Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Күршеләрдә кунакта. 09.12.2011

Бүген мәктәбебез укучылары күрше Биектау районы, Айбаш мәктәбендә үткәрелүче фәнни-тикшеренү, иҗади эшләр фестивалендә катнашып кайттылар.
Анда 10 сыйныф укучылары Назырова Рәния, Зарипов Гөлүсә , 6 сыйныф укучысы Зарипова Диләрә туган якны ирәнүгә багышланган фәнни- тикшеренү эшләре белән чыгыш ясадылар. Укучыларга фәнни эшләрен башкаруда укытучылары Зарипова Рамилә Әхәтовна, Гайнетдинова Дилә Харисовна, Хусаинов Рифхат Мәүлетович ярдәм иттеләр. Укучылар фән белән шөгыльләнергә өйрәнү белән бергә, чыгыш ясау күнекмәләре алдылар, башка укучыларны тыңлап, чагыштырып-өйрәнеп кайттылар.
Назырова Рәния 3 нче урынга грамота алып кайтса, тагын ике укучыбыз дипломга лаек булдылар. Киләчәктә зур уңышлар телибез аларга.
-
Кошлар ашханәсе ачылды. 09.12.2011

Кыш айлары - безнең якларда кышлаучы кошлар өчен иң авыр вакыт. Аларга ярдәм итү- безнең бурычыбыз.
Менә шул кошлар турында кайгыртучанлык күрсәтү йөзеннән, мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары арасында иң матур, иң әйбәт җимлек эшләү буенча конкурс иглан ителгән иде. Бүген укучылар кошларның кышкы тормышына багышлап бик матур чара күрсәттеләр, шул ук вакытта җимлекләрдән торган күргәзмәләре белән дә таныштырдылар. Нинди генә җимлекләр юк иде анда! Төрле-төрле бизәкләр төшерелгәннәр, замокларга ошатып ясалганнар, иң гади ысул белән эшләнгәннәр...
Җимлекләргә урыннарны билгеләп, укучыларга грамоталарны дүшәмбе линейкасында тапшырып нәтиҗә ясалыр . Укучыларны кошларга мәрхәмәтле булырга өйрәтүче, аларга җимлекләр эшләүдә киңәш-ярдәм күрсәтүче башлангыч сыйныф укытучылары - Миндубаева Рәзинә Хәмитовна, Файзуллина Тәскирә Илдусовна, Зиннатуллина Илдилә Ринатовна.
-
Лилия Вергазова - сокланырлык шәхес. 08.12.2011

Безнең тирә-юнебездә тормышның ямен аңлап, тәмен тоеп, кечкенә шатлыкларны да зур итеп кабул итеп , бар нәрсәгә дә шөкерана кылып яшәп ятучы замандашларыбыз бар. Ни аяныч, аларга язмыш авыр сынау насыйп иткән - алар гомерлек инвалидлар.
Лилия Вергазова - шундый көчле рухлы, күпяклы сәләтләргә ия булган якташыбыз. Ул кечкенә чагыннан ук табиплар хатасы аркасында 1нче группа инвалид булып калган. Бернәрсәгә дә карамастан, үз вакытында белем алган, урта мәктәпне бары тик ике генә 4-ле билгесе белән тәмамлаган. Үзлектән компьютер грамотасын үзләштергән.
Лилия Вергазова чикләнгән хәрәкәтле булуына карамастан, бик оста итеп рәсем ясый, бәйләү бәйли, тегү тегә. Аның тагын бер яраткан эше, сәләте бар - ул үзен язучы буларак та танытты. Лилиянең берничә китабы дөнья күрде. Куп кенә республика басмаларында аның әсәрләре басылып чыкты.
Гомумән, Лилия Вергазова -оптимист, активист, фантазиягә бай кеше.Ул төрледән төрле конкурсларда катнаша, газета-журнал редакцияләре белән элемтәдә тора. Фәнис Яруллин, Фоат Галимуллин кебек шәхесләр белән аралаша. Ул музыка ярата. Аның дуслары күп.
Лилия - туган җанлы кеше. Безнең мәктәбебездә Лилиянең игезәк туганы Эльмира Азатовна -рус теле укытучысы булып эшли. Алар бер -берсе белән тыгыз элемтәдә, сөйләшеп-күрешеп, аралашып яшиләр. Аларның әтиләре- безнең республикабызның танылган язучысы Азат Вергазов.
Бүген исә безнең мәктәбебездә Лилия Вергазованың иҗатына багышланган күргәзмә эшли башлады. Күргәзмә инвалидлар декадасы уңаеннан да оештырылды. Иҗат эшләрен безгә биреп торган өчен без Лилия Вергазовага зур рәхмәтебезне юллыйбыз. Исән- имин булып, озак яшә, Лилия!
-
"Олы җанлы кеше бул, олы җанлының ише бул".
07.12.2011
Кеше җиргә үз бәхете белән туа. Зурмы ул, кечкенәме - ансы башка эш. Кеше туып, әзме-күпме акыл , көч туплау белән үз бәхет-хәзинәсен эзләргә чыга. Кемдер аны җайлы, иртә таба. Икенчеләр исә кулында корал теткәләнеп беткәнче дөпе- дөпе җир казый. Коралы сынса, җиргә куллары белән ябыша, куллары да эштән чыкса, тешләрен корал итә...
Фәнис Яруллин үз бәхетен әнә шулай кыенлык белән табучы кеше. Менә ничә дистә еллар инде татар дөньясын үзенең искитәрлек тирән эчтәлекле роман-повестьлары белән таң калдырып яшәп ятучы, халыкка рух азыгы таратучы әдибебез ул безнең.
"Олы җанлы кеше бул, олы җанлының ише бул", - дип яза Фәнис Яруллин - шагыйрь. Менә шул баш астында безнең мәктәптә инвалидлар декадасы уңаеннан әдәби кичә булып үтте. Кичәдә 6-7 сыйныф укучылары чыгыш ясадылар. Кичәне татар теле , әдәбияты укытучысы Зарипова Рамилә Әхәтовна әзерләде.
P.S. 9 декабрьдә, инвалидлар декадасы уңаеннан аның турында кичәләр үткәргән көннәрдә, Фәнис Яруллин - татар халкының яраткан язучысы - безнең арабыздан мәңгелеккә күчкән. Авыр туфрагың җиңел булсын, хөрмәтле шәхесебез...
-
Вновь на острове Свияжск 06.12.2011

