Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
E-Mail: | bolyaki@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 36 обучающихся |
У нас учат: | 11 учителей |
-
Территорияне санитар чистарту буенча өмә
24.04.2024
Иртә яз безне бик җылы һава торышы белән сөендерә, димәк, язгы өмәләр дәвам итә. Мәктәп яны территориясе һәрвакыт чиста һәм тәртипле булырга тиеш, шуңа күрә бүген дә чүп-чар һәм коры яфрак җыю буенча зур эш башкарылды. Укучылар агач араларын тырмаладылар, себерделәр, күпьеллык чәчәк клумбаларын чистарттылар, чүп-чарны җыеп, капчыкларга тутырдылар. Артыбыздан яктырып һәм чистарып калган территориядә үз хезмәт нәтиҗәләрен күрү укучыларга көч һәм куәт өстәде.
-
Әйләнә-тирәне яшелләндерәбез
23.04.2024
“Агачларны сындырма – кулың корыр”, – дигән сүзләргә никадәр мәгънә салынган. Агачлар утырту - барыбызның да уртак бурычы. Башлангыч сыйныф укучылары да тирә - юнебезне яшелләндерүгә өлеш керттеләр. Олы Яке авылы мулласы Фәрит хәзрәт һәм авылдашыбыз Рөстәм абый биргән агач үсентеләрен мәктәп территориясенә утырттылар. Хәзер аларны кадерләп, саклап үстерергә генә кирәк.
Сколько смыслов заложено в словах: «Сломить дерево- секунда, а вырастить- годы». Посадка деревьев-общий долг каждого. Учащиеся начальных классов также внесли свой вклад в озеленение окрестностей. Мулла села Большие Яки Фарит хазрат и наш односельчанин Рустам абый посадили на территории школы деревья. Теперь их нужно только беречь.
-
Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү. Эш бик яхшы!
22.04.2024
Бүген мөһим нәрсәләр турында сөйләшү дәресе “Эш бик яхшы!” девизы астында узды. Бу - Россия студентлар отрядларының девизы. Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән бергә видеофрагментлар карады, өмәләрдә һәм авылны төзекләндерү акцияләрендә катнашу турында сөйләштеләр. Әлеге әңгәмәнең төп вазыйфасы: һәр кешенең хезмәт культурасы - аның һөнәрләр дөньясы турында белеме генә түгел, ә социаль танып белү эшчәнлегенә аңлы рәвештә җәлеп итү, хезмәт тәҗрибәсен иртә алуга уңай мөнәсәбәт, коллективта хезмәттәшлек итү дә. Мондый сөйләшүләр укучыларга фәнгә юл ачачак һәм һөнәр сайлауда ярдәм итәчәк.
Сегодня «Разговоры о важном» прошли по теме «Труд- крут!» Это девиз Российских студенческих отрядов.Учащиеся вместе с классными руководителями просмотрели видеофрагменты, обсудили участие в субботниках и акциях по благоустройству села. Главная задача этой беседы: культура труда каждого человека - это не только его знание мира профессий, но и сознательное вовлечение в социально-познавательную деятельность, позитивное отношение к раннему получению опыта труда, сотрудничество в коллективе. Такие беседы откроют учащимся путь в науку и помогут в выборе профессии.