• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10
Телефон: +7(843)-712-56-28
E-Mail: Sach.zel@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ"
Руководитель: Мухаметзянов Ильгам Ильдарович
Год основания учреждения: 1956
У нас учатся: 16
У нас учат: 10

Мәктәп тарихы

Патша самодержавиясе вакытында безнең район территориясендә яшәгән халыклар мәгариф эше ягыннан бик артта иделәр.Татар халкы тоташ грамотасыз диярлек иде. Татар авылларында дәүләт хисабына яши торган бер генә мәктәп тә булмый. Халыкның аз гына бер өлеше мулла яки абыстайларга йөреп, аз-маз укырга-язарга өйрәнәләр. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң илебездә мәгариф эшләренең йөзе бөтенләй үзгәрде.
    Элекке Зөя өязендә татар авыллары арасында иң зуры булган безнең Олы Ачасыр авылы үзенең ярлылыгы, халыкның грамотасызлыгы белән аерылып торган. 19 гасырның урталарына кадәр безнең авылда бернинди ә мәктәп булмаган, халык укый-яза белмәгән. Халыкның күп өлеше көтүчелек белән шөгыльләнгән. Тирә-яктагы авыллар халыкның малларын көтеп тамак туйдырган. "Ачасыр көтүчесе” дип әйтү гадәт булып киткән.
      Безнең Олы Ачасыр авылында балалар укыту беренче буларак 19 йөзнең икенче яртысында гына башланган: ир балалар мулладан, кыз балалар абыстайдан укый башлаганнар. Бу уку, әләбәтт, көч-хәл белән язу танырлык булудан атрмаган. Андый кешеләрне дә : «ул төрки таный, караны актан аера, гыйлем кеше» дип, хөрмәтләп йөртә торган булганнар. Авылда адрес яза белүче, хат яза белүче кешеләр бик аз булган һәм алар зур дәрәҗә белән файдаланганнар.
     19 гасыр башында авылда мәхәллә—мәктәпләр (мәдәрәсәләр) ачылган. Аларны Хәбир мулла мәдрәсәсе дип атап йөрткәннәр. Кадимчә мәдрәсәдән (Зариф мулла мәдрәсәсе) аермалы буларак Хәбир мулла мәдәрәсәсендә укыту җәдитчә булган. Хәбир мулла Аксак Гатият дип йөртелгән бер хәлфә дә тоткан. Хәлфә беркемнән дә хезмәт хакы алмаган. Укучы балаларга өйләреннән һәр көнне ашап-эчәргә китерә торган булганнар, аш-суны башта хәлфәгә чиратлашып авыз иттерә торган булганнар. Һәр пәнҗешәмбе көн аңа бер-ике тиен сәдака алып килгәнәр. Укыту эше бернинди дә методикага да нигезләнмәгән. Бала аңламаса, таяк белән кыйнаганнар, тезләндереп тотканнар, балаларга башлыча дин өйрәтелгән.
    Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң безнең Олы Ачасыр авылы танымаслык булып үзгәрде: 1918-1919 уку елында авылда совет мәктәбе ачыла һәм бер укытучы билгеләнә. 1923 елга кадәр ул берүзе берничә классны укытып килә. Мәктәптә укучы балалар 25-30 дан артмый. Шулай да бу мәктәп Бер ягы белән дә иске мәктәпкә охшамый. Балалр яңа гына ясалган парталарда утыралар. Класс алдында зур кара такта тора. Укытучы фәннәрне сәгатьләп укыта. Мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләгән Әхмерова Зәйнәп апа беренче укучылардан булла.
   1923-1924 нче уку елында мәктәп ике комплектлыга әйләнә. Алтмышка якын бала укый башлый. Балалар үз ана телләрендә арифметика, география, һәм табигать белеме дәресләрен укыйлар. Ата-аналар һәм авыл халкы балаларның тормыш өчен кирәкле белем ала башлауларына бик риза булалар.
1926-1927 уку елында хөкүмәт авылга дүрт класслы мәктәп бинасы салдыра. Өстәмә ике яңа укытучы билгеләнә. Һәр укытучы берәр генә класс укыта башлый. Мәктәп дүрт комплектлы булып, 1932 елга кадәр яши.
