муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 5 нче гимназиясе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422550, РТ, г. Зеленодольск, ул. Гоголя, дом 60 |
| Телефон: | +7(84371) 533-08 |
| E-Mail: | Gimnaziya.5@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №5 ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Нуриева Гюзелия Наилевна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 591 учащихся |
| У нас учат: | 45 учителей |
Новости гимназии №5
Туган тел!
Опубликовано: 21.02.2026Туган тел! Аңардан да көчле, татлы, назлы тел бармы икән? Һәр халыкның туган теле – ул, иң элек, аның мәдәнияте, тарихи көзгесе, тормыш чыганагы һәм белем чишмәсе. 21 февраль халыкара туган тел көне уңаеннан Гимназиябездә 5-6 сыйныфлар өчен «Туган телем — иркә гөлем» дип исемләнгән туган тел бәйрәме узды. Китапханә хезмәткәре балаларны төрле видеоязмалар аша туган тел көне тарихы, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштырды. Балалар бик теләп татар халык уеннары уйнадылар, бәйгеләрдә катнаштылар, Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкиятен төрле телләрдә тыңладылар. Укучылар тартмачыкта яшерелгән татар халкының милли киемнәрен, бизәнү әйберләрен эзләп таптылар һәм әкиятләр дөньясындагы биремнәрдә дә сынатмадылар. Бәйрәмебез әлбәттә халкыбызның гимнына әверелгән Г. Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
#Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #КомандаВоспитанияРТ #ДеньРодногоЯзыкаНД #МинОбрНаукиРТ
Фоторепортаж:
Туган тел 2026!












