муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 5 нче гимназиясе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422550, РТ, г. Зеленодольск, ул. Гоголя, дом 60 |
Телефон: | +7(84371) 533-08 |
E-Mail: | Gimnaziya.5@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №5 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Нуриева Гюзелия Наилевна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 591 учащихся |
У нас учат: | 45 учителей |
Новости гимназии №5
Халыкара фашизм корбаннарын искә алу көне
Опубликовано: 15.09.202514 сентябрь-Халыкара фашизм корбаннарын искә алу көне.
Шул уңайдан буген 11 сыйныф укучыларына тарих укытучысы Светлана Мирхасовна, тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Алия Фиргатовна икенче бөтендөнья сугышының тарихи вакыйгаларын яктырттылар, Гитлер режимының фаҗигаләрен күрсәттеләр, хәзерге җәмгыятьтә экстремизмга һәм нәфрәткә каршы көрәшнең мөһимлеген ассызыкладылар.
Укытучы XX гасыр башы вакыйгалары, Германиядә нацистлар хәрәкәтенең барлыкка килүе, Гитлерның күрше илләргә каршы агрессиясе, Холокост һәм нацизм җинаятьләре турында сөйләде. Сугыш җинаятьләре хроникасын, концлагерь, шаһитлар хикәяләрен күрсәткән фильм фрагментлары күрсәтелде.
Фашизм кешелеккә зур газаплар һәм югалтулар китерде. Хаталар кабатланмасын өчен тарихны истә тоту, аның дәресләрен өйрәнү мөһим.
Яшьләр дискриминация һәм түземсезлекнең теләсә нинди формаларына каршы актив позиция күрсәтергә тиеш.
Шулай итеп, Халыкара фашизм корбаннарын искә алу көне яшь буынны гуманизм һәм тынычлык сөю рухында тәрбияләүгә ярдәм итүче мөһим вакыйга булып тора.
#Росдетцентр #НавигаторыСПО #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #ДеньПамятиНД
К списку новостей