    1932 –1933 УК елыннан гомуми мәҗбүри башлангыч укыту Законы тормышка ашырыла башлап, укучыларның саны 240 балага җитә. 1-4 класслар барысы да параллель булып, мәктәптә сигез укытучы эшли башлый. Балалар ике сменада укыйлар.
Башлангыч мәктәпне тәмамлагач укучылар Түбән Урысбага авылына йөреп укуларын дәвам иткәннәр һәм җидееллык мәктәпне (ул вакытта ШКМ дип йөртелгән) тәмамлаганнар. Мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе Зеленодольск шәһәрендәге һөнәрчелек училищеларында (ФЗО) укып квалификацияле эшче булып киткәннәр һәм кайберләре укуларын дәвам иттергәннәр.
   1935-1936 уку елында мәктәп җидеелыкка (ул вакытта ТБУМ - тулы булмаган урта мәктәп) әйләндерелә. Укучылар саны 300 дән арта. 1939 елда мәктәп өчен типовой бина салына. Балалар бөтен яктан уңайлы, якты класс бүлмәләрендә укый башлыйлар.
Бөек Ватан сугышы алдыннан мәктәптә 20 укытучы эшли.
Мәктәпнең сугыштан соңгы чоры.
    50 нче елларда илдә нигездә мәҗбүри сигезъеллык укытуга күчү төгәлләнә. Урта мәктәпләр саны ике мәртәбә, өлкән классларда укучылар саны 3 тапкырдан күбрәк арта. Шул исәптән 1956/1957 уку еллында Ачасыр сигезъеллык мәктәбе урта мәктәп статутусында эшли башлый.
   Мәктәпнең материаль базасы ныгый. Аерым предметларны укыту кабинетлары булдырыла, мастерская ачыла, техник түгәрәкләр оештырыла башлый.
   1958 елның декабрендә СССР Верховный Советы «Мәктәпнең тормыш белән элемтәсен ныгыту һәм СССР да халык мәгарифе системасын тагын да үстерү турында закон кабул итә.
   Урта мәктәптә уку срогы 11 елга кадәр арттырыла, ә 9 класстан укучылар атнага ике көн производство белгечлекләрен үзләштерергә тиеш була. Безнең мәктәптә ир балалар трактор һәм авыл хуҗалыгы машиналары өйрәнә башлыйлар, кызлар—машина белән саву операторы профессиясенә өйрәнә. Мәктәпләрдә производствога өйрәтү завучы булып Гобәйдуллин Алмаз Гариф улы эшли башлый. Гобәйдуллин Алмаз Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлый һәм Вахитов исемендәге колхозда агроном булып эшли. 1961-1962 уку елында мәктәпкә билгеләнә һәм завуч булып эшли башлый.
1958/1959 уку елында урта мәктәп буларак беренче чыгарылыш була. Барлыгы 44 укучыга өлгергәнлек аттестаты бирелә. Алар хуҗалыкның төрле тармакларында эшлиләр. Гөлҗиһан Борһановна Гайнуллина үзенең хезмәтен балалар тәрбияләүгә багышлады. Ул үзенең туган мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 25 елга якын тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде. Укучыларга әхлакый, эстетик тәрбия бирүдә зур көч куйган кеше. Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда. Шайхуллин Равил Лотфулла улы Кече Шырдан, Ачасыр урта мәктәбендә физкультура, хезмәт, математика укытты. Аннан соң озак еллар "Совет” колхозының инженер-төзүче вазифасын үтәде. Кызганычка каршы бик иртә безнең арабыздан китеп барды. Шайхуллин Равил Гарәф улы мәктәпне тәмамлагач, Чистай механикалаштыру техникумын тәмамлап, күп еллар «Совет» колхозында эшли. Урысбага егете Хакимов Дамир Касыйм улы үзен язучы итеп танытты. Бүгенге көндә вафат. Гайнуллин Әнәс Габдулла улы, хәрби училеще тәмамлап, СССР кораллы көчләрендә хезмәт итте. Запастагы подполковник. Казанда яши. Фәйзуллин Гүмәр Кәрим улы, Абзалина Саймә Әсрар кызы, Фәйзуллина Нурия Галләм кызы һ.б. югары уку йортларын тәмамладылар.
