муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 5 нче гимназиясе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе"
Визитная карточка
Адрес: | 422550, РТ, г. Зеленодольск, ул. Гоголя, дом 60 |
Телефон: | +7(84371) 533-08 |
E-Mail: | gimnzel5@mail.ru, Gimnaziya.5@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №5 ЗМР РТ" |
Руководитель: | Нуриева Гюзелия Наилевна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 591 учащихся |
У нас учат: | 45 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №5 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан" "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы 5 нче гимназиясе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Гимназиядә Шамов Укулары 03.04.2019
Быел гимназиядә бишенче тапкыр регионара Шамов Укулары үткәрелде. Бәйгегә республикабызның 8 районыннан 132 эш кабул ителде. Икенче турга галимнәр тарафыннан сайлап алынган эшләр катнашу һәм бәйгедә кабат көч сынау мөмкинлеге алды. Укуларның быел үзенчәлекле бер матур ягы да бар. Регионнар белән хезмәттәшлек турында килешү нигезендә, быел да Курган өлкәсендә яшәүче татар балалары белән турыдан - туры эшләү мөмкинлеге булды. Шамов Укуларына Курганның үзеннән 15 эш килде. Шуларның 5 сы бик уңышлы дип табылды, призлы урыннарга лаек булды. Алар Шадрин, Шатров, Сафакүл районнарында яшәүче укучыларның хезмәт җимеше. Быел беренче тапкыр Чувашия Республикасынының Батыр районы 2 нче урта мәктәбе укучылары да эзләнү һәм тәрҗемә эшләре белән катнаштылар.
Гомумән алганда, Укуларның эчтәлеге дә азрак яңарган иде. Быел без Шамов иҗаты эзләре буенча барырга булдык. Шуңа күрә остаханәләребез дә үзгәрде. “Публицистика”, “Тәрҗемәче”, “Татар халык уен коралларында- татар халык көйләре”, “Заман шагыйре. Замана язучысы”остаханәләре шуны күз алдында тотып эшләнде. Олпат язучыларга алмашка килүче яшь язучыларыбызны пропагандалау- Укуларның алдына куелган тагын бер максаты. 3 остаханә шушы юнәлештә эшләде. “
Бәйгедә катнашучыларга бәяне мәртәбәле һәйәт бирде. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган укытучысы Мирхәйдәрова Әлфия Хәбировна; шагыйрь, «Иделем акчарлагы—2010» яшь язучылар конкурсының шигърият буенча Гран-при лауреаты, «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире Гыйләҗев Фәнил Фаил улы; филология фәннәре кандидаты, «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары Ханнанов Рамил Гомәр улы; язучы, журналист, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы.Әмирханов Марат Әмирхан улы; татар драматургы, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шайхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе Корбанов Рәфис Харис улы; филология фәннәре докторы, профессор, Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәгенең баш фәнни хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган фәнни эшлеклесеРәмиев Зөфәр Зәйни улы; филология фәннәре кандидаты, Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Сабитова Илһамия Исламетдин кызы; филология фәннәре докторы, доцент, Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Закирова Илсөяр Гамил кызы; язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе , Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Абдулла Алиш исемендәге Республика премиясе лауреатыГыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы; Татарстан китап нәшриятының әдәби мирас һәм фәнни – популяр әдәбият бүлеге мөхәррире Шакирова Рәмзия; Татарстан китап нәшриятының әдәби мирас һәм фәнни – популяр әдәбият бүлеге мөдире Камалиева Венера; КФУ доценты, РОССИЯ 1 ГТРК Татарстан каналы корреспонденты Мөршидә Җиһаншина; «Яшел Үзән» газетасының баш мөхәррире Завилевская Илсөя Мансур кызы; шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Төркия Язучылар берлегенең Намык Кемал исемендәге бүләге иясе Рифат Сәлах та да бар иде .“Иң матур шигырь” олстаханәсендә чыгыш ясаган балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр үзләре дә иң матур чәчәкләр кебек бәйгенең гүзәл бер бизәге булды.
-
Всероссийские проверочные работы 02.04.2019
С 1 по 25 апреля 2019 года пройдут Всероссийские проверочные работы для 2,3,4,5,6,7,10,1 классов.
-
Нәүрүз бәйрәме 23.03.2019
-
Гимназиядә 6 нчы тапкыр Хорлар ярышы үтте. 21.03.2019
-
Гимназиядә Бөтендөнья ШигЪрият көне үтте. 21.03.2019
Укучылар, беренче шагыйрә, шигырь уку баш миенең эшчәнлеген арттыруы турында да белделәр. Фатих Кәрим, Иван Крылов, Поль Мари Верлен, Уильям Шекспир,Булат Окуджава, Юлия Друнина шигырьләрен тыңладылар.
-
Уңышлар, кызлар! 20.03.2019
Илһам бәйгесенең икенче туры башланды.
-
Бүген 7 нче сыйныфлар һөнәр сайлау турында сөйләштеләр. 18.03.2019
Уңыш маршрутын сайлауда үзәкләштерелгән китапханә системасы хезмәткәрләре зур ярдәм күрсәтте. Әңгәмә аша теләк,булдырам, кирәк үзенчәлекләре аша үттеләр. Рәсәйдә булган 6000 һөнәрнең ничек кайсы сиңа туры килә, моны да белергә кирэк икән.
-
"Папа может все" 04.03.2019
Галиевлар гаиләсе "Папа может все" муниципаль конкурсында катнашып " Супер папа" номинациясенә лаек булдылар.
-
1 март – Халыкара гражданлык оборонасы көне! 01.03.2019
1972 елның 1 мартында төзелгән оешманың тарихы да кызыклы. Укучылар, янгыннар, табигать һәлакәтләре, террористик актлар, зур җимерүләргә, бәла-казаларга китерергә мөмкин икәнне белә. Шундый һәлакәтләрне кисәтү максатыннан, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре лекцияләр уздыра.
Гимназия күләмендә дә укучылар лекция тыңлады, килеп туган очракларда нишләргә кирәклеге турында аңлатма бирелде, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре әйтелде.
Илебезнең иминлеге безнең кулда!
-
КАК СТАТЬ САМОЗАНЯТЫМ ГРАЖДАНИНОМ? 26.02.2019
Информация "Как стать самозанятым гражданином" Министерство образования и науки Республики Татарстан в целях реализации Федерального закона от 27 ноября 2018 г. № 422-ФЗ,
а также Плана мероприятий («дорожная карта») по реализации пилотного проекта по применению специального налогового режима в виде налога на профессиональный доход на территории Республики Татарстан в сфере образования, утвержденного приказом Министерства образования и науки Республики Татарстан от 25.12.2018 № под-1955/18