Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422535, РТ, Зеленодольский район, с. Акзигитово, ул. Центральная, д. 7 |
| Телефон: | +7(843)-712-52-43 |
| E-Mail: | leilya.gayazieva@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Акзегитовская ООШ им.У.Альмеева ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гаязиева Лейля Равилевна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 36 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Новости Акзегитовской СОШ
Тамчы-шоу
Опубликовано: 25.10.2010
Яңа гасыр каналындагы “Тамчы шоу “тапшыруын күргәнең бармы? Ә мин хәтта анда катнашу бәхетенә ирештем.
Мәктәпкә хәбәр килеп төшкәч,укытучыларыбыз Гөлназ Госмановна һәм Лилия Гадиловна тиз арада 5 укучыдан торган “Зирәкләр”командасы туплады. Алар: мин-Индира Җиганшина, Ләйсән Нәбиуллина, Илүзә Борһанова, Айгөл Бәхтиярова, Энҗе Нигъмәтҗәнова . Без Яңа гасыр студиясенә килеп кергәндә көндәшләребез Питрәч районы Пимәр урта мәктәбенең “Пимәр тамчылары”командасы килеп тә җиткән иде.Телевизордан карау бер, ә үз күзең белән күрү бөтенләй икенче икән. Адым саен камера, яктылыктан күзләр камаша.Инде, ниһаять, алып баручы Марсель абый күренде.Тапшыру башланды. Уен дүрт турдан торды. Беренче һәм икенче турда өстенлек безнең якта иде,ә өченче турда бәхет көндәшләр ягында булды. Дүртенче тур- капитаннар ярышы. Безнең командада капитан үзем идем, менә бу ярышта барысы да хәл ителде. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде, барыбызга да истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Безгә шулай ныклы белем биргән барлык укытучы апаларга, абыйларга зур рәхмәтемне җиткерәм.
Индира Җиһаншина
К списку новостей