Укучыларга тирән белем һәм тәрбия бирү өстендә бу елларда укытучылардан Сәлим Абдуллин—директор, Гайнанов Рәүф—директор, Загидуллин Госман—завуч һәм татар теле, әдәбияты укытучысы, Ахметсафин Хаким, Максумова Хәдичә—математика, Нуруллин Госман Ахми улы—рус теле һәм әдәбияты, Мифтахов Абдулла Шәйхетдин улы - тарих һәм җәмгыять белеме, Хайруллина Сабира Хәйретдин кызы—география, Дусаев Фирдүс Хабибулла улы—физкультура, Галимуллин Ирек Һадый улы—хезмәт, Ермакова Сания Хәбир кызы—физика, Мифтахов Хәлил Шәйхетдин улы—химия һәм биология укытучылары булдылар.
Башлангыч класс укытучылары: Ахметова Нурдидә, Мифтахова Асия, Гайнуллина Хәтимә, Абдуллина Миләүшә, Фәхриев Абдул эшләделәр.
Бу елны экстерн юлы белән мәктәпне 4 кеше тәмамлый. Шулар арасыннан Тимершин Госман Мөхәммәт улы «Совет» колхозы рәисе булып эшләде.
Икенче чыгарылыш 1959/1960 уку елында булды. Мәктәпне 18 укучы тәмамлый. Алар арасыннан Гыйләҗева Асия Әкрәм кызы, мәктәп китапханәсендә озак еллар эшләп пенсиягә чыга. Минуллин Хәйдәр Кәрим улы, Шиһапова Гөлфания Гайфи кызы колхоз идарәсендә эшлиләр, Салахов Котдус Абзал улы, Зеленодол шәһәрендә яши, төзүче—ташчы булып эшли, Гафиятуллин Марс Зиннәт улы Казанда—заводта эшли. Салахова Сәлимә Ярхам кызы Казанда укытучы була. Экстерн юлы белән мәктәпне Биккинин Абдулла Зиннәт улы, (Урысбага мәктәбе укытучысы) һәм Гайнуллина Сания Хайретдин кызы (мәктәп бухгалтеры) тәмамлады.
1960-1961 уку елында мәктәпне 11 укучы тәмамлый. Алар арасыннан Мингалиев Ринат Хәбир улы (подполковник), хәзер пенсионер, Фәтхуллин Фердинат Лотфулла улы – колхозда механизатор булып эшли.
Гомумән, мәктәпне 1959 елдан 1969 елны кертеп 221 укучы тәмамлаган. Алар арасыннан 1962 елны Шәйхуллин Рафаэль Гарәфетдин улы, хәзер мәктәптә физкультура һәм ТИН дәресләрен укыта, Абзалин Зөфәр Әсрар улы, Нижнекамскийда – инженер.
1963 елны бетерүчеләр арасынан Максумов Марс Маликович озак еллар буе мәктәптә укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде, физика, астрономия фәнәрен укытты. Бүгенге көндә шушы мәктәпнең директоры булып эшли.
1965 елны бетерүчеләрдән: Ахметов Илдар, Мухаметшин Искәндәрләр авылыбызның горурланырлык шәхесләре булдылар.
1965 елда тәмамалаучы егетләргә III класслы тракторист – машинист таныклыгы бирелә башлый.
1966 елда мәктәпне беренче тапкыр көмеш медальгә тәмамлаучылар була. Алар арасында: Гобәйдуллин Рәшит, Кече Шырдан егете, укытучы һәм парторг булып эшләгән Гобәйдуллин Наил улы ул. Сибгатуллин Госман, озак еллар МТФ №2 мөдире булып эшләгән Сибгатуллин Габбаз абый малае ул.
Тәмамлаучылар арасыннан Минуллин Шәүкәт Мотаһир улы, авылда баш агроном, порторг, авыл советы рәисе булып хезмәт итте. Абдрахаманова Нурия Хабибрахман кызы күп еллар мәктәптә химия һәм биология укытучысы булып эшләде. Бүгенге көндә лаеклы ялда.
