• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Зеленодольский
  • Школы
  • муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан». «Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының 5 нче гимназиясе»гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе».

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 5 нче гимназиясе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422550, РТ, г. Зеленодольск, ул. Гоголя, дом 60
Телефон: +7(84371) 533-08
E-Mail: Gimnaziya.5@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия №5 ЗМР РТ"
Руководитель: Нуриева Гюзелия Наилевна
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 591 учащихся
У нас учат: 45 учителей

Новости гимназии №5

День знаний

Опубликовано: 01.09.2025

1 сентябрь – Белем көне, Белем бәйрәме. Бүген без беренче кыңгырау, туган мәктәп, сыйныфташларыбыз, олы йөрәкле укытучыларыбызны тагын бер кат искә алабыз.

Белем бәйрәме – балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Белемдә – бәхет, белемсезгә – дөнья ләхет, ди бит татар халык мәкале дә. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк!

Быел беренче мәртәбә парта артына утыручылар тырышып укысын, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсын. Кайгыртучан укытучыларыбызга изге эшләрендә уңышлар һәм сабырлык юлдаш булсын.

Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче балалар һәм, мәктәпне тәмамлап, белем алуның югарырак баскычына аяк басучы укучылар өчен әлеге көн аеруча да мөһим: бүгеннән алар тормышларының өр-яңа чорын башлыйлар дисәк тә, ялгыш булмас.

Әлеге катлаулы, ләкин шул ук вакытта мавыктыргыч дөнья сезнең барыгызны да шат елмаюлар, кызыклы танышулар һәм иң мөһиме–төпле белемнәре белән каршы алсын.

 ✈Белем дөньясына безнең «навигацияләр» символы булган самолетлар истә калды. Балачак навигаторлары кебек күккә очырылган бу кәгазь очкычлар безнең хыялларыбызны һәм өметләребезне болытларга алып китте. Һәр самолет - бу уку елында безне көткән яңа маҗарага адым.

Бүген безнең бәйрәмебезгә кадерле кунаклар килделәр - Зеленодольск муниципаль районы башлыгы, Зеленодольск шәһәре мэры - Афанасьев Михаил Павлович,  Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф идарәсе башлыгы - Афанасьева Раиса Валиевна, Зеленодольск шәһәре мөхтәсибе - Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин. 

Кадерле дуслар! Көзнең тәүге бәйрәме – 1 сентябрь сезнең барыгызга да муллык һәм иминлек алып килсен. Яңа уку елы күпсанлы ачышлар һәм югары нәтиҗәләргә бай булсын. Ил-көннәребез тыныч булсын ????



К списку новостей