Эрудит укучы” (Мөхәммәтшина Резедә 10 нчы А), “Иҗади шәхес”( Талипов Илназ 8 нче А), “Тамашачы күңелен яулаучы” (Мөхәммәтгалиева Алинә 10 нчы А), “Оста сөйләүче” (Хәйруллина Камилә 9 нчы Б), “Иң талантлы укучы” (Абдуллин Айнур 8 нче А), “Ел ачышы” (Хөсәенов Илнур 9 нчы А) номинацияләре өчен көрәште. Гимназиянең “Ел укучысы” исеменә барлык этапларны да уңышлы узып һәм 69 балл җыйган, 8 нче А сыйныфы укучысы Сафиуллин Салават лаек дип табылды. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды. Киләчәктә дә аларга уңышлар һәм яңа үрләргә ирешүләрен теләп калабыз.
К списку новостей