1967 елны Абдуллин Ринат Сәлим улы, Абдуллина Раушан Абдулла кызы, Максумова Дания Малик кызы, Тимершина Фәридә Госман кызы мәктәпне көмеш медальгә тәмамлдаылар. Кызганычка каршы, Абдуллин Ринат 1995 елда вафат булды.
60 нчы елларда эшче-яшьләр өчен ачылган кичке мәктәбебезнең роле үсә. Безнең мәктәптә кичке мәктәп чыгарылышы 1962 елда була. Бу чыгарылышта хезмәт фәне укытучысы булып эшләгән Галимуллин Ирек Һади улы (Норлат мәктәбендә эшләде), Шәрипов Кәбир Барый улы (Ачасыр мәктәбендә эшләде) бар иделәр.
1962 – 1969 елларда Ачасыр кичке мәктәбен 68 кеше тәмамлаган.
1961 – 1962 уку елында мәктәпкә Мамадыш Әкил мәктәбеннән эшләргә авылда туып-үскән Фәйзуллин Хәдис Лотфулла улы математика укытучысы булып, аның тормыш иптәше Сөбханкулова Алсу Салих кызы татар теле һәм әдәбияты укытучысы, башлангыч мәктәп укытучысы булып, Татар Әҗәле мәктәбеннән Вәлиуллина Зөләйха Нурулла кызы кайталар. Гыйләҗева Гөлҗиһан Борһан кызы өлкән пионервожатый булып эшли башлый. Гобәйдуллин Алмаз Гариф улы химия һәм биология укытырга килә. Хасанова Алсу Фатих кызы немец теле, Максумов Марс Малик улы физика, Шәйхуллина Рәвия Вахит кызы 1967 елда рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Фәйзулина Тәнзилә Кәримулла кызы өлкән пионервожатый булып эшли башлыйлар.
1962-63 уку елыннан завуч булып Фәйзуллин Хәдис Лотфулла улы эшли башлый һәм 1969 – 70 уку елында директор итеп билгеләнә. Аңарчы директор булып Абдуллин Сәлим абый эшли торган була.
Бу 10 ел эчендә укыту - тәрбия эшләрендә укытучылар коллективы Липецк методикасы белән мавыгалар һәм билгеле бер уңышларга да ирешеәләр. Укучылар коллективы, бигрәк тә, производсвто бригадасы составында, мәктәпнең тәҗрибә участогында, колхозга бәрәңге алу, чөгендер үстерү, алма бакчасын тәрбияләүдә зур көч керткән. Район күләмендә уздырылган спорт ярышларында, үзешчән сәнгать смотрларында һәр вакытта призлы урыннар алган, күп очракта беренчеләр булганнар. Бу турыда аларның чыгышларын раслаган грамотлар, дипломнар, мактау кәгазьләре дәлил булып тора.
1970-1971 -1978-1979 уку елларында мәктәп үсеше
70 елларда гомуми урта белем бирүгә күчү совет халкының бик зур социаль казанышы булды. Профессиональ мәктәп урта мәктәп программасын эченә алган уку йортына әйләнде. 70 елларда мәктәп 10 чыгарылыш ясый. Бу чорда мәктәпне 484 укучы бетерә. Шул исәптән 197 ир-малай III класслы тракторист – машинист таныклыгы ала, ә кызлар "оператор машинного доения” таныклыгы алып чыга.
Бу елларда аерым фәннәр буенча тирән белем курсәтүчеләр Похвальный лист белән бүләкләнә башладылар. Алар арасыннан Абдуллина Фирдәүсә Сәлим кызы, Гыйләҗева Нурия Борһан кызы ( 1970 ел чыгарылышы). Ахметсафина Әлфия Хәким кызы, Абзалина Рәмзия Әсрар кызы, Гимадутдинов Илдар Хәйдәр улын (1971 ел чыгарылыш) атарга була.
Кичке мәктәп даими эшләп килә. Бу ун ел эчендә Күгеш, Урысбага, ачасыр очно-заочно группаларныда укып 69 кеше аттестат ала. Экстерн юлы белән бер кеше – Яруллин Гүмәр Габдулла улы бетерә (1973 елда).
