• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Зеленодольский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"//Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422535, РТ, Зеленодольский район, с. Акзигитово, ул. Центральная, д. 7
Телефон: +7(843)-712-52-43
E-Mail: leilya.gayazieva@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ"Акзегитовская ООШ им.У.Альмеева ЗМР РТ"
Руководитель: Гаязиева Лейля Равилевна
Год основания учреждения: 1993
У нас учатся: 36 учащихся
У нас учат: 11 педагогов

Новости Акзегитовской СОШ

"Мәктәп" тапшыруы

Опубликовано: 11.11.2010

 

Шушы көннәрдә ТНВ каналыннан “Мәктәп “тапшыруы бездә кунакта булып китте.Укучылар үзләренең башкарган эшләре, укулары, кызыксынулары белән уртаклаштылар. Бу тапшыруны алып баручы 7 нче сыйныф укучысы Зиганшина Индира белән 9 нчы сыйныф укучысы Нигъмәтҗанов Рәмис мәктәпнең иң матур мизгелләре , яраткан укытучылары белән таныштырдылар."Ел укытучысы"2007,2010  конкурсында муниципаль тур җиңүчесе   уку-укыту буенча директор урынбасары Шәмсиева Ф.Х. укучыларга укытучы булу серләрен һәм киләчәккә теләкләрен җиткерде. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зиганшина Г.Г. тәрбия чаралары турында сөйләде. ”Ел укытучысы-2009” лауреаты Нәбиуллин Д.Г. азкомплектлы авыл мәктәбендә укучыларның зиһененә барып җитәрлек үрнәк дәрес күрсәтте. Укытучы Мозафарова Р.Ф.укучыларның буш вакытларын ничек үткәрүләрен , Закирова Д.М.һәм Нәбиуллина Л.Г. лар укучыларга индивидуаль якын килеп эшләүнең нәтиҗәле икәнен дәресләрендә күрсәттеләр. Гаязиева Л.Р. татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел, инглизчә дә яхшы бел дигәнне истә тотып , инглиз теленнән кызыклы дәрес тәкъдим итте. Тимуршина Г. Һәм Тимуршина З.мәктәптә эшләп килүче укучылар үзидарәсенең эшләнгән эшләре һәм киләчәккә планнары белән яшьтәшләрен таныштырды. 10 нчы сыйныф укучысы Нәбиуллина Л. “Усман Әлмиев” һәм “Туган як” музеена сәяхәткә алып барды.                     Өлкән сыйныф укучылары “Лидер булу  кирәкме?” дигән темага әңгәмә кордылар. Соңыннан мәктәп директоры Саттарова Г.Р. ирешкән уңышларының сере бары тик үзара аңлашып, ярдәмләшеп эшләгәндә һәм яшәгәндә генә мөмкин икәнлеге турында сөйләде.”Безнең коллектив бик дус, тату. Бер гаилә кебек яшибез, Аллага шөкер. Ә замана балаларына килгәндә, алар – сәләтле, оста”, - дип сүзен тәмамлады ул.


 



К списку новостей