Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Новости МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ"
Укытучы бәйрәме
Опубликовано: 05.10.2010
Укытучы... Һәр кеше тормышында бу сүз бер мәртәбә булса да яңгырагандыр дип уйлыйм. Һәр кеше укытучысының көләч йөзен, ягымлы тавышын, ачык аңлаешлы сөйләмен, урынлы шелтәләрен һәм мактауларын ишеткәндер, күңелдә якты хәтирәләр итеп саклыйдыр. Укытучы элек-электән зыялы, хөрмәтле шәхес булган. Узган заманда сөйләү дөрес булмас. Хәзерге тормышның бетмәс-төкенмәс проблемаларына карамастан, укытучы хөрмәткә һәм мактауга лаек булып кала. 5нче октябрь көнне Олы Яке мәктәбендә укытучылар көненә багышланган бәйрәм шул турыда сөйли.
Иртәдән башланган үзидарә көне бик кызыклы һәм вакыйгаларга бай булды. Укытучылардан торган уникенче сыйныфны кызыксынып күзәттеләр. Дәресләр укып, укытучылар янә еракта калган укучы ролендә булдылар, балачак хатирәләрен яңарттылар. Дәресләрдә сорауларга җавап биреп, билгеләр алдылар, бераз “тәртип бозарга” да онытмадылар. Сынлы сәнгать дәресендә ясаган натюрморт зурлап күргәзмәгә эленде. Иң кызыгы – укытучылар һәм укучылар арасында узган волейбол ярышы булгандыр, мөгаен. Туплы уеннарны еш уйнамаган укытучылар өчен искә төшерү булса, укучылар өчен ныклы сынау булды, спорт уенының һәрберебезгә файдасы тигәндер. Әлеге көн бәйрәм концерты белән тәмамланды. Укытучыларга хөрмәтләп, урыннар түрдән бирелде. Җырлап-биеп, матур теләкләр кушып, укытучыларга чәчәк бәйләмнәрен тапшырдылар. Җылы сүз – җан азыгы, диләр. Аз гына җылы сүз, аз гына игътибар күңелне эретә, яшәргә, укытырга көч бирә, бүгенге көндә дә укытучы кешенең кирәкле профессия иясе икәнлеген тоясың.
К списку новостей