Укытучылар коллективы артык үзгәрми. Яңа укытучылардан Ахметова нурия Хәбибрахман кызы (1972 елда). Кәлимуллина Асия Әкрам кызы (1973 елда), Абдуллина Райхан Абдулла кызы (1973 елда), Гыйззатуллина (Гайнуллина) Мөслимә Кәрим кызы (1972 елда), Хайруллин Илшат Наил улы (1978 елда), Хайруллина Гөлнур Харис кызы (1978 елда), Мостафина (Вәкилова) Фәридә Фидаил кызы ( 1975 елда), Кадыйрова Рания Мирхәт кызы (1976 елда) мәктәптә эшли башладылар.
Бу елларда укучылар коллективы район күләмендә үткәрелә торган чараларда актив катнашып, призлы урыннарны ала.
Мисал өчен берничәсен генә язып китик. Зеленодол районы командасын тәшкил иткән Ачасыр мәктәбе командасы Буада зонал чаңгы ярышларында 3 урын алып кайталар. Бу вакыйга 1973 елның 25 февралендә була.
1974 елның 15 сентябрендә җиңел атлетика буенча (кросс) зонал ярышларда мәктәп командасы 1 урынга лаек була. Үзешчән сәнгать смотрларында ел саен диярлек призлы урыннар алып килә.
1980-1981 – 1988 – 1989 елларда мәктәп
80 елларда гомуми белем бирү мәктәбе һәм пофессионал мәктәп реформасы тормышка ашырыла башлй. Реформа рамкаларында бердәм хезмәт политехник мәктәбе идеяләре тагын да үстерелде. Гамәлдәге программалар һәм дәреслекләр укучыларга профессиональ юнәлеш бирү өчен камилләштерелә. Мәктәпләрдә балаларны 6 яшьтән укыта башлыйлар. Укыту процессына компьютер техникасы кертелә башлый. Илебез 1984 елның 1 сентябрендә беренче тапкыр тантаналы рәвештә яңа бәйрәм – Белем көнен билгеләп үтте.
1986 – 1987 уку елын мәктәп яңа типовой бинада эшли башлады. 1986 елның 1 сентябрендә мәктәпне ачу тантанасы булды. Тантанада бик күп кунаклар катншаты.
80 елларның ун елында мәктәпне 334 укучы тәмамлый.
1989 елда мәктәпне 16 укучы бетерде. Алар арасыннан Гатауллин Ленар Искәндәр улы, Шигпов Марсель Гүмәр улы физика-математика, Шәрипова Гөлфия Кәбир кызы, Шигапова Фәния Габбаз кызы химия-биология фәннәреннән Похвалный грамота белән бүләкләнделәр. Яруллина Гүзәл Хәдис кызы көмеш медаль белән бүләкләнде. Араларыннан бүгенге көндә Гатауллин Ленар мәктәптә укытучы булып эшли, ә Гиниятуллина Фәния (Шигапова), шулай ук мәктәптә лаборант булып хезмәт итә.
Укытучылар коллективы заман таләпләреннән чыгып үзенең профессиональ һәм методик белемнәрен күтәрү өстендә эшләделәр.
Мәктәп колективында үзгәрешләр була. Мәгъсумова Хәдичә апа, Ахметсафин Хәким абый, Мифтахов Абдулла абый, Мифтахова Асия апа, Ахметова Нурдидә апа, Гайнуллина Хатимә апа, Гаязова Маһира апа, Фәйзуллин Кәрим абый лаеклы ялга чыгалар. Пенсиягә тантаналы рәвештә озату әле традициягә кермәгән була.
Мәктәпкә яңа укытучылар кайта. Галимуллин Шамил Альберт улы (бүгенге көндә вафат) – тарих укытучысы, Мухаметшина Динә Гаяз кызы – рус теле һәм әдәбияты, Шигапова Гөлнур Әхмәт кызы – башлангыч класслар укытучысы, Җәмәлиева Асия Габбаз кызы – математика, Сабитова Тәнзилә Нәбиулла кызы – озайтылган группа, Замалиева Фәридә Гаптелбари кызы – башлангыч класс укытучысы, Гакбдраһимова Гөлүсә Фәрит кызы – башлангыч класс укытучысы, Дусаева Флера Исмәгыйль кызы – рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Файзуллина Фания Илдүс кызы – пионервожатый булып эшли башлыйлар.
