муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 5 нче гимназиясе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422550, РТ, г. Зеленодольск, ул. Гоголя, дом 60 |
Телефон: | +7(84371) 533-08 |
E-Mail: | Gimnaziya.5@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №5 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Нуриева Гюзелия Наилевна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 591 учащихся |
У нас учат: | 45 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 5 нче гимназиясе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
30.03.2017
Бүген гимназиядә 10-11 нче сыйныф укучылары өчен профориентацион әңгәмә үткәрелде. Чыгарылыш укучылары белән КФУ галимәсе, педагогик фәннәр кандидаты доцент Лера Ахтямовна Камалова җанлы әңгәмә алып барды.
-
Шамов укулары.
22.03.2017
Шамов Укуларында катнашып, 2 нче турга үткән балалар исемлеге.
1. Исламова Гөлназ, 17 нче балалар бакчасы.
2. Шакирова Азалия, 22 нче балалар бакчасы.
3. Бәхтиярова Сәмирә, 23 нче балалар бакчасы.
4. Вәлиева Дәрия, 23 нче балалар бакчасы.
5. Гильманова Сәмирә, 32 нче балалар бакчасы.
6. Данченко Камал, 20 нче балалар бакчасы.
7. Гибадуллина Зәринә, 6 нчы балалар бакчасы.
8. Бариев Әнвәр, 15 нче балалар бакчасы.
9. 21 нче балалар бакчасы коллективы.
10. Васильево, 37 нче балалар бакчасы коллективы.
Игътибар! 2 нче турга үткән балалар 31 нче март көнне узачак бәйрәм концерты өлешенә җыела. Укулар сәгать 10 да башлана.
-
Регионара хезмәттәшлек 21.03.2017
Быел 5 нче гимназия регионара хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру максатыннан, Курган өлкәсе белән шартнамә төзеде. 13-19 нчы март көннәрендә шәһәребезнең 3 мәктәбеннән татар теле мөгаллимнәре Курган өлкәсенең Кетов районында урнашкан "Дуслык" профиль лагерында татар балаларына ана телен өйрәттеләр. Шулар арасында гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәләхова Зөлфирә Үрнәковна да бар иде. Укучылар һәм укытучылар үзара урнашкан туганлык җепләре турында смена беткәч тә озак сөйләштеләр. Чит илдә яшәгән милләттәшләребезнең балалары да туган телен өзелеп сөя икән. бу турыда дәресләргә карата булган теләк көче күп белдерә
-
Куркыныч боз 10.03.2017
-
1 нче март семинар 03.03.2017
1 нче март көнне гимназия укытучылары БиС технологиясенең "атасы" профессор Ф.Я. Вассерманның үзеннән "дәрес" алдылар. Галим белем бирү учреждениеләрендә сыйфатны күтәрү ысулларына, технологиянең асылына төшендерде.
-
Осталык дәресләре 03.03.2017
2 нче март көнне гимназия укучылары һәм укытучылары К.Нвасыйри исемендәге халыкара конференциядә осталык дәресләре бирделәр.
-
21 нче февралдә гимназиядә Туган телләр көне билгеләп үтелде 28.02.2017
Үз телеңдә сөйләшү, фикер алышу-ул зур бәхет. Телләр белгән илләр гизгзн ди, халык мәкале. Үз телеңне белмәсәң, башкалар сине хөрмәт итәр иде микән?
-
Информация о выставлении итоговых отметок за 9 класс
21.02.2017
В соответствии с приказом Министерства образования и науки Российской Федерации от 9 января 2017 г. № 3 «О внесении изменения в порядок заполнения, учета и выдачи аттестатов об основном общем и среднем общем образовании и их дубликатов, утвержденный приказом Министерства образования и науки Российской Федерации от 14 февраля 2014 г. № 115» итоговые отметки за 9 класс по русскому языку, математике и двум учебным предметам, сдаваемым по выбору обучающегося, определяются как среднее арифметическое годовой и экзаменационной отметок выпускника и выставляются в аттестат целыми числами в соответствии с правилами математического округления.
-
20 нче февраль көнне гимназия кысаларында "Ата йөрәге – таудан өлкән, Ана йөрәге – диңгездән тирән" дип аталган ата- аналар конференциясе узды 21.02.2017
Үз ана телеңдә белемалу авырмы, телеңне, динеңне, гореф- гадәтләрне ничек саклап калырга? Татар җәмәгатьчелеге шушы сорауларга җавап эзләде. Уңай тәҗрибә белән уртаклашты.
-
Лыжный марафон 13.02.2017
Гимназия укучылары барлык Яшел Үзәннең спорт сөючеләре белән бергә "Рәсәй чаңгы юллары- 2017" ярышында катнаштылар. Аеруча 3, 5, 6, 8 нче сыйныф укучылары активлык күрсәтте. Чаңгы ярышында катнашкан һәр укучыны җиңүче дип атасак та, ялгыш булмас, аларның кулларында- сертификат. Ярышчыларны кайнар чәй, ботка, коймак белән сыйладылар.