Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 41 обучающихся |
У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Белем көне
02.09.2024
Бүген безнең мәктәптә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды. Бу үзенчәлекле көнне укучылар һәм укытучылар яңа уку елы башлануын билгеләп үтү өчен бергә җыелдылар. Тантаналы линейка дустанә һәм тантаналы шартларда узды. Линейка ачылышы Россия һәм Татарстан Флагы күтәрелү һәм гимн башкару белән билгеләп үтелде. Мәктәп директоры Мәдинә Исмәгыйль кызы барлык укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны яңа уку елы башлану белән котлады. Быел 1 нче сыйныфка 5 укучы керде. Укучылар күңелне нечкәртә торган бу көзге көнне озак истә калдырачаклар. Традиция буенча, линейка тәмамлангач, яңа уку елы башлануны билгеләгән беренче кыңгырау яңгырады. Алда безне яңа белемнәр, яңа казанышлар һәм яңа җиңүләр көтә. Барыгызга да уңышлар һәм уңышлар!
Сегодня в нашей школе прошла торжественная линейка, посвященная Дню знаний. В этот особенный день ученики и учителя собрались вместе, чтобы отпраздновать начало нового учебного года. Торжественная линейка прошла в дружеской и торжественной обстановке. Открытие линейки было отмечено поднятием флагов России и Татарстана и исполнением гимна. Директор школы Мадина Исмагиловна поздравила всех учащихся, учителей и родителей с началом нового учебного года. В этом году в 1 класс поступило 5 учеников. Учащиеся надолго запомнят этот волнительный осенний день. По традиции по окончании линейки прозвенел первый звонок, ознаменовавший начало нового учебного года. Впереди нас ждут новые знания, новые достижения и новые победы. Удачи и успехов всем!
-
Прием в первый класс/ 1нче сыйныфка кабул итү 09.08.2024
Приём заявлений в первый класс на 2024–2025 учебный год осуществляется в два этапа:
с 1 апреля по 30 июня 2024 года проходит приём заявлений для детей, проживающих на закрепленной территории, а также имеющих право на внеочередной, первоочередной, преимущественный прием.
с 6 июля до момента заполнения свободных мест, но не позднее 5 сентября 2024 года принимаются заявления от родителей детей, независимо от места их проживания.
В 2024-2025 учебном году в МБОУ « Большеякинская ООШ ЗМР РТ» планируется открытие одного первого класса.
На 9 августа 2024 года свободных мест - 9
-
Безопасность начинается с тебя. Материалы федерального пакета социальной рекламы МЧС России 05.08.2024
Материалы федерального пакета социальной рекламы МЧС России включающие графические файлы , видео-аудио материалы. (ссылка на материалы: https://clck.ru/38NksV )
-
Күмәк хезмәт – яхшы нәтиҗә 19.06.2024
Җәйге каникул вакыты булуга карамастан, укытучылар коллективы, хезмәткәрләр һәм укучылар мәктәп территориясендә тәртип урнаштыруны һәм саклауны дәвам итәләр. Алар әйләнә-тирәдәге үләннәрне чаптылар, юлларны себерделәр, чәчәк түтәлләрен утадылар, агачларның төпләрен йомшартып, су сиптеләр. Эшләгән эшнең нәтиҗәсен күрү бик күңелле. Һәркем бу эшкә үз өлешен кертте. Хәзер мәктәпнең чиста территориясе тирә-юньдәгеләрне сөендерәчәк.
-
Урра, каникул!
01.06.2024
Кадерле балалар! Алда җәйге каникул. Бу бик рәхәт вакыт, уку юк, шуңа күрә иртә уянырга, мәктәпкә барырга, дәрес әзерләргә кирәкми. Каникулда куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотып, файдалы ял итеп, исән имин килегез!
-
Мәктәп Сабантуе. 31.05.2024
Балаларны яклау һәм уку елы тәмамлану уңаеннан мәктәп Сабантуе үткәрелде. Әлеге бәйрәм чын традициягә әверелде.Мәктәп директоры Мәдинә Исмәгыйлевна балаларны уку елы тәмамлану белән котлады, уку алдынгыларына сыйныф һәм мәктәп тормышында актив катнашкан укучыларга мактау грамоталары тапшырды. Ел дәвамында мәктәпкә төрле эшләрдә ярдәм итеп торган гаиләләрне Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте. Аннан соң балалар капчык киеп йөгерү, су ташу, җептә призны кисеп алу, чүлмәк вату кебек конкурсларда катнаштылар. Бәйрәмдә катнашучылар үзләренең батырлыкларын, җитезлекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр, бүләкләр алдылар, эстафета уеннарын уйнадылар. Соңыннан көлдә пешкән бәрәңге белән сыйландылар, тәм-томнар, коймак белән чәй эчтеләр.
