• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Зеленодольский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы "Олы Яке төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе"

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1
Телефон: +7(843)-716-60-48
E-Mail: Madina.Gataullina@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ"
Руководитель: Гатауллина Мадина Исмагиловна
Год основания учреждения: 1988
У нас учатся: 40обучающихся
У нас учат: 11 учителей

Новости МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ"

Өлкәннәр көне

Опубликовано: 01.10.2010

 

Картаямыни соң йөрәк?


Бер күрешү – үзе бер гомер, диләр. Бигрәк тә кайчандыр бергә эшләгән хезмәттәшләрең белән очрашу күңелдәге истәлекләрне яңарта.


         1нче октябрьдә өлкәннәр көне уңаеннан Олы Яке мәктәбенә бәйрәмгә җыелган хезмәт ветераннары – укытучылар һәм техник хезмәткәрләр өчен мондый очрашу аларны яшьлекләренә алып кайтты. Алар башта мәктәп белән таныштылар, аннары укучыларның чыгышларына сокланып утырдылар. Үз чиратында ветераннарның чыгышы да балаларда кызыксыну уятты. Күбесе сугыш чоры балалары булган өлкәннәр, үзләренең мәктәп еллары, авыр тормыш шартлары турында сөйләгәннән сөң, бүгенге укучыларны ныклы белем алырга чакырдылар.

         Ә иң күңеллесе чәй табыны артында булды. Эшләгән еллардагы кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгалар, коллектив белән оештырылган сәяхәтләр, мәдәни чаралар – барысы да бүген булган кебек күз алдыннан үтте.

         Мәктәп коллективына рәхмәтләрен белдереп, кайтырга таралышыр алдыннан өлкәннәр яраткан җырларын суздылар:

Картаямыни сөң йөрәк,

Маңгайлар сырланса да...

         Әйе, ак яулык ябынган әби – апаларның йөрәкләре әле яшим дип тибә. Балаларына һәм оныкларына киңәшләрен биреп, үзләренең кешеләргә кирәклеген тоеп яшәсеннәр иде өлкәннәр – безнең остазларыбыз.



К списку новостей