Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422525, РТ, Зеленодольский район, д. Большие Кургузи, ул. Школьная, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-712-80-49 |
| E-Mail: | Kurguzi.Zelenodolsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кургузинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Шакирова Роза Ракиповна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 55 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
«Вечный язык» – «Eternal Language». 27.04.2016

На базе 15 школы города Зеленодольска прошел I муниципальный лингвистический форум «Вечный язык» – «Eternal Language»,посвященному творчеству Уильяма Шекспира. Наша школа приняла активное участие в форуме. Ученицы 10 класса Нигматзянова Разиля и Гимадиева Динара почувствовали себя в роли гидов и рассказали о достопримечательностях нашего села на английском языке. В итоге были награждены дипломами II степени. Поздравляем, желаем новых побед!
-
Бүген Тукай туган көн! 26.04.2016
Бүген татар халкының яраткан шагыйре- Габдулла Тукайның туган көне.Шул уңайдан мәктәбебездә зур бәйрәм узды. Туган көн уңаеннан “Алтынчәч” балалар бакчасы укучылары да кунакка чакырылган иде.Кечкенә кунаклар Габдулла Тукайның "Бала белән күбәләк" әсәренә нигезләнгән музыкаль композиция куйдылар.Мәктәп укучылары Габдулла Тукайның шигырьләрен яңгыраттылар, аерым шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Кичә Г.Тукайның "И Туган тел!" җыры белән тәмамланды. -
22.04.2016
Бүген укучылар Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле укуда көч сынаштылар Иң сәнгатьле шигырь укучылар – 9 нчы сыйныф укучылары Сагиев Артур һәм Насыйбуллина Эльвина булды. Бәйгеләр, викториналар, матур чаралар дәвам итә. Укучылар бик теләп һәм актив катнашалар. -
Тукай турында фильм карау. 21.04.2016

21 нче апрель көнне Тукай турында фильм күрсәтелде. Балалар фильмны тын да алмый карадылар. Аларның йөзләрендә, күзләрендә Тукайга булган хөрмәт, ярату чагылды. Өйләрендә карау өчен дискны сорап торучылар да күп булды.
-
“Су әбисе ник елый?” 20.04.2016

20.04.2016 сы көнне 6 нчы сыйныф укучылары әзерләгән “Су әбисе ник елый?” әкият- тамашасын бик яратып кабул иттек. Укучыларның сәнгатьле сөйләме, артистлык осталыклары сокландырды. Дәресләрдән соң “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә катнашучы укучылар – 11 нче сыйныф укучылары Галимова Алинә, Уктамжонова Дилсано, 10 нчы сыйныф укучылары Нигъмәтҗанова Разилә, Гимадиева Динара үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыдылар. Нигъмәтҗанова Разилә “Илһам” бәйгесе альманахына кертелгән “Гөләп куагы һәм шайтан таягы ничек барлыкка килгән” әкият-пьсасын да укып үтте. Чара мавыктыргыч һәм күңелле булды.
-
Тукай әкиятләре укучылар иҗатында. 19.04.2016

19.04.2016 сы көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында “Пластилиннан Тукай әкиятләре геройлары” темасына оештырылган бәйге күңелле узды. Малайлар - 4 нче сыйныф укучысы Нугуманов Илмир, 2 нче сыйныф укучылары Мухамадуллин Ильяс, Саляхов Нияз, Шаяхмитов Руслан ясаган әкият геройлары иң яхшысы дип табылды. Дәресләрдән соң Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга карата “Позитив” газетасының махсус чыгарылыш санын тәкъдир итү оештырылды. Газетаны чыгаруда 11 нче сыйныф укучылары Галимова Алинә, Уктамжонова Дилсано, 10 нчы сыйныф укучысы Нигъмәтҗанова Разилә зур тырышлык күрсәттеләр. Алар һәр рубрика буенча тәфсилләп сөйләделәр.
-
Бөек Тукаебызның 130 еллыгына багышлап... 18.04.2016

Бөек Тукаебызның 130 еллыгына карата берсеннән-берсе күңелле чаралар оештырыла. “Татар теле атналыгы” кысаларында 18.04.2016 сы көнне “Тукайның балачагы”, “Без – Тукай оныклары”, “Тукай яши һәрбер йөрәктә”, “Тукай салган ак юлдан” һ.б.ш. темаларга сыйныф сәгатьләре булып үтте. Дәресләрдән соң Габдулла Тукай иҗатына багышланган викторина уздырылды. “Тукай эзләре буйлап” викторинасында укучылар үзләренең телгә осталыкларын, Тукайның тормыш һәм иҗат юлын, шигырьләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр.
-
Мы- за чистое село! 16.04.2016

16 апреля учащиеся нашей школы принимали активное участие в благоустройстве территории села.
-
Котлыйбыз! 14.04.2016
“2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, яшь язучыларны таныту максатыннан, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздырды. Бәйгегә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләреннән һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән 2877 эш кабул ителгән. Безнең мәктәптән бу бәйгегә 4 укучының эше җибәрелгән иде. Шул эшләр арасыннан икенче турга Нигъмәтҗанова Разилә һәм Гимадиева Динара эшләре үткән. 2016 елның 12 апрелендә Нигъмәтҗанова Разилә “Яшь шагыйрь” номаинациясендә ЛАУРЕАТ, Гимадиева Динара шул ук номинациядә катнашучы буларак “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексына бәйгенең йомгаклау тантанасына чакырылдылар. Разилә “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе ЛАУРЕАТЫ дипломы, Динара “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе дипломы белән бүләкләнделәр.Шунысы да куанычлы: Нигъмәтҗанова Разилә язган “Гөләп куагы һәм шайтан таягы ничек барлыкка килгән” әкият-пьеса “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе альманахына кертелгән.Укучыларыбызны бу зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!Иҗади уңышлар телибез! -
Космонавтика көне. 12.04.2016
Бүген мәктәптә 12 апрель -Космонавтика көненә багышланган класс сәгатьләре үтте. Мәктәптә бу бәйрәмгә әзерлекне апрель ае башыннын алып бардылар. Укучылар рефератлар яздылар, рәсемнәр ясадылар. Укучылар беренче очучы-космонавт Ю.А.Гагарин язмышы һәм аның космоска тәүге очуы белән таныштылар, шулай ук 9-11 сыйныфлар өчен "Син Ю. Гагаринны яхшы беләсеңме?" дип исемләнгән викторина булып узды. Презентация һәм видеороликлар карап утыручылар космонавт турында бик күп кызыклы мәгълүматлар алдылар.






