Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422535, РТ, Зеленодольский район, с. Акзигитово, ул. Центральная, д. 7 |
| Телефон: | +7(843)-712-52-43 |
| E-Mail: | leilya.gayazieva@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Акзегитовская ООШ им.У.Альмеева ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гаязиева Лейля Равилевна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 36 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Новости Акзегитовской СОШ
"Сөмбелә" бәйрәме
Опубликовано: 26.10.2011
Һәр елны мәктәбебездә гөрләп “Сөмбелә” бәйрәме уза. Бәйрәмне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зиганшина Гөлназ апа ачып җибәрде.Мәктәп директоры Саттарова Гөлинә апа шушы бәйрәмне тәрбияви,гаилә белән берлектә үткәрелүенә зур көч куйган укытучылар коллективына һәм безне һәрчак хуплап торучы әти –әниләргә рәхмәтен җиткерде. Ә инде бәйрәмгә кунак итеп чакырылган Акъегет җирле үзидарә башлыгы Шамсиев Сәлим абыйның матур тәбрикләвe һәрберебезнең күңеленә хуш килде. Мәктәп Сөмбеләсе исеменә 11 сыйныф укучысы Садыкова Алинә лаек булды.Сөмбеләләр чыгышыннан соң”Иң оста җырчы”номинациясендә укучылар үзләренең моңлы,матур тавышлары белән укытучыларны,әти-әниләрне,килгән кунакларны тагын бер кат ял иттерделәр.Үзләренең аеруча моңлы тавышлары белән Ләйсән Миннәхмәтова,Индира Зиганшина,Исмагилова Инзилә,Садыков Риназ,Низамиева Кадрия,Адиятуллина Зәлияләр аерылып торды.Оста җырчылар янында билгеле оста биючеләр дә була.Бигрәктә жюри күңеленә 5 сыйныфның “Непоседа” һәм 8 сыйныфның “Йолдыз ” группалары башкаруындагы биюләр хуш килде.Ә Тимуршина Гөлиянең чын испанча биюе барыбызны да таң калдырды.Ә инде сәхнәләштерелгән күренеш буенча 7 һәм 9 сыйныф укучыларына тиңләшерлекләр булмады.7 сыйныф укучысы Җаббарова Гүзәл, 9 сыйныф укучылары Насибуллин Фәнзил һәм Музафаров Айнурга җитешлесе булмады. Үзләренең балаларыннан әти-әниләрнең дә калышасы килмәде.Үзенең аеруча моңлы,талгын тавышы белән җырлаучы Музафарова Гөлнара апа, аккопеллага җырлаучы Зиннурова Рәсимә апа,чын артистларча моңлы тавышы белән җыр сузучы Ихсанова Энҗе апа ,Зәйнуллина Гөлнара апа,Вәлитова Фидания апаларны атап узасым килә.Ә инде сәхнәдә күбәләк кебек очып кына йөрүче,үзенең татар халык биюе белән таң калдыручы Сәгъдиева Гөлназ апаны һич әйтми мөмкин түгел.4 сәгать буена сузылган кичәгә нәтиҗәне гадел хөкемдарлар ясады.Җиңүче итеп 7,11 сыйныфлар табылды.Мәктәбебездә барлык чараларны да югары дәрәҗәдә үткәрүче , безнең өчен янып-көеп үз хезмәтләре өчен җан атып торучы директорыбызга, укытучыларыбызга рәхмәт әйтәсем килә. Зиганшина Индира.8 сыйныф укучысы
К списку новостей









