Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422525, РТ, Зеленодольский район, д. Большие Кургузи, ул. Школьная, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-712-80-49 |
E-Mail: | Kurguzi.Zelenodolsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кургузинская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Шакирова Роза Ракиповна |
Год основания учреждения: | 1919 |
У нас учатся: | 55 учащихся |
У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән/ С Международным женским днем 8 марта 08.03.2022
Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле әлеге айның иң матур иң олы бәйрәме — Сигезенче март — Халыкара хатын-кызлар көне. Хөрмәтле гүзәл затлар! Табигатнең суыктан җылылык чорына омтылган мизгеленә туры килгән бәйрәмегез һәрвакыт җылы матур истәлекләр генә калдырсын.
Наступил первый месяц весны-март. Самый красивый праздник этого месяца — Международный женский день — отмечается Восьмого марта. Уважаемые женщины! Пусть ваш праздник, совпавший с периодом стремления природы от холода к теплу, всегда оставит только теплые воспоминания.
-
Военизированная эстафета/ Хәрби эстафета 23.02.2022
Праздник 23 февраля в Кургузинской школе – хороший повод для воспитания у школьников чувства патриотизма, сопричастности к лучшим традициям своей Родины, а также развития лучших качеств настоящих защитников Отечества у самих школьников.
-
Международный день родного языка/Халыкара туган тел көне 21.02.2022
Сегодня в школе были проведены различные мероприятия, посвященные Международному дню родного языка. В 1-9 классах проводились классные часы. Дети читали стихи на родном языке, загадывали загадки.
-
Неделя психологии «Шаги к психологическому благополучию»\Психология атналыгы «Психологик иминлеккә адымнар» 15.02.2022
С 14 по 19 февраля текущего года в образовательных организациях стартует Республиканская неделя психологии «Шаги к психологическому благополучию". Мероприятия в рамках недели психологии способствуют развитию взаимопонимания и командных навыков деятельности, установлению доверительных отношений со сверстниками.
Агымдагы елның 14-19 февралендә белем бирү оешмаларында "психологик иминлеккә адымнар" дигән республика психология атналыгы старт ала. Психология атналыгы кысаларында чаралар үзара аңлашу һәм команда күнекмәләрен үстерүгә, яшьтәшләре белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыруга ярдәм итә.
-
День памяти А.С. Пушкина\А.С. Пушкинны искә алу 10.02.2022
10 февраля 2022 года Россия и весь просвещённый мир отмечают День памяти Александра Сергеевича Пушкина — величайшего русского поэта, знаменитого драматурга, литературного критика и основоположника русской словесности, преждевременно завершившего свой земной путь.
Именно в этот день он скончался от смертельного ранения, которое получил во время дуэли с Дантесом. Ему было всего 37 лет.
Пожалуй, в нашей стране нет человека, который не знал хотя бы одно произведение Пушкина.
2022 елның 10 февралендә Россия һәм бөтен мәгърифәт дөньясы бөек рус шагыйре, күренекле драматург, әдәби тәнкыйтьче һәм рус сүзлегенә нигез салучы, вакытыннан алда үзенең гомер юлын тәмамлаган Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көнен билгеләп үтә.
Нәкъ менә шул көнне ул Дантес белән дуэт вакытында алган үлем ярасыннан вафат булды. Аңа нибары 37 яшь иде.
Безнең илдә Пушкинның бер генә әсәрен дә белмәгән кеше юктыр, мөгаен.
-
2 нче февраль хәрби дан көне булып тора- совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен сталинград сугышында тар-мар иткән көн/2 февраля-день разгрома в сталинградской битве немецко-фашистских войск 02.02.2022
2 нче февраль хәрби дан көне булып тора- совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен сталинград сугышында тар-мар иткән көн.
2 февраля-день разгрома в сталинградской битве немецко-фашистских войск
-
Неделя математики\Математика атналыгы 01.02.2022
В школе началась неделя математики с того, что учащимся рассказали о мероприятиях, которые будут проведены в рамках недели математики, познакомили с правилами на неделю.
Мәктәптә математика атналыгы башланды, укучыларга математика атналыгы кысаларында үткәреләчәк чаралар турында сөйләделәр, атналыкка кагыйдәләр белән таныштырдылар.