-
“Җиңү волонтерлары” форумы.
29.05.2024
Васильевода волонтерлар, район мәктәпләре җитәкчеләре, Яшел Үзән медицина көллияте студентлары белән берлектә ”Җиңү волонтерлары” ТРО Зеленодольск бүлекчәсенең муниципаль форумы узды. Форумда мәктәбебезнең 8 сыйныф укучысы Таңсылу белән Рөстәм дә катнашты. Форумчылар “Без Җиңү волонтерлары” квестын узды. Чара кысаларында “Җиңү волонтерлары” һәм “Чәнечкеле тимерчыбык артында” муниципаль конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр, иң актив мәктәп отрядларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
Соңгы кыңгырау - 2024
25.05.2024
Соңгы кыңгырау – дәресләр, күңелле тәнәфесләр һәм укытучыларның биргән белеме һәм тормыш күнекмәләре белән үрелеп баручы балачак белән хушлашу символы. Нәкъ менә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме безнең күңелләребездә укытучылар, сыйныфташлар һәм мәктәп еллары турында якты хәтирә булып сакланып калучы бәйрәм. Олы Яке төп мәктәбенең 4 нче сыйныфында укучы 6 малай һәм 1 кыз башлангыч сыйныф баскычыннан урта сыйныфка күчә. Ә 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы ике кыз һәм бер егет өчен 25 нче май көнендә соңгы кыңгырау чыңлады. Әлеге вакыйгага багышланган линейка бик җылы бәйрәм рухында үтте, чөнки чыгарылыш сыйныф укучыларын бу кыңгырау соңгы тапкыр дәрескә чакырды. Алда әле имтиханнар көтелүгә карамастан, соңгы кыңгырау – озак елларга хәтердә сакланып калачак олы тормышка аяк басуның беренче адымы. Тантаналы бәйрәмгә укучылар һәм аларның әти-әниләре, укытучылар, 1 нче сыйныф укучылары, ветеран укытучылар чакырулы иде.
-
Макулатура җыйдык 23.05.2024
Уку елы дәвамында мәктәптә бик күп кәгазь туплана. Кәгазь калдыкларын эшкәртү-табигатьне саклау өчен иң яхшы чишелеш. Оештырылган чара кысаларында үсеп килүче буын мәдәнияте формалаша һәм үсеш ала, аларның гражданлык позициясе формалаша. Җыелган макулатура саны буенча нәтиҗәләр ясалды.
В течение учебного года в школе накапливается много бумаги. Переработка бумажных отходов-лучшее решение для сохранения природы. В рамках организованного мероприятия формируется и развивается культура подрастающего поколения, формируется их гражданская позиция. Подведены итоги по количеству собранной макулатуры.
-
Сулык янында өмә. 23.05.2024
Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары Олы Яке авылында урнашкан Айдар күле янында экологик өмә үткәрделәр. Мондый чаралар табигатьне саклау, хезмәт тәрбиясе бирү максатыннан үткәрелә. Укучылар пыяла һәм пластик шешәләр, пакетлар җыйдылар. Алар бу сулыкны җыештыру белән беренче ел гына шөгыльләнми. Балалар катнашындагы акция олыларны да чисталык кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш. Без балалар һәм аларның әти-әниләре табигатькә чүп-чар калдырган гражданнар кебек җавапсыз карамаслар дип өметләнәбез.
Ученики начальных классов нашей школы провели экологический субботник на берегу озера Айдар в селе Большие Яки. Такие мероприятия проводятся в целях охраны природы, трудового воспитания.Учащиеся собрали стеклянные и пластиковые бутылки, пакеты. Уборкой этого водоема они занимаются не первый год. Акция с участием детей должна заставить задуматься и взрослых о необходимости чистоты. Мы надеемся, что дети и их родители не будут относиться к природе так же безответственно, как граждане, оставляющие мусор.