Мәктәптә уңышлы гына фәннәрнең методик берләшмәләре эшләп килә. Укытучылар ачык дәресләр бирәләр. Район, республика семинарлары еш үткәрелә. Мәктәпнең даны бөтен республикага билгеле була.
Укыту-тәрбия өлкәсендә зур уңышлары өчен мәктәп 1989 елның 27 декабрендә Республика күләмендә Каюм Насыйри исемендәге премиягә лаек була.
Укытучылардан Шайхуллина Алсу Фатыйх кызы (немец теле), Максумов Марс Маликович (физика), Гайнуллина Гөлҗиһан Борһан кызы (татар теле һәм әдәбияты укытучысы) - методист, Ахметова Нурия Хабибрахман кызы (химия һәм биология), Вәкилова Фәридә Фидаил кызы (башлангыч класс укытучысы) - өлкән укытучы исеменә лаек булалар.
Укучылар коллективы класстан һәм мәктәптән тыш зур эшләр башкаралар. Колхозның № 2 сөтчелек фермасында (ферма мөдире Габдулла абый) мәктәп фермасы ачыла. Укучылар бозаулар үстерүдә үз өлешләрен турыдан-туры производствога кертәләр. Производство бригадасы суган, чөгендер, бәрәңге кырларында эшли. Мәктәп яны тәҗрибә участогында яшелчә үстерү белән бергә төрле тәҗрибәләр куялар.
Район һәм республика масштабында үткәрелгән төрле тармактагы хезмәт смотрларында җиңүчеләр булып танылалар.
1990-1991 – 1998 – 1999 уку елларында мәктәп.
Бу уку елларында мәктәпне ___ укучы тәмамлый. 1990 елда мәктәпне тәмамлаган Ахметова Ләйсән Илдар кызы, Локманов Әнәс Әхтәм улы көмеш медаль белән бүләкләнделәр. Ләйсән медицина университетын бетереп, Казанда врач булып урнашты. Әнәс педагогия университетын тәмамлап, Әтнә районында урта мәктәп директоры булып эшли башлады. Бүгенге көндә башка дәрәҗәле урыннарда эшли. Әнәс татар милли көрәше буенча дан алган. Көрәшче булып та танылды.
1991 елда 16 укучы арасыннан Хәйруллина Гөлнара Юныс кызы көмеш медальгә лаек булды. Хәзер ул медицина училищесын бетереп, Бишбатман ФАП ында һәм авыл амбулаториясендә эшли.
1993 елда көмеш медальгә лаеклы булган Минуллин Марат Шаукат улы Мәскәү энергетика институының Казан филилалын тәмалый.
1994 елда көмеш медальгә тәмамлаучылар Ногманова Нурия Мидхат кызы Казан университетының татар теле һәм Көнчыгыш факультетын, Максумов Марат Марс улы Казан төзүче инженер академиясен тәмамлап чыктылар. Каримуллина Гөлназ Юныс кызы Казан университетында журналистика факультетында укыды. 1995 елда мәктәпне көмеш медальгә бетергән Гайнуллина Фирая Равил кызы МВДның Казан юридик университетында, Гыйниятуллина Гүзәлия Госман кызы Казан университетының татар теле һәм әдәбияты факультетында, Минуллин Азат Шаукат улы Казан ветеринария академиясендә, Шәйхуллин Рушан Рафаэль улы Казан төзүче – инженерлар академиясендә укыдылар. Фатхуллина Гөлфия Фердинад кызы Университет каршындагы педагогик лицейда белем алды.