-
Мәктәп китапханәсендә Нәрсә ул Холокост?" темасына китап күргәзмәсе./Выставка книг на тему "Что такое Холокост?" 27.01.2022
Мәктәп китапханәсендә Нәрсә ул Холокост?" темасына китап күргәзмәсе.
27 гыйнвар-Холокост корбаннарына искә алу көне. Ерткыч сәяси корбаннары булганнарны һәм бу мәхшәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне.
Выставка книг на тему "Что такое Холокост?"
По случаю Международного дня памяти жертв Холокоста -
День снятия блокады Ленинграда/Ленинград блокадасын өзү көне 27.01.2022
27 января в школе прошел классный час «День снятия блокады Ленинграда». Классный час начался со стихов, посвященных Великой отечественной войне, которые заранее были розданы детям. Дети рассказывали стихи выразительно и грустно. Далее классный учитель истории Зарипова Ф.Ф. рассказала о тех страшных днях в Ленинграде. Рассказ сопровождался показом презентации. Особенно детей затронул рассказ о маленькой девочке, о Тане Савичевой у которой сначала погибла вся семья, а потом и сама она тоже умерла от истощения.
В конце классного часа ученики почтили память жителей Ленинграда, отстоявших его и не доживших до наших дней, минутой молчания.
27 гыйнвар көнне мәктәптә «Ленинград блокадасын өзү көне " дип исемләнгән сыйныф сәгате үтте. Сыйныф сәгате Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләр белән башланып китте, алар алдан ук балаларга өләшенде. Балалар шигырьләр сөйләделәр. Аннары тарих укытучысы Зарипова Ф.Ф.. Ленинградтагы куркыныч көннәр турында сөйләде. Презентация күрсәтелде. Укучыларны бигрәк тә кечкенә кыз, Таняның кичергәннәре, аның гаиләсенең үлеме, соңыннан үзенең дә вафат булуы тетрәндерде.
Сыйныф сәгате ахырында укучылар Ленинградны саклап калган һәм безнең көннәргә кадәр яшәмәгән Ленинград халкын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
-
Безнең горурлыгыбыз/Наша гордость 15.01.2022
Карауҗа - Берлин арасы
2022 елның беренче атналары ук күренекле якташыбыз, 1956 елда Карауҗа урта мәктәбен тәмамлаган, Татарстанның атказан фән эшлеклесе, Казан университетының атказанган профессоры, Халыкара Төрки телләр Академиясенең академигы (Анкара-Төркия), исеме “ХХ гасырның иң атаклы галимнәренең энциклопедиясенә кертелгән Фәрит (Феритс) Йосыф улы Юсуповның зур сөенече белән башланып китте. Аның күп еллар буенча алып барылган җентекле фәнни эзләнүләренә нигезләнеп язылган “В. В. Радлов һәм аның “Көнък Себердә һәм Джунгар далаларында яшәүче төрки кавемнәрнең халык әдәбият үрнәкләре. Бараба, тара, тобол татарлары”(В. В. Радлов и его книга “Оразцы народной литературы тюркских племен, живущих в Южной Сибири. Наречия барабинцев, татарских, тобольских и тюменских татар» дигән китабы Россиянең иң абруйлы полиграфия камбинатында 1000 данә тираж белән басылып чыкты. Бу галимнең себер татарларына багышланган сигезенче китабы. Әйтергә кирәк, алдагы басмалар кебек үк, бу китап та, зур күләмле (920 бит) булып нәшер ителгән.
В. В. Радлов немец милләтеннән булса да, үзенең фәнни эшчәненең өлешен татар халкының телен, тарихын, рухи мәдәниятен өйрәнүгә багышланган. Якташыбыз иҗат иткән бу китапның әһәмиятен күз алдына китерү өчен данлыклы рус галиме турында да кайбер мәгълүматлал да бирергә булдык.
***
Шундый кешеләр була: алар эш-гамәлләре, тормышта яшәү рәвешләре белән тарихта үзләрен генә түгел, бәлки туган халкын да дөньяга таныталар. Татар халкының да шундый горурланырлык шәхесләре бик күп. Шулар белән беррәттән татар халкын үзенең эш сөючәнлеге, бай мәдәнияты, данлы тарихы белән кешелек тарихында гаҗәеп халык булуын мңгеләштерергә ярдәм иткән башка халык вәкилләре дә бар. Шундый шәхесләрнең берсе – Фридрих Вилгельм (Василий Василивич) Радлов. Радов 1837 елда Германиядә Берлин шәһәрендә туа. Аның әти-әниләре гап-гади кешеләр булалар. Әтисе хат ташучы булып эшли.