Наши учащиеся сегодня вновь отправились на остров-град Свияжск. На этот раз на памятном уголке нашей республики побывали учащиеся 10-11 классов.
Они вернулись из поездки с большими впечатлениями, внимательно осмотрев здания, экспонаты, документы. Старшеклассники сравнивали прошлое острова и настоящее, век 20-ый и век 21-ый. Увидели материалы времен сталинских репрессий, воочию убедились в жестокости культа личности к талантливым людям страны.
Работы по соединению берега с островом асфальтированной дорогой были начаты лишь в 2007 году, а уже сейчас там проведены большие работы по восстановлению инфраструктуры. Это и еще многое другое впечатлило экскурсантов.
-
Флера Сөләйманова - сихри моң чишмәсе.
05.12.2011
Хәзерге заман җырларына өйрәнеп барган чорда татар халык җырларыннан торган, моңга, илахи бер сихри көчкә ия булган тавыш башкарган җырларны тыңлау - үзе бер бәхет икән бит ул.
Бүген безнең мәктәбебезнең актлар залында татар халык артисткасы, бар татар дөньясыны яратып тыңлаган җырчыбыз Флера апа Сөләйманова чыгыш ясады. Укучыларыбыз әлеге чыгышны бик яратып тыңладылар. Җыр яратучы балалар үзләренә кирәкле булган, кыйммәтле дәрес алып утырганнардыр, аңа кушылып эчтән генә көйләгәннәрдер.
Халык җырларын безгә дә китереп җиткергән Флера Сөләймановага озын гомер, сәламәтлек телибез.
-
Поздравляем! 05.12.2011

Сегодня на школьной линейке состоялось поздравление учащихся 6 класса. 1 декабря 9 девочек из класса участвовали в школьной НПК "Сторона моя родная". Все учащиеся тщательно и очень ответственно выполнили свои научные работы. Каждая участница НПК получила грамоты победителей в разных номинациях.
-
Мы с английским дружим! 02.12.2011

Учащиеся нашей школы с болшим желанием участвуют в различных конкурсах.
Недавно ученица 4 класса Файзуллина Лейсан и ученица 3 класса Зарипова Инзиля приняли участие в республиканском заочном конкурсе в рамках интеллектуально- познавательной программы "Путешествие в Englishland". Целями проведения конкурса являются поддержка одаренных детей, содействие в их интеллектуальном развитии, профориентации и продолжения образования. А также создание возможностей для угубления знаний учащихся 3-4 классов в области английского языка.
Конкурс проводится МАОУ ДОД города Набережные Челны, "Малая академия наук." К путешествию по стране английского языка готовила учитель английского языка нашей школы Гиниятуллина Зульфия Раисовна.
-
"Град на острове стоит..." 02.12.2011

Знать историю своей страны, народа, республики не только можно, но и должно. В последние годы еще лучше, еще краше стали наши исторические сокровищницы - Великие Болгары и Остров- град Свияжск. Эти наши национальные достояния достойны войти в карту знаменитых маршрутов путешествий по миру.
Сегодня наши школьники - учащиеся 9 класса побывали на многострадальном, а ныне процветающем острове. По новым магистралям на комфортабельном школьном автобусе - дорога оказалась очень короткой. Они осмотрели остров, посетили музей. Узнали много интересных и горестных фактов о судьбе острова. Учащихся потрясло то, что здесь в 30-50-е годы 20 века была тюрьма ГУЛАГа, где сидели ни в чем не повинные люди, в частности- знаменитый татарский поэт Хасан Туфан. Об этом рассказывали экскурсоводы и экспонаты музея.
Но сегодняшнее состояние острова только радует экскурсантов. Мы желаем дальнейшего процветания и острова, и нашей республики.
-
1 декабря - Всемирный день борьбы со СПИДом. 01.12.2011

В 1998 году 1 декабря был объявлен Всемирным днем борьбы со СПИДом.
Согласно оценкам Всемирной Организации Здравоохранения и Объединенной программы ООН по СПИДу к концу 2006 года около 50 млн. человек по всему миру были инфицированы ВИЧ. Число случаев ВИЧ-инфекции, зарегистрированных в России, превысило 370 тысяч.
Вирус ВИЧ прежде всего угнетает иммунную систему организма. Функция иммуннной системы заключается в том, чтобы адекватно реагировать на вторжение чужеродных организмов(вирусов, грибков, бактерий) и бороться с ними. Когда человек заражается ВИЧ, нужные для защиты организма клетки гибнут, а и м м у н н а я система засыпает.
Сегодня в школе была показана презентация "Вместе против СПИДа", подготовленная учителем биологии Гайнутдиновой Дилей Харисовной.
В презентации говорилось об историии Спида, приводились статистические данные, была дана информация о способах распространения и методах борьбы с этой страшной болезнью. Было объяснено, что самое главное - это помнить о профилактике болезни.