1996 елда мәктәпне алтын медальгә Кадырова Энҗе Рәвил кызы, көмеш медальгә Вәкилова Фәнзилә Гүмәр кызы, Яруллин Рәмил Рәшид улы тәмамладылар. Алар уңышлы гына Вузларда укып, бүгенге көндә төрле урыннарда хезмәт итәләр. Шулай ук шушы класстан Фәйзуллина Рәзинә Әнвәр кызы да Казан дәүләт университеты Яшел Үзән филиалының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга кереп, аны уңышлы гына тәмамлап чыкты. Бүгенге көндә авыл музеенда директор булып эшли. Алар белән бергә укыган Хәйдәров Ләззәт Илдар улы турында аерым әйтеп үтәргә кирәк. 9 классны тәмамлап, ул университет каршында ачылган Академик колледжга укырга керде. Зур конкурс аша үтеп, көмеш медальгә бетереп чыкты һәм сынаусыз турыдан-туры университетның татар филологиясе факультетына укырга кереп, аны уңышлы гына тәмамлап чыкты. Бүгенге көндә югары урыннарда хезмәт итә.
1997 елны 11 классны 18 укучы тәмамлады. Загидуллина Энҗе Иляс кызы һәм Хәйруллина Фәнзия Габбаз кызы көмеш медальгә тәмамладылар. Уңышлы гына университетка сынау биреп студент булдылар. Ләкин Энҗе анда укымады һәм социолог буласы килеп, лицейда укуын дәвам итте. Ахметов Рамил Юныс улы авыл хуҗалыгы академиясендә инженер – механик факультетында укыды, Гайнуллин Ленар Габаз улы Казан педагогика университетының тарих факультетында, Фәтхуллина Зөлфия Илгиз кызы Казан авыл хуҗалыгы академиясенең экономика факультетында укыдылар. Загидуллина Илсия Илдус кызы, Гафиятуллина Зилә Гусман кызы Зеленодолск медицина училещесында белем алдылар. Калган укучылар да төрле урыннарда белем алып, һөнәр үзләштереп чыктылар.
РСФСРның атказанган укытучысы Сөбханкулова Алсу Салих кызы һәм трактор укытучысы Шәрипов Кәбир Барый улы лаеклы ялга киттеләр.
1997 елның 4 сентябрендә укытучылар көнендә бик зурлап, олылап 25 ел мәктәп директоры булып эшләгән, Татарстан мәктәпләренең атказанган укытучысы, әйдәп баручы директор Фәйзуллин Хәдис Лотфулла улы пенсиягә озатылды.
1996/1997 уку елында мәктәп директоры булып Урысбага мәктәбеннән химия һәм биология укытучысы Хисиев Фәнис Хәбир улы эшләп алды.
1997 елның 15 августыннан директор булып, мәктәп завучы, әйдәп баручы укытучы Максумов Марс Малик улы билгеләнде.
Бу елларда мәктәптә Гайнуллина Гөлҗиһан Борһан кызы, Дусаев Фирдүс Хабибулла улы, Дусаева Флера Исмәгыйл кызы, Шәйхуллина Алсу Фатых кызы, Ахметова Нурия Хабибрахман кызы, Гайнуллина Мөслимә Калимулла кызы, Вәкилова Фәридә Фидаил кызы, Шәйхуллин Рафаэл Гарафутдин улы, Абзалина Гөлнур Әхмәт кызы, Гобәйдуллина Рәисә Алмаз кызы, Кәримова Резидә Азат кызы, Сабитова Тәнзилә Нәбиулла кызы эшләвен дәвам иттеләр.
Яңа килгән укытучылар Вәлиуллин Ильяс Габаз улы – математика, Зарипова Лилия Габбаз кызы – башлангыч класслар укытучысы, Шәйхуллина Люция Равил кызы, - хезмәт, Замалиева Фәридә - башлангыч класс укытучысы, Гатиятуллин Марат Гүмәр улы – татар теле һәм әдәбияты, Гатауллин Ленар Искәндәр улы – трактор укытучысы булып коллективка кушылдылар.
1997/1998 уку елында Гатиятуллин Марат Гүмәр улы педагогик эшен завуч булып дәвам итте. Яңа килгән укытучы Шигабетдинова Гөлназ Фәрит кызы башлангыч класс укытучысы булып эшли башлады.

Бүгенге көндә мәктәптә 14 укытучы белем бирә. Яшь укытучылардан Абдуллин Искәндәр (тарих, информатика), Шакиров Рамил (химия, биология), Шайхаттарова Элза (ГПД), Абдуллина Рәисә (ГПД - бала ялында) алырга була.