Фридрих бик сәләтле була, тырышып укый, чит телләр, Россиянең Азия өлешендә яшәүче халыкларның тарихлары, телләре, тормыш-көнкүрешләре белән кызыксына. Шунлыктан 1854 нче елны, гимназияне уңышлы тәмамлаганнан соң, Берлин университетының фәлсәфә факультетына укырга керә. Остазлары Фридрихның бу эшкә булган сәләтен бик тиз күреп алалар. Ул вакытта дөнъяның атаклы галимнәреннән саналган мәшһүр Август Потт, Карл Риттер В. Шотт Фридрихнең булачак сәләтен ачуга күп көч куялар.
1958 нче ел. Берлин. Әле генә Европаның иң атаклы университетын тәмамлаган бер төркем яшь-җилкәнчек тормыштагы беренче зур максатларына ирешү шатлыгыннан нишләргә белми. Алда нинди киң юллар, күтәреләсе үрләр, зәңгәр таулар артындагы хыялларны әллә кайларга алып барып адаштырырга әйдәп торган маҗаралы хыяллар. Ләкин Фридирих ул иксез-чиксез далаларда гомер кичереп яткан татар кавемнәренең тарихын, телләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнергә хыяллана. Кайда соң ул европалылар уйларга да курыккан маҗаралы Тартария? Анда ничек барып җитеп була? Аннан кайткан кешеләр белән бер генә сәгать булса да сөйләшеп аласы иде... Рус-швед сугшы әсирләре үз илләренә кайтач, татарларны алты башлы, җиде аяклы халыклар дип сөйлиләр бит!
1858 нче ел. Октябрь. Санкт-Петербург. Мең бәлалар белән Фридрих Берлиннан Санкт-Петербургка килеп җитә. Кесәсендә әти-нисе биргән бераз гына немец маркасы бар. Ул остазларының Россия Фәннәр Академиясендә эшләгән дусларына Россиягә Урал артындагы Бараба далаларында яшәп ятучы татар кавемнәренең телләрен, тарихларын, халык әдәбиятын өйрәнү өчен килгәнен, шуның өчен шул якларга баручы фәнни экспедициягә катнашуга ярдәм итүләрен үтенә. Ләкин аны берәү дә үз төркеменә алырга ашыкмый.
Өмтесезлек белән тулы бер көндә ул очраклы рәвештә Россиянең Алманиядәге бөек илчесе П. К. Майндорф белән маңгайга маңгай туры килә. Илче Фридрихнең бу авыр хәлен белә икән инде. Ләкин бу юлы бөек илче дөресен әйтергә булган:
- Фридрих, бу кадәр бер катлы булма инде. Сине беркем дә Себергә фәнни эеспедициягә яки үз теләгең белән син хыялланган кыргый татарларны өйрәнергә җибәрмәячәк. Россия гөмер-гомергә ябык ил булды. Монда чит ил кешеләре һәрвакыт күзәтү астында булдылар. Андый демократия турында буш хыяллар корып яшәмә, зинһар!
- Миңа нишләргә, кире Германиягә кайтып китәргәме?
- Татар җене чынлап та кагылган икән, синең бер генә юлың бар: син, Германия ватандашлыгыннан ваз кичеп, Россия ватандашлыгын кабул итәргә тиешсең. Бүтән чараң юк.
Мин Казан университетында укыган елларымда Фәрит абыйның бу турыда лекцияләрендә сөйләгәндә, аның күзләре яшьләнгәнен әле дә хәтерлим. Үзе дә чит мәмләкәтләрдә шактый гына яшәгән, эшләгән кеше буларак, ул Радловның туган иленнән ваз кичеп, икенче бер илнең ватандашлыгын алуын тирән кичерә иде. Без дә, Фәрит абыйның бу тойгыларын уртаклашып, күзләребезне бер-беребездән яшерә идек. Фридрихка ул вакытта бары тик 22 яшь кенә була бит әле. Фәрит абый, безгә мөрәҗәгать итеп, “Фридрих Радлов урыныда сез булсагыз, нишләр идегез, дип сорый иде.
Радлов үзенең шактый озын гомерендә туган иленә бары тик ике тапкыр гына кайта алган. Беренче кайтуында гына әти-әнисе белән күрешеп кала.
Бу сөйләшүдән соң, дүртенче көнендә Берлин университетын чыгарылыш имтиханнарында үзенең белеменең тирәнлеге белән күпне күргән профессорларны да шаклар катырган 22 яшьлек алман егете юлга чыга. Почта атларына утырып, ул бу юлларны нәкъ биш атна дәвамында үтә...
Кышкы айларда яшьләр Себернең җирле халыкларының телен, гореф-гадәтләрен, шул исәптән татар телен дә өйрәнәләр, язгы ялларында бергәләп бу халыклар яши торган төбәкләргә барып, аларның телләрен, халык авыз иҗаты әсәрләрен, тормыш-көнкүрешләрен өйрәнәләр.
Менә ниһаять В. В. Радлов хатыны Паулина белән себер татарлары яши торган төбәкләргә дә барып җитәләр. Галим көне-төне эшли. Әһәмитен әйтеп бетереп булмый торган материаллар туплый. Аларны башта Алманиядә, 1872 елда Санкт-Петербургта аерым китап итеп, “Көньяк Себер һәм Джунгар далаларында яшәүче төрки кавемнәрнең халык әдәбияты үрнәкләре: бараба, тара,тобол, төмән татарлары шивәләре” исемле китабын бастырып чыгара.
Бу әсәр дөнья халыкларын татар халкының гаҗәеп тирән рухи байлыгы белән таныштыручы бүгенге көннәргә кадәр бердәнбер китап булып кала бирә. В. В. Радлов бу китапта себер татарлары халык авыз иҗатының 121 әсәрен туплап бирә. Алар арасында 41 әкият, 29 җыр һәм бәет, 23 шәҗәрә, 16 дастан, 23 риваять бирелгән. Галимнең бу җыентыгы басылып чыгу Европа фәнни җәмәгатьчелегендә татарларга карата зур кызыксыну уята. Дөнья галминәре себер татарлары дастаннары грек, роман, инглиз дастаннары, эпослары, рус былиналары белән бик якын һәм аваздаш булулары турында, себер татарларының уртак кешелек кыйммәтләре буенча дөньяның алга киткән башка халыклары кебек үк бик югары дәрәҗәдәге мәдәнияткә ия булулары турнда сөйлиләр.
Моннан тыш В. В. Радлов Россиянең көнчыгышында яшәүче халыкларның рухи мәдәнияте буенча 10 томлык хезмәтен хәзерли. Күп томлы төрки телләрнең сүзлеген төзи, бик күп язма истәлекләрне өйрәнә. В. В. Радлов Россия тюркология нигезне салучы галимнәрдән санала.
В.В. Радлов, 1884 елда Император Фәннәр Академиясенең көнчыгышны өйрәнү буенча академик булып сайлана.
Якташыбызның күпчелек китаплары дөнъяның атаклы университетларының китап киштәләрен бизәп тора. Бу китап та Америка Кушма Штатлының конгресс китапханәсе, Франциянең Сорбонна, Германиянең Гессен, Венгриянең Сегед, Казахстанның атаклы Әл-Фараби университетлары тарафыннан соратылып алынды.
(Бу язма әлеге басманың кереш бүлеге материалларыннан файдаланып язылды.)
Первые недели 2022 года начались с большой радости нашего земляка, выпускника Кургузинской средней школы 1956 года, заслуженного деятеля науки Татарстана, заслуженного профессора Казанского университета, академика Международной академии тюркских языков (Анкара-Турция) Фарита (Феритса) Юсупова, имя которого внесено в “Энциклопедию выдающихся ученых XX века". В. В. Радлов и его книга “Образцы народной литературы тюркских племен, проживающих в Южной Сибири и джунгарских степях. Бараба, тара, тобольские татары”(В. В. Радлов и его книга “оазисы народной литературы тюркских племен, живущих в Южной Сибири. Наречия барабинцев, татар, тобольских и тюменских татар» была издана тиражом 1000 экземпляров на самом престижном полиграфическом комбинате России. Это восьмая книга ученого, посвященная сибирским татарам. Следует отметить, что эта книга, Как и предыдущие издания, является объемной (920 